Логотип Идель
Бу – тема!

ИНСТАГРАМДА УТЫРМАУЧЫЛАР – КЕМНӘР УЛ?!

Без барыбыз да Инстаграмда, ә хәзер инде ТikTok`та да утырырга яратабыз. Постлар һәм сторизлар кертәбез, битлекләр уйлап чыгарабыз, төрле трендларга ТikTok төшерәбез. Кыскасы, виртуаль тормыш гөрли. Ә арабызда социаль челтәрләрне үз итмәүчеләр дә яши бит. Әйе, әйе, Инстаграмда утырмаучылар да бар икән!   

Бервакыт көне буе Инстаграмда утырып туйгач, мин бу кушымтаны юкка чыгарырга булдым. Тик аккаунт битемне калдырдым, чөнки 500 язылучыны әрәм итәсем килмәде. Йә, Рәзилә, ихтыяр көчең күпмегә җитәр икән? Инстаграмсыз 3 ай кешеләрнең тормышларын тикшерүдән туктатты, яңалыкларны соңрак җиткерде, тынычрак яшәтте. Әмма элеккеге яшәү рәвеше сагындырды... Ә кульминацион нокта тарих укытучысының: «Прогресска каршы баруы кыен», – дигән сүзләре иде... Инстаграм кушымтасын кире кайтардым.

Яшьтәшләрем арасында Инстаграмда утырмаучылар күп түгел, әмма бар. Андыйларга без гадәттә сәерсенеп карыйбыз, «ничек алай яшәп була инде ул?» – дип аптырыйбыз. Бу хакта үзләре нәрсә уйлый икән? Инстаграмсыз яшәп яткан дусларымның фикерләрен белештем. 

Энҗе Садриева, 20 яшь:

– Бар кешенекенә охшаган тормыш минем өчен түгел. Һәрбер кеше индивидуаль. Кемгәдер башкалар шикелле тормыш алып бару, ә кемгәдер соры массадан аерылып, үзе өчен яшәү ошый. Мин – милекче (собственник), тормышымны яратам, әгәр дә мин аның һәрбер минутын гомумкүзәтүгә куеп барсам, ул минеке булудан туктый. Инстаграмга булган бәйлелектән котылып була дип уйлыйм, теләк һәм ихтыяр көче генә кирәк. Җәмгыять кушкан модель – «императив» түгел, аның буенча бармасаң да була. Әлбәттә, агымга каршы бару гел авырга туры килә.

Булат Хатмуллин, 20 яшь:

– Миндә Инстаграм «галочка» өчен генә тора, башка социаль челтәрләрдә күбрәк аралашканга, анда бик аз утырам. Тормышымны бар кеше күз алдына куясым килми. Яшәү рәвешем белән кызыксынучы кешеләр минем белән аралашып торалар. Тик Инстаграмда утырмагач, аннан гына алып була торган яңалыкларны еш кына белми калам.

Айрат Җәләлиев, 20 яшь:

– Мин дә кайчандыр Инстаграм белән кулланучылар рәтендә идем. Вакытымны күп ала башлагач, мин бу исемлектән төшеп калдым. Бөтендөнья пәрәвезенә фотолар куеп бару мәҗбүри түгел. Һәр кешенең үз хокукы бар. Интернетның шул ягы начар: булмаган әйберне бар кебек куялар. Ялган тормыш алып баручыларны җенем сөйми. Дөреслек барыбер ачыла бит ул. Инстаграмнан бәйсез булыр өчен бары тик аны телефон хәтереннән бетереп ташларга гына кирәк. (Кечкенә генә сер ачам: әгәр дә күңелсез булып китсә, яисә телефон хәтеренең мөмкинлеге чикле булса, браузер аша да утырырга була). Инстаграмда утырмасам да, соңгы вакытта Вконтакте белән YouTube вакытымны «ашый» башлады.

Чулпан Гыйниятуллина, 20 яшь:

– Инстаграмда теркәлү теләгем юк. Шул сәбәпле мин иң мөһим әйберләрнең берсен югалтам  –  якын дусларымның тормышын. Хәзер күп кеше Инстаграмда «яшәгәнгә», башка социаль челтәрләрдә тормышлары белән сирәк уртаклашалар. Инстаграмда алар күбрәк ачылалар. Ләкин кайвакыт социаль челтәрдә бер төрле тоелган кеше, чынлыкта бөтенләй башкача булып чыга. Киләчәктә бу социаль челтәр белән куллана башлау вариантын сызып атмыйм. Әлегә укуга, үзүсешкә күбрәк басым ясарга кирәк. Инстаграм барыбер вакытны ала. Минемчә, нинди дә булса фикерләрең белән уртаклашасың килсә, син үзең дә төпле, белемле шәхес булырга тиеш.  Әлегә мин үземне андый шәхес дип санамыйм, шуңа Инстаграм арткы планда кала.

P.S. Инстаграмда теркәлгәнме сез, юкмы, мөһим түгел, иң мөһиме –аның өчен түгел, ә үзегез өчен яшәгез, алай кызыграк!

Рәзилә ГАЗИЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев