Логотип Идель
Бу – тема!

ИНТЕРНЕТ: ТОП-5 КУШЫМТА

Социаль челтәрләрдә утыручылар «Суверенный рунет» законы (Интернетны куллану буенча чикләүләр) турында ишеткәндер инде. Нәкъ менә шул чикләүләргә бәйле дә инде күпләрне борчыган мәңгелек сорау: Интернет ул «яхшылык»мы яки «явызлык»мы?

Мин, шәхсән, Интернет ул – яхшылык, дип әйтә алам. Интернет безнең алда бик зур мөмкинлекләр ача, дөрес куллана белү генә сорала. Шул яхшылыкның аз гына өлеше белән булса да уртаклашасым килә. Сезнең алда үзем тикшереп караган, еш куллана торган топ биш кушымта.

  1. Duolingo – телләр өйрәнү буенча менә дигән платформа. 50дән артык тел. Кушымтаны уйлап табучыларның сүзләренә ышана калсаң, Duolingo белән үткәрелгән 34 сәгать университеттагы бер семестрлык белем нәтиҗәсенә тигез. Өстәвенә монда күңелсез лекцияләр юк: уку уен формасында үткәрелә. Мондый алым мавыктыргыч, ялкытмый һәм күпкә эффектив (фәнни расланган). Үзеңә туры килгән дәрәҗәне сайлап, сүзләрнең укылышын яхшырта, сөйләм, грамматика һәм ишетеп аңлау буенча күнегүләр эшли аласың. Телләр өйрәнергә вакытым юк, дисеңме? Машинада барганда, чиратта торганда, Instagram лентасын актарыр урынга Duolingo кушымтасын ачып, белемеңне камилләштерә аласың.

  2. Стаканчик – бу блог. Юк-юк, Instagram блогеры түгел, кул селтәргә ашыкмагыз. Әлеге платформада танылган шәхесләр көн дәвамында кызыклы язмалар куеп баралар. Алар арасында дипломлы психологлар, журналистлар, язучылар, «фитоняшкалар», сәяхәтчеләр, педагоглар, юмористлар, кыскасы, бик күп булдыклы кешеләр файдалы язмалар терки: сусыл лайфхаклар, кызыклы фактлар, уңыш юлы һәм аска таба мәтәлү тәҗрибәсенең тәэсире, мотивацион язмалар, киңәшләр, үзенчәлекле фото-видеолар, җаның ни тели – барысы да бар! Ә җаның ни теләгәнне платформада теркәлгәндә үк сорыйлар. Көн саен «стаканчик»тан яңа мәгълүмат порциясен кабул итеп, белемеңне арттыру өчен менә дигән мөмкинлек.

  3. Telegram. Бу кушымта ачыш түгел, билгеле. Аны ничек һәм нәрсә белән «ашарга» кирәклеген һәркем белә. Әмма Telegram ярдәмендә танылган язучыларның әсәрләрен легаль рәвештә бушлай укып булганын белүчеләр сирәк. Аның өчен бары тик чатка өстәлергә генә кирәк.

  4. Кошелёк (янчык). Ташлама, бонус һәм башка пластик карталар – барысы да бер кушымтада. Бу бик уңайлы һәм куркынычсыз. Сумкада «андый-мондый хәл булса, кирәге чыгар» дип тутырган кирәк-яраклар шактый күп. Шулай бит, кызлар? Бик сирәк кулланыла торган «чүп-чар» арасыннан кирәкле картаны табу аеруча авыр, синең артыңда чират та торса... Кыскасы, «Кошелёк» кушымтасы – кызлар өчен иң кирәкле җайланмаларның берсе! Төрле ташламалар, акцияләр турында син беренче булып беләчәксең. Шуңа өстәп, балл туплау мөмкинлеге дә бар. Шәп бит!

  5. Workout – YouTube челтәрендә миллионнан артык язылучысы булган канал. Монда сез гәүдә авырлыгын киметү яки, киресенчә, арттыру буенча шәхси күнегүләр таба аласыз. Программалар, аерым бүлекләргә бүленеп, экспертлар тарафыннан төзелгән. Тренировкаларның күбесе берничә минутлык кына, әмма алар бик яхшы нәтиҗә бирә. Үзегез тикшереп карагыз. Шулай ук дөрес туклану буенча бонус-видеолар да бар. Өйдә утырып та нәфис гәүдәле булырга мөмкин икән бит, Интернет кына кирәк!


Мин, әлеге кушымталарны үзем карап һәм тикшереп, яхшы нәтиҗәләргә ирештем. Хәзер синең чират, дустым!





Индира Гайнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев