Логотип Идель
Бу – тема!

ИНТЕРНЕТТА ГРАМОТАЛЫ БУЛУ МӘҖБҮРИМЕ?

Мәктәптә рус һәм  татар телләреннән 1 005 000 кагыйдә өйрәнәбез, барлык искәрмәләрне хәтердә калдырырга тырышабыз. Ә чынбарлыкта бу белемнәр кирәкме соң?

Интернетта бик күп кеше орфография кагыйдәләрен саклап язмый, монысы һәркемгә билгеле. Кемдер «ышанма» сүзен «ошанма» дип, кемдер «китапханә»не «китапһанә» дип яза.

Әйдәгез, еш очрый торган хаталар, орфография сагында торучылар, тел буенча файдалы ресурслар белән якыннанрак танышып китик

Грамотасызлыкның сәбәпләре

Бу теманы бераз тирәнрәк  өйрәнү максатында танышларымның да фикерләрен ишетәсем килде.  «Интернетта сез орфография кагыйдәләрен кулланып язасызмы?» дигән сорауга 77 % кеше – «әйе», ә 23 %е  «юк» диде.

Җавапларны анализлагач, Интернетта булган грамотсызлыкның төп сәбәпләрен ачыкладым.

1. «Интернетта кеше белән аралашканда, мин имтихан тапшырмыйм, шунлыктан сүзләрне дә дөрес язуда мәгънә күрмим» – бу җавап беренче урында.

Ә нигә соң, алайса, кагыйдәләр өйрәнәбез? Мәктәптә белем алуыбыз юкка  булып чыга түгелме?

2. «Орфография кагыйдәләрен саклап язсаң, озак булачак... Ә без «тизлек» заманасында яшибез» – әлеге җавап икенче урында.

Бер яктан, чыннан да, һәр СМС-хәбәрне кат-кат укырга вакыт юк, тик гап-гади сүзләрне  ашыгып та дөрес язарга мөмкин түгелме соң?

3. «Барысына да барыбер, дөрес язганны да, хатаны да күрмиләр, шуңа күрә орфография Интернетта сөйләшкәндә зур роль уйнамый. Грамотасызлык – элеккедән килгән проблема» – бу җавап өченче урында.

Әлеге сүзләр белән килешмичә булмас. Тарихка күз салсак, XIX гасырның уртасына кадәр безнең илдә гади халык белемсез булган. Бәлки, бу факторның да хәзерге заманга йогынтысы бардыр?

Хата «сакчылары»

Бүгенге көндә Интернетта орфография сагында торучылар да бар икән, аларны «граммар-нацилар» дип атыйлар.

«Граммар-наци» – Интернетта грамоталы аралашу өчен көрәшүче. Еш кына алар кешеләргә хаталары турында тупас рәвештә әйтәләр. Шушы сыйфатлары өчен үзләрен күпләр яратып та бетерми...

Һым-һым, бәлки, халык граммар-нациларны усалландырыр өчен хаталы язадыр?? 

«XXI гасырда грамоталы булу мәҗбүри!» дисәм ялгышмам. Мәгълүмати чорда бу – бик кирәк. Шуңа күрә камилләшегез, китаплар укыгыз һәм язуда орфография кагыйдәләрен сакларга тырышыгыз. Грамоталы текст эчтән дә, тыштан да «тәмле», шулай бит?

Топ-10 хата

1. Әфәрин  – Афәрин

2. Сәләм – Сәлам

3. Сүрәт – Сурәт

4. Тәләп – Таләп

5. Гөмер  – Гомер

6. Гайлә  – Гаилә     

7. сәләмәт  – Сәламәт 

8. Макмай – Маэмай 

9. Хәм  – Һәм

10. Шәхәр  – Шәһәр

Татарча дөрес итеп өйрәнер өчен файдалы ресурслар:

1. @tat.tele аккаунты

2. «Гыйлем» паблигы

3. «Әйдә! Online – Изучаем татарский» паблигы

4. «Ана теле» онлайн-мәктәбе

5. «Сүз байлыгы» паблигы

Айназ Сөләйманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев