Логотип Идель
Бу – тема!

ИНСТАМАРАФОН: "ЯЛКЫН"ЛЫ ЯҢА ЕЛ!

“Ялкын” яңа МАРАФОН игълан итә! ???

Сизәсеңме, Яңа ел исе килә? Юк, дисеңме? Ә син тирәнрәк сулап кара! Барыбер юкмы? Аласа без удырган яңа марафонда катнаш! Әйдә, бу тылсымлы бәйрәмне бергәләп якынайтабыз! Ә марафон гади генә түгел, "Ялкын" ? лы !!! Сине мандарин, чыршы исле, тылсымлы, әкияти 12 көнлек марафон көтә!
Әзерме? ⛄

“Ялкын”лы марафон 12 көн (20-31 декабрь) дәвам итәчәк һәм анда теләгән һәркем катанаша ала!
Шартлар мондый: без сиңа төрле биремнәр тәкъдим итәбез, ә син, биремнәрне үтәп, Instagramда хисап кертерсең.

Димәк:
?1. Биремне үтисең.
?2. Фото-видеоны 12 көн дәвамында көн саен @yalkin_zhurnali уздырган "Ялкын"лы Яңа ел" марафонында катнашам дип һәм бүгенге бирем нинди булуын язып, #ялкынлыяңаел #ялкын #yalkin хештеглары белән урнаштырырга кирәк була.
?3. Инста-аккаунтыңнын ачык булуы кирәк.
?4. Бөтен биремнәрне үтәп, хисабын Instagram битенә урнаштыручылар арасында җиңүче билгеләнәчәк.

?Ә Җиңүченее-ее-еее.....ммм... “Ялкын”лы яңа ел боксы көтә (коробкада бүләкләәә-әәә-р)!

?Марафонда катнашырга теләүчеләр 89370428608 номерына WhatsAppка "Марафонда катнашырга телим" дип языгыз. Киттек! 2018 елның соңгы көннәрен онытылмаслык итеп үткәрик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев