Логотип Идель
Бу – тема!

ИПИДЕР, АНТ ИТӘМ!

“Ипи белән уйнап утырма!” Әлеге сүзләрне безнең һәрберебез дә балачакта күп тапкырлар ишетә. Ә менә Япониядә яшәүче яшь әни Рэн нәкъ менә ипи белән уйнап утырып танылу алган.

Төп һөнәре буенча стилист-чәчтараш булган хатын бәләкәй улын балалар бакачасына илтеп куя да, аның кайтуына ниндидер гадәти булмаган ризык әзерләргә уйлый. Буш вакытында икмәк пешерү белән ныклап кызыксынган Рэн әлеге эшкә иҗади якын килә – һәм ипигә сурәт-картина яшерә. Улына бик ошый мондый күмәч. Рэн мондый рәсемле ипиләр пешерү белән җитди шөгыльләнә башлый, үзенең уңышлары белән социаль челтәрләрдә бүлешә. Бүгенге көндә аның Инстаграмында 270 меңгә якын язылучы бар.

Рэн иҗади күмәчләр пешерү белән 2010 елдан бирле шөгыльләнә. Бу вакыт эчендә ниләр генә яшереп өлгермәгән ул ипиләр эченә – Спанч Боб, миньоннар, аюлар, керпеләр, чәчәкләр, карбыз, төрле музыка уен кораллары, тагын әллә нәрсәләр. Ниндидер сурәтләрне Рэн үзлегеннән тапса, аерым берләрен ул улының рәсемнәре буенча пе-тө-шерә. Барлык буяулар да табигый – ипигә төс кертеп, бизәкләр төшерү өчен Рэн какао, шпинат, чөгендер һ.б.ш.ны куллана. Үзенең осталыгы белән хатын теләүчеләр белән бүлешә дә – аның махсус курслары бар. Моннан тыш 2016 елда Рэнның икмәк пешерү рецептлары тупланган аш-су китабы да дөнья күргән икән (хәзерге вакытта бәясе якынча $70 – 4700 сум).







https://www.instagram.com/p/Br2Zkh4FTZS/?utm_source=ig_web_button_share_sheet

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев