Логотип Идель
Бу – тема!

ИНТЕРНЕТТА ТАТАР ТЕЛЕ БАРМЫ?

Соңгы вакытта онлайн-тормышта татар теле күбрәк кулланыла кебек. Татар телендәге «барахолка»лардан алып блогерлар эшчәнлегенә кадәр барлап чыгыйк әле. Интернеттагы татар теленең хәле ничек? Татар теле ярдәмендә Интернетта акча эшләп буламы?

«Татарча Авито»

Инстаграмдагы татарча сату-алу белдерүләре урнаштырыла торган аккаунттан башлыйк әле сүзне. «Беренче татарча сату-алу төркеме»нең 56 000 язылучысы бар. Аккаунтны алып баручы Эльвира Мәүлиева – Теләче районы Шәдке авылыннан. ТДГПУның татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлаган, ләкин  белгечлеге буенча гомумән эшләмәгән. Ә менә  бүгенге көндәге эше турыдан-туры татар теленә бәйле.

– Кешегә файда китерә торган эш белән шөгыльләнәсем килде. Шул ук вакытта  миңа читтән торып эшли торган эш тә кирәк иде.  Уйлап йөрдем дә «барахолка» ише төркем ачарга булдым. «Татарча авито» дип атала иде ул.  Кеше саны көннән-көн артты, товарлар сатыла башлады. Үземнекен саткандай куанып туя алмый идем. 3 ай эчендә язылучылар саны 23 000гә җитте! Көнгә 200әр кеше өстәлә иде.

«Караклар озак көттермәде»

Тиз арада уңыш казанган әлеге проектка кул сузучылар да озак көттерми. Нәкъ шул ук эчтәлектәге төркем-аккаунтлар бер-бер артлы пәйда була башлый.  Эльвира бу турыда:

– Үземне тынычландырырга тырышсам да, мине кабатлауларын яратмый идем, – ди.

«Ябып та куйдылар...»

Гөрләп эшләп яткан аккаунтны тоталар да ябып куялар. Бер мизгелдә бу эшкә багышлаган вакыт та, түккән хезмәт тә юкка чыга. Сәбәбе – конкурентлардан килгән шикаятьләр.

 – Бу хәлне бик авыр кичердем, – дип искә ала Эльвира.

Әмма төшенкелеккә бирелми, барысын да яңадан башлый. Нәтиҗәдә «Беренче татарча сату-алу төркеме» барлыкка килә.

Ни өчен татарча?

– Беренчедән, рус телендәге мондый аккаунтлар болай да күп, икенчедән, татар теле кысрыкланган заманда яшибез. Без кемнән ким? Безнең дә үз телебездәге файдалы сайтлар, төркемнәр, аккаунтларыбыз булырга тиеш.  

Белдерүләр күбесенчә татар телендә чыга, рус телендәгеләре дә бар. Иң сөендергәне – баштарак рекламаны гел русча бирәләр иде, хәзер араларында саф татар телендә язып җибәрүчеләр күбәйде.

“Акча өчен генә эшли дип уйламасыннар”

– Белдерүләрнең  бәяләре 50 сумнан 100 гә кадәр. Минем хакта “акча өчен генә эшли  икән” дип уйламасыннар дидем: җомга көнне билгеле бер вакыт аралыгында белдерүләрне бушлай урнаштырырга мөмкин.

Сылтама: @tatarcha_satu_alu

Татарча блог

Татар блогерларының сафы тулылана бара. Һәркайсының үз юнәлеше бар. Мәсәлән, Балтач районы Бөрбаш авылында көн итүче Альбина Фазлыева – тегүче. Шул ук вакытта ул үз блогында авыл тормышы, һөнәре, балалары, каената һәм каенана белән бергә яшәү серләре турында сөйли. Блогның исеме русча – @tvoy_portnoy_mechty дип аталса да, җисеме – татарча. Тумышы белән Вятка Аланының Урта Шөн авылыннан булган Альбина “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган, тегүчелеккә укыган.

«Блогым рус телендә иде»

– Укуымны тәмамлагач, Балтач районына килен булып килдем. Тегүче икәнемне белгәч, заказлар килә башлады. Эшләрне Интернет битләренә элә идем. Блогер булу ниятем бөтенләй булмады. Тора-бара рус телендә постлар да урнаштыра башладым. Инстаграмның үз таләпләре бар: актив булу өчен сторизлар да яздырырга кирәк. Шул рәвешле, блогер булып киттем.

«Татар авылында яшәп, русча блог алып бармыйлар инде»

– Бер татар блогеры белән аралаша башладык. Ул миңа: «Син ник блогыңны русча алып барасың? Татар авылында яшисең, син – атаклы Җәлил хәзрәт килене. Татар телендә бик матур сөйләшәсең. Татарча алып бар әле», – дигәч, мин татарча постлар да куя башладым. Аудитория тагын да җанланып китте!   

 «Русча булса, язылучыларым күбрәк булыр иде...»

– Блогымның татар телендә булуы чикләр куя, билгеле. Рус телендә алып барсам, язылучыларым күбрәк булыр иде. Тик максатым башка. Милләттәшләрем белән аралашасым килә. Реклама белән күп акча эшләмим. Кешегә ярдәме булсын дип куям.

Татарча интернет-газета

«Tatar Today» – татар телендәге популяр Интернет-газеталарның берсе. Аңа нигез салучы – журналист Рөстәм Исхаков. Әлеге газетаны ул 2014 елда ачып җибәрә. 

«Ирекле буласым килде»

– Күп җирләрдә эшләдем. Шушы тәҗрибәмне үз эшемдә кулланасым килде. Һәр редакциянең үз таләпләре, чикләүләре була. Баш мөхәррирдән узып берни дә эшли алмыйсың. Ә үз эшеңдә син үз-үзеңә хуҗа.

 «Tatar Today» – минем шәхси газетам. Без тулысынча үз акчабызга яшибез. Бюджетыбыз күпме реклама куюыбыз, күпме материал әзерләвебезгә бәйле.

Интернет-газета ничек итеп акча эшли?

Хәзер видео заманы. Без дә күбрәк видео төшерергә тырышабыз. Мисал өчен, танылган шәхесләр белән интервьюлар әзерлибез. Моның өчен алар безгә күпмедер акча түли. Күптән түгел җырчы Фирдүс Тямаев белән интервью эшләдек. Аның өчен акчаны спонсор бирде. Салаватны төшердек, аннан акча алмадык. Ул  безгә кызыклы контент булдыру өчен кирәк. Акча түләп интервью бирергә риза булмаучылар да бар. Артистлар күп бит хәзер. Монысы теләмәсә, башкасы тели.

«Tatar Today» «сары матбугатмы»?

Статистиканы карап барам. Нәрсә укыла дип уйлыйсыз? Эстрада, фаҗигаләр, кеше язмышлары укыла. Безне «сары матбугат» диләр. Халык шундый язмаларны укый. Аңа алданырга кирәк. «Ришат Төхвәтуллин мәхәббәтен күрсәтте» дип язган идек. Аны бик күп кеше укыды. Ришатның кызын күрергә телиләр. Ә язмада сүз нибары аның клибы турында бара. Газетабызны тартып алып бара торган материаллар ул – нәкъ менә «сары» язмалар.

Нигә хата күп?

Хәреф хаталары да, мәгънәви хаталар да күп бездә. Махсус корректорыбыз юк. «Журфак», «татфак»тан кем килә, шулар белән эшлибез. Студентларның белем дәрәҗәсе яхшырса, безнең дә сыйфат яхшырыр иде.

«Урысчаны ачсаң, әллә кайчан әллә кем була идең...»

– Миңа шулай диләр. Русча проектларым да бар. Анда конкуренция тагын да көчлерәк. Әмма укылсын  өчен, алар «сары» гына түгел, ә «сап-сары» булырга тиеш.

Фирдүс Тямаев белән русча интервью төшереп карадык. Уңышлы булды дип әйтә алмыйм. Артистны русча сөйләтеп кенә «караулар»ны арттырып булмый шул.

«Сатарга теләдем»

– Проектымны сату турында уйлар булды. Медиа өлкәсендә эшли торган кешеләргә дә әйтеп карадым. Алар бик аз бәя тәкъдим итәләр. Ә мин аны берничә миллион сумга бәялим.  Йә бик арзанга китәчәк, йә юкка чыгачак. Без әле үсеш юлында. Шуңа эшне дәвам итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев