Логотип Идель
Бу – тема!

ИНСТАГРАМДА ЯҢА БИЗНЕС: 2400 СУМ КҮЧЕР ҺӘМ 19 200 АЛ!

“Меня достали эти бизнес-пирамиды с лохотронами! Мин сезгә чынлап та акча эшләп була торган бер проект тәкъдим итәм! Моның өчен минем картага нибары 1000 сум акча күчерергә кирәк. Шушы 1000 нән 20 000 сум акча эшләргә мөмкин!”

Алып баручы, җәмәгать эшлеклесе Батыр Харисов үзенең Инстаграм битендә әнә шундый тәкъдим белән чыкты. Ахырдан ачыкланганча, бу нибары социаль эксперимент булган. Экспериментның нәтиҗәләрен язма ахырында укый аласыз.

“Лесоруб” күктән ишелгән бәхетме?

Соңгы 2-3 көндә бөтен кеше яңа бер уенга тотынды. Аны “уен” дип әйтергә дә тел әйләнми. Уен уйнаган өчен акча түләмиләр бит! Ә монда нибары 2400 сум акчаңны чыгарып бирәсең дә, нәтиҗәдә 19 200 сум белән чыгып китәсең. Уен 4 өлештән тора. Беренче өлешкә килеп эләккән катнашучы иң соңгы (дүртенче) өлешкә җитүченең картасына 2400 сум акча күчерә. Шул рәвешле, “пирамида”ның иң очында торган кеше барлыгы 19 200 сум акча эшли. Һәм уеннан чыгып китә. Аның урынына аста торганнар килә. Уен дәвам итә. Күпме дәвам итәр? Һәр нәрсәнең азагы бар. Моныкы булырмы?

Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров та бу хәлләргә тыныч кына карап тора алмаган. Инстаграмда урнаштырылган мөрәҗәгатендә ул менә нәрсәләр сөйли:

– Һәр кеше җайлы, тиз һәм күп итеп акча эшләргә тели. Шушы уен ярдәмендә акча эшләп: “Менә, эшләдем бит”, - диючеләр  күп. Ярый, ул кеше эшләп өлгергән. Ләкин бит сез үз артыгыздан туганнарыгыз, якыннарыгызыны да алып киләсез. Алар ярык тагарак янында калачак. Бу – чын пирамида. Алар бит күпме акчаларын югалтачаклар! Хәзер 2400 булса, ахырга таба кешеләр 100әр мең акча салачак, фатирларыннан колак кага башлаячаклар. Ә югалткан акчаларны кире кайтару мөмкин булмаячак. Чөнки бу “уен” ны уйлап тапкан кешеләрне табу мөмкин эш түгел.

Җинаять кодексының 172.2 маддәсе буенча әлеге пирамидада катнашучыларга карата җинаять эшләре ачыла башлаячак. Чөнки акчаларын югалткан кешеләр хәлләрнең мондый борылыш алуына риза булмаячак. Уенга чакырып, белдерүләр “элүчеләргә” дә куркыныч яный: 1 миллионга кадәр штраф сугарга мөмкиннәр.  Тагын бер кат уйлагыз: бу акчалар сезнең тынычлыгыгызны алыштыра аламы?

Әлеге уенда катнашып, чынлап та акча “эшли” алучылар бар. Күп түгел, әмма бар. Шундый кешеләрнең берсе безгә бу турыда:

– Уенга керер алдыннан, хәйран озак уйланып йөрдем. Аннан керергә булдым. Бер көн эчендә 2 тапкыр җиңдем.  Җиңү өчен актив булырга кирәк. Берәү дә 2400 сумын чыгарып салып, кушылырга ашкынып тормый. Бу адымым өчен үкенмим, туплаган акчаларны сәдәка итеп тапшырдым, - дип сөйләде.

Икенче бер кеше әлегә акчасын кире кайтара алмаган:

– Уенга кушылганда курыкмадым да, шикләнмәдем дә. Барысын да аек акыл белән эш иттем. Тормышта барысын да татып карарга кирәк. Миңа күп кеше: “Бу бит пирамида, нишлисең син?” - дип яза.  Мин моны аңлыйм. Әйе, бу - пирамида һәм ул берәр кайчан “ишеләчәк”. Әмма ул вакытта мин инде уеннан чыккан булачакмын.  Уенга керү өчен иң өстә торган кешегә акча күчерергә кирәк. Ул кеше минем туганым иде. Уенга да ул чакырды. Кергәндә: “Әгәр син чыгып җитә алмасаң, мин сиңа акчаны кире кайтарам”, - диде. Туганым чакырмаса, бәлки, кермәгән дә булыр идем.

Тизрәк кушылган саен яхшырак – бу пирамиданың бер кагыйдәсе. Хәзер “пирамида”га керәсе кеше кереп бетте, керергә теләк белдерүчеләр азайды. Шуңа күрә миңа алга таба бару авыр, минем арттагыларга тагын да авыррак. Бу адымга баруымны ирем әле дә белми. Белсә, эләгәчәк инде. Әти-әниләр дә белми. Аларның каршы булачакларын да беләм.

Гөлчәчәк Мансурова:

– Миңа да бер акыллы гына кыздан шушы уенга чакыру килеп төште. Аннан һич көтмәгән идем. Ә ул: “Бу бит бик җиңел акча эшләү юлы”, - ди. Бу уенның халыкның бөтен нәрсәгә ышануына һәм җиңел килә торган акчага кызыгуына корылганлыгына төшендем. Һәр нәрсәнең финалы булган кебек, моныкы да булачак. Чакырган кешеләрнең якыннары алданып калырга мөмкин бит. Халык шуны да аңламый.

Гөлия Хәкимова:

– Иртәме-соңмы бу финанс пирамидасы ябылачак. Уйлап тапкан кешеләр акчаларын эшли дә, аннан качып бетәләр. Ә бу вакытта инде меңәрләгән кеше соңгы линиягә кергән була һәм бернәрсәсез кала. Белүемчә, канун буенча пирамидада катнашкан кешеләргә җәзасы да зур.

 Бу әле “арзан” уен. 2400 сум гына югалталар. 200 меңләп керткән кешеләр бар. Болары инде зуррак акчалы пирамидалар. Минем энем дә шулай “маташмакчы” иде, җәзаларны әйткәч, акылга килде.

Социаль эксперимент нәтиҗәләре

Батыр Харисов:

– Дусларымның “сториз”ларында “әйдәгез, сез дә катнашыгыз” дигән әйберләрне күп күрә башладым. Бик нык кәефем кырылды. Безнең кешеләр җиңел килә торган акчага шулай мөккибән китә ала микәнни? Шушы сорауга җавап табу өчен социаль эксперимент оештырырга булдым.  Теге уеннан аерылып торсын өчен шартларын бераз үзгәрттем. “Минем картага 1000 сум күчерегез һәм 20 000 алачаксыз”, - дидем.  2 сәгать эчендә 15 кеше язды. Аларның 60%ы моның шаяру икәнен аңлап алды. Калган 40%ы сорашыра, кызыксына башлады. Кайберәүләр акчаны шунда ук күчерергә әзер иде. Җибәрергә әзер булып беткәч, мин аларга барысын да бәйнә-бәйнә аңлаттым. Берсеннән дә акча алмадым.

Һәр нәрсәнең үз бәясе бар, җиңел акча капкында гына була ала. Мондый очракларда (чакыручы кешегез туганыгыз, дустыгыз булса да!) Һәрвакыт белешергә, сорашырга, акыл белән эш итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев