Логотип Идель
Бу – тема!

ҖИР ТЕТРӘҮ ничек барлыкка килә?

Табигать күренешләренең ничек барлыкка килүе турында сөйләшүне дәвам итик әле. Бүгенге тема – ҖИР ТЕТРӘҮ.

Нәрсә соң ул?

Җир тетрәү – җир астында барлыкка килә торган тирбәнешләр, күчешләр.

Нинди җир тетрәүләр була?

Коры җирдә була торган җир тетрәүләр һәм су асты җир тетрәүләре була. Алар бик көчле яки салмак булырга мөмкин.

Җир шарында ел саен 100 меңнән артык җир тетрәү булып тора.

Җир ни өчен тетри?

Уннарча, йөзләрчә километр тирәнлектә яткан тау токымнары бер урыннан икенчесенә күчә. Бу күчеш җир кабыгында яисә мантиянең өске өлешендә бара. Шул вакытта җир селкенә, тетри башлый. Иң көчле тирбәнеш булган урынны җир тетерәүнең үзәге (эпицентр) дип атыйлар.

[caption id="attachment_36629" align="alignright" width="500"] Фото: pixabay.com[/caption]

Зыяны

Җир таулы төбәкләрдә еш тетри. Тын океан яр буйлары иң еш җир тетрәүләр була торган урын.

Җир тетрәү мизгел эчендә зур шәһәрләрне хәрабә хәленә китерә ала. Җимерекләр астында калган кешеләргә куркыныч яный.

Бик көчле тетрәүләр вакытында җир өстендә тирән ярыклар барлыкка килә, елгалар үз юлларын үзгәртә. Нәтиҗәдә, су басулар, цунамилар килеп чыга.

Иң көчле җир тетрәү кайда булган?

1908 елда булган җир тетрәү Италиянең Мессина шәһәрен бөтенләй белән җимерә. 1963 елда Югославиянең Скопле каласы хәрабә хәленә килә.

Иң озак дәвам иткән җир тетрәү кайда була?

Мондый җир тетрәү 1964 елда Аляскада күзәтелә. Ул 4 минут буе дәвам итә.

ТАГЫН УКЫРГА:


САЛАВАТ КҮПЕРЕ: НИЧЕК БАРЛЫККА КИЛӘ?


ЯЗГЫ ТАШУ


РӘШӘ ҺӘМ ЧЕЛЛӘ


ДАВЫЛ. НӘРСӘ УЛ?


“ЖИЛ ГЕНӘ” ДИМӘ!


Нәрсә ул КЫРАУ?


КОТЫП БАЛКЫШЫ – УЛ…





Зилә САБИТОВА әзерләде


“Җил каян исә?” китабы материаллары файдаланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев