Логотип Идель
Бу – тема!

ИНТЕРНЕТСЫЗ БЕР КӨН: ИДЕЯЛӘР

Әйдә Интернетсыз бер көн уздырабыз. Моның өчен безгә нибары карандаш һәм кәгазь кирәк булачак. Ә калган әйберләр болай да бар. Идеяләр әлеге язмада.

  1. Киләчәккә хат язабыз.
  2. Сине иҗат итәргә илһамландыра торган берәр әйбер сатып алабыз. Бу яңа ручка да, чынаяк та була ала. Әмма әлеге әйберне көн дә кулланырга кирәк.
  3. Үзеңнең төшке ашыңның рәсемен яса. Ә хәзер шул рәсем буенча чын төшке аш әзерләп кара.
  4. Күңелеңә хуш килердәй шигырь тап һәм аны үзеңә күчереп ал.
  5. Берәр таныш булмаган кешенең фотосын тап һәм аны биографиясен яз.
  6. Киләсе атнада кибеттән алырга кирәк булган әйберләр исемлеген язып куй.
  7. Хокку жанрында шигырь язып кара.
  8. Кулдан курчак яса.
  9. Бер көн эчендә бер китап укы.
  10. Берәр кешегә берәр хикәя укы.
  11. Хөрмәт иткән һәм яраткан берәр кешеңә хат яз.
  12. Бик кечкенә әйберләр коллекциясен булдыр.
  13. Консерв банкасын нинди максатларда кулланып була? 100 ысулны язып чык.
  14. Үз гомереңдә булган җирләрнең исемлеген язып чык.
  15. Хәзерге вакытта сумкаңда булган бар әйберне язып һәм аларны сурәтләп чык.
  16.  Кечкенә вакытта яратып уйнаган берәр уенны искә төшер. Һәм уйнап кара!
  17. Яраткан киемеңнең рәсемен яса.
  18. Кәгазь һәм ручка ярдәмендә берәр файдалы әйбер яса.
  19. “К” хәрефеннән генә торган кыска хикәя язып кара.
  20. Булган киемнәреңнән  җәй көне кияр өчен лук әзерләп куй.

Игътибар: әлеге күнегүләр ФАНТАЗИЯНЕ ҮСТЕРӘ! Сак булыгыз! ;)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев