Логотип Идель
Бу – тема!

ИНТЕРНЕТТА ДӨРЕС БӘХӘСЛӘШ!

Урта гасырларда, хәтта әле XIX гасырда да сине мыскыл иткән кешене дуэльга чакыру гадәти күренеш булган. 21 гасыр дуэльләрнең яңа төрен – интернет-бәхәсләрне тудырды. Әлеге бәхәсләрдә ничек итеп җиңәргә – “Ялкын” киңәшләре.

Киңәш №1. Бервакытта да көндәшеңә карата әшәке, ямьсез сүзләр кулланма, якыннары, гаиләсе турында теләсә нәрсә әйтмә. Бу шундук синең дәрәҗәңне төшерәчәк, бәхәстә барыбер җиңелгән итеп күрсәтәчәк.

Киңәш №2. Җавап кайтарырлык сүзләрең калмаса, көндәшеңнең бар әйткән сүзенә “әйдә, дәвам ит”, “ник туктадың – сүзең беттемени?” яки “шул гынамы әйтәсе сүзең?” дию – бер дигән җавап вариантлары.

Киңәш №3. Әгәр җавап сине тупикта, кыен хәлдә калдырса, “мин синең шулай дип әйтәсеңне белгән идем – син берни аңламыйсың икән” дип яз.

Киңәш №4. Вакыт-вакыт “без бит бәхәсләшмибез, мин бары тик сезгә төшендерәм генә” дип язып алырга онытма.

Киңәш №5. Көндәшең үзенең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашса, “бу сөйләшү темасына кагылмый, әлбәттә, әмма уртаклашканың өчен рәхмәт” дип җавап кайтар.

Киңәш №6. “Син монда иң акыллысымы әллә?” дип сорасалар, һич шикләнмә – “әйе” дип әйт.

Киңәш №7. Көндәшеңнең һәрбер мәгълүмат чыганагын шикләнү белән кабул ит, үзең исә акыллы кыяфәт белән төрле цитаталар куллан.

Киңәш №8. “Ай, авыр да соң шушындый кешеләр белән аралашырга” – менә дигән провокация ысулы.

Киңәш №9. Көндәшеңә аңа бөтенләй туры килмәгән кушамат тагу яки характеристика бирү аны һичшиксез чыгырыннан чыгарачак.

Киңәш №10. Шаярганда смайликлар, җәяләр куйма.

Киңәш №11. Бервакытта да үзеңә таныш булмаган кешегә “син” дип эндәшмә. Үзе шулай эндәшә икән, урынына утырт.

Киңәш №12. Көндәшең корычтай нык дәлилләр китергән очракта бер генә ысул ярдәм итәчәк: “Әйе, әйе, сез моның чыннан да шулай икәненә тәмам ышанып беткәнсез, ахры”.

Киңәш №13. Бервакытта да форумда яки шәрехләрдәге барлык кешеләр белән берьюлы бәхәсләшмә. Бик үк әһәмиятле булмаган кайбер фикерләр белән килешү белдер.

Киңәш №14. Беркайчан бирешмә! Киресенчә, дәлилләрең кими баруын тоюга көндәшеңә бирелергә тәкъдим ит.

Киңәш №15. Сүзең бөтенләй дә бетсә, җавапка көл генә – “хахахах” барлык дәлилләрне юкка чыгарачак.

Киңәш №16. Көндәшеңнең хәтта вак кына дәлиленә дә “сезне шулкадәр түбән кеше дип уйламаган идем” дип җавап бирсәң, ул сүзсез калыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев