Логотип Идель
Бу – тема!

ИНСТАГРАМНЫ КАРАП КЫНА ТҮГЕЛ, ТЫҢЛАП ТА БУЛАЧАК!

Үзенчәлекләре булган кешеләр (бездә алар инвалидлар дип атыйлар) өчен дөньяны танып белү мөмкинлекләре көннән-көн арта.

“Ялкын” инде Казанның “Здравушка” үзәгендә үзенчәлекле кешеләр өчен нинди игелекле һәм файдалы чаралар үткәне турында язган иде.



Дөньяның иң популяр социаль челтәрләреннән берсе булган Инстаграм күзләре белән проблемалары булган кулланучылары өчен махсус мөмкинлек керткән. Инстаның соңгы яңартылуында әлеге сервис мондый кешеләр өчен фотоларны телдән тасвирлап бирәчәк. Ул гына да түгел, кулланучы үзенең шәхси тасвирламаларын да урнаштыра алачак.

Хезмәт төп лента, “сезнең өчен” бүлекчәсеннән һәм кулланучылар профильләреннән фотоларны тасвирлап барачак. Сервисның эше Facebook тарафыннан эшләнгән компьютер күрүе технологияләренә һәм башка кулланучылар тасвирнамәләренә нигезләнә.

Тасвирнамәләрне автомат рәвештә куллану өчен смартфонда экраннан уку мөмкинлеге булырга һәм актив торырга тиеш. Калган кулланучыларда исә фотосурәтләрне урнаштырган вакытта “өстәмә мөмкинлекләр”дә сурәтнең “альтернатив тасвирын” кертү өчен аерым юл барлыкка киләчәк.

Компания билгеләп киткәнчә, тулы һәм тирәнтен тасвирларны, мөгаен, кулланучылардан гына алып булачак. Әмма күпчелек тасвирлар шулай да автомат рәвештә тудырылачак дип көтелә.

Дустым, син дә артта калма. Фотосурәтеңне урнаштырганда 1-2 минут вакытыңны жәлләмичә, сурәтнең тәфсилле тасвирын урнаштыру бер дә авыр түгел бит! Ә кемгәдер, бу дөньяны тагын да тулырак күрергә, кабул итәргә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев