Логотип Идель
Бу – тема!

ҖИР АНАНЫ САКЛА! ВӘГЪДӘМЕ?

22 апрель көнне Җир көне билгеләп үтелде. Тик бу әле Җир Анабызны ул көнне генә кайгыртырга дигән сүз түгел, шулай бит? Табигатьне саклауга һәркемнең көченнән килердәй кечкенә генә адымнар бар. Әйдә, әлеге адымнарны бергәләп ясыйбызмы? 

1. “Субботник”, чын татарча итеп әйтсәк, “шимбәтник” үткәр. Моның өчен абага чәчәк атканын да, кызыл кар яуганын да көтеп утырасы юк. Тотабыз да, дуслар, йә туганнар белән җыелабыз да ясыйбыз. Беречедән бердәм рәвештә саф һавада физик эш эшләү кәефне күтәрсә, икенчедән, үз артыңнан чиста булып калуны күрү кешене шатландыра.

2. Укырга, эшкә җәяү яки велосипедта барырга тырыш. Чиста һаваны саклауга үзеңнән зур өлеш кертерсең. Шуның белән беррәттән сәламәтлегеңне дә ныгытырсың.

3. Гадәти электр лампаларын электрны аз тота торганнарына алыштыр.

4. Компьютер һәм башка электр тота торган җиһазларны төнгә сүндер.

5. Кәгазьне булдыра алганча сирәк куллан: электрон китаплар укы, түләүләрне Интернет аша башкар. Мөмкин булса, кагазьнең ике ягын да куллан.

6. Өең янында яки якындагы паркта яшь үсентеләр утырт.

7. Чәчәкләрне өзмә. Иң кулай вариант: аларны фотога төшер. Фото “шиңми” дә һәм күзләрне дә чәчкәләрән дә ким иркәләми.

8. Табигатькә чыкканда чүпләрне тутырыр өчен махсус каплар ал.

9. Ваннада юынуга караганда душ керү отышлырак. Күпме суны яңа калдырачаксың! Теш чистарканда суны сүндереп тор.

10. Кулланылган батареяләрне ташлама. Иң яхшысы – коробкага җыеп бар, аннан утильләштерү пунктларына тапшыр.

20. Бер генә тапкыр куллана торган пакет, тәлинкә, кашык, стаканнарны тотсаң яхшы. Кәгазь пакет белән йөр, пикникка барганда махсус туристик тәлинкә-стакан ал.

Бу Җирдә үзебезгә яшисе, бу һаваны үзебезгә сулыйсы. Табигатькә игътибарлырак бул. Вәгъдәме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев