Логотип Идель
Бу – тема!

ИНТЕРНЕТ vs БАСМА МАТБУГАТ: ИҢ ТЕКӘ ЖУРНАЛИСТЛАР ФИКЕРЕ!

«Кеше күбрәк булган саен, фикерләр дә арта» дигән гыйбарәне ишеткәнең бардыр инде?! Бу фикернең хаклыгын дәлилләр өчен, ике «Сәфәр»ле очрашу хакында сезгә дә сөйлим әле.

Бер-берсенә аз гына да охшамаган, төрлечә фикер йөртүче ике Сәфәров. Берсе – Данил Сәфәров, «Матбугат.ру», «Татпресса.ру» сайтларының «хуҗасы», ТНВ каналының алыштыргысыз «Кадак» «кагучы»сы. Икенчесе – Татарстан ДТРК милли тапшырулар бүлеге башлыгы, атаклы татар журналисты Миңназыйм Сәфәров.

Гәҗит, исәнме син?

Миңназыйм абый: «Бүгенге көндә барлык гәҗит-журналларның үз сайтлары бар, һәм аларның иң зур өстенлеге – тизлек. Электрон форматка караганда гәҗитнең эше күп һәм катлаулы. Аны бит әүвәл ясарга, аннан бастырып чыгарырга, таратырга тиешбез. Мәгълүматны тизрәк кабул итәр өчен, үзем дә еш кына сайтларга мөрәҗәгать итәм. Ләкин озаклап, тирәнтен укый торган мәкаләләрне нәкъ менә гәҗиттән укыйм, чөнки анда җан бар. Шуңа күрә «Басма матбугатның киләчәге юк» дигән фикер белән бер дә килешмим! Аның киләчәге бар, ә нинди булуы бездән тора!»

Данил абый: «Мәгълүмати гасырда басма гәҗит-журналларның популярлыгы кимүе, укучыларны югалту проблемасы бик кискен тора. Берничә ел элек иң популяр «Татарстан яшьләре» гәҗитенең тиражы 125 мең булган, ә бүген исә иң алдынгы басмаларның да язылучылар саны бары тик 35-40 меңне генә тәшкил итә. Калган гәҗит-журналларның аннан да түбән. Моның сәбәбе бик гади: басма гәҗитләргә алмашка сайтлар барлыкка килде. Һәм бу процесс әле дә дәвам итә. Сайтларны социаль челтәрләр алмаштыра. Ләкин, моңа карамастан, күпләр әлеге рәсми булмаган матбугатның чыганакларына ышанмый бит. Шул сәбәпле рәсми матбугат сайтларына һәм журналист язмаларына мөрәҗәгать итә, басма матбугатны укый! Шуңа күрә гәҗит-журналларның киләчәгенә ышанам!»

Журналист – ул...

Миңназыйм абый: «Минемчә, журналист – бик кирәкле, җаваплы һәм кызыклы һөнәр. Иң мөһиме – күңелең бу эшкә тартылсын! Тормышта нәрсәнедер үзгәртергә, кемгәдер дөрес фикер илтеп җиткерү өчен тырышырга тиеш чын журналист!»

Данил абый: «Ул гади мәгълүмат туплаучы гына түгел, төрле дәрәҗәдәге кешеләрне сораштырып, нәтиҗәләр ясаучы белгеч!»

«Сәфәрле»ле «журhack»лар

Данил абый:

1. «Һәр кеше нәрсә беләндер кызыксына, тик мавыгуларыбызны дөрес юнәлешкә кертеп җибәрә белү кирәк! Журналистика белән кызыксынсагыз, блог алып барыгыз! Бу хәрәкәт Интернетта хәзер бик популяр!»

2. «Үзегезне журналистиканың һәрбер өлкәсендә сынап карагыз. ТНВ каналының яңалыклар бүлегендә эшләгән кеше журналистиканың барлык юнәлешләрендә дә эшли ала, минемчә. Телевидениедә эшләр өчен, син мәкаләләр язарга, татарча камил сөйләшергә, камера алдында үзеңне иркен тотарга тиешсең!»

3. «Алдыгызга зур максатлар куегыз! Җаваплылыктан, масштабтан курыкмагыз! Барысы да сезнең кулда!»

Миңназыйм абый:

 1. «Безнең һөнәрдә янмыйча эшләп булмый. Шуңа күрә журналистиканы сайласагыз, йөрәгегездәге сүнмәс учакка утын өстәргә онытмагыз!»

2. «Журналист бөтен нәрсәне эшли белергә тиеш! Бу һөнәр бик киң кырлы, бар нәрсәгә дә әзер булыгыз!»

3. «Журналистикада барысын да үзең аша үткәрергә кирәк. Йөрәгеңнән чыгарып әйтмисең икән, аны кабул итүче булмаячак!»

Журналистика иленә сәяхәтебез тәмам... Ә син журналист булырга әзерме?

Айназ СӨЙЛӘМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев