Логотип Идель
Бу – тема!

ИНТЕРНЕТСЫЗ БЕР КӨН - МӨМКИН ХӘЛМЕ?

27 гыйнвар, беләсезме, нинди көн? Белмәсәгез, белегез: Халыкара интернетсыз яши торган көн!

Әлеге көннең төп максаты – кешелекне бер генә көнгә булса компьютер, телефон, планшетлар дөньясыннан йолып алу һәм чынбарлыкта аралашуны арттыру, вакытны башка, файдалы эшләргә багышлауны тәэмин итү.

Бу бәйрәм чынбарлыкта да билгеләп үтеләме, әллә календарь битләрендә генә каламы? Төрле яшьтәге һәм төрле эш белән шөгыльләнүчеләрдән бу турыда сораштырдык.

Ләйлә Лерон, Smmчы, блогер:

-  Үзем календарьдәге бәйрәмнәрне бөтенләй яратмыйм. Өстән миңа бәйрәм уздырырга кушалар кебек тоела. Шуңа күрә әлеге Интернетсыз көн дә гади бер көн булып узып китте. Эшем турыдан-туры Интернетка бәйле булгач, ял көннәрендә дә, иртә дә, кич тә мин шунда. Елына барлыгы якынча 5-7 көнне телефонны кулга да алмыйча уздырам, әмма моны алдан уйлап, планлаштырып, клиентларым белән сөйләшеп эшлим. Ял итмәсәң, баш миендә мәгълүмат артык күбәя, яңа идеяләр тумый башлый. Еш кына чит шәһәргә китеп, сим-картаны алып куеп уздырам бу ялларны.

Инернетка бәйлелек бардыр инде. Иртән уянуга, кулыма телефонны алам. Көнгә 4-5 сәгатем шулай уза. Интернет – минем өчен бик файдалы, кирәкле корал. Ул иң гениаль әйберләрнең берсе. Online тормышымны оffline тормышым белән бергә үреп алып барам.

Динара Зиннәтова, вконтактедагы “че гуглит татар кызы” төркеме җитәкчесе:

- Чыннан да, Интернет тормышыбызда артык күбәя башлады:  дуслар белән очрашсак та, кафега килеп утырсак та телефонны кулдан ычкындырмыйбыз. Бу гадәтне бераз чикли башларга кирәктер, дип уйлыйм. Кич белән эштән кайткач, кул телефонга үрелә башласа, үземне ничек тә тыярга, интернеттан ял итеп алырга тырышам.

Әлбәттә, Интернетка, бигрәк тә социаль челтәрләргә бәйлелек бар. Һәм аны контрольдә тотарга кирәк. Әйтик, күзәтеп барган паблик-аккаунтларны һәрдаим чистартып торырга - үзеңә кирәкле, файдалы һәм чыннан да кызыклы булганнарына гына язылырга. Бүлмәңне җыештырып, чисталыкта тоткан кебек, интернет-мохитне дә пөхтәлектә тотарга кирәктер, дип уйлыйм. Оnline-дөньядан арган чаклар да була. Андый вакытларда урамда һава сулап керәм, фитнес яисә йога белән шөгыльләнәм. Шулай ук кәгазь китап укырга, чигү чигәргә, рәсем ясарга яратам.

Мәликә Мотыйгуллина, ТНВ алып баручысы, мәктәп укучысы:

- Андый бәйрәм булганым белми дә идем. Җәйге көннәрендә, сәяхәтләрдә Иинтернет тотмый торган җирләргә эләккән бар. Андый вакытта интернет эзләп йөрмим – ял гына итәм. Көндәлек тормышта Интернет - минем өчен укуымда, эшемдә ярдәмче. Электрон почта белән кулланам, бүгенге көндә БДИга аның аша әзерләнәм, электрон китаплар укыйм, тел өйрәнәм.

Вконтактеда сыйныфташлар төркеме бар – анда уку мәсәләсе буенча гына аралашу бара. Әти-әнигә алар тыныч булсын, дип үземнең кайда икәнемне хәбәр итеп торам. Кайвакыт берәр шатлык белән тизрәк уртаклашасы килә – иң беренче гаиләмә язып җибәрәм.

Үземдә Интернетка бәйлелек тоймыйм, чөнки барысы да чама белән. Вакыт булса, Инстаграмга кереп, дусларымның тормышын күреп, алар өчен шатланып алам.

Зилә Сабитова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев