Логотип Идель
Бу – тема!

INSTAGRAM БИТЕҢӘ ҖАН ӨРӘБЕЗ!

Йә, кемнең Инстаграм аккаунтына айдан артык бернинди пост та куймыйча торганы бар, кулларыгызны күтәрегез! У-у-у...

 Беләм инде, беләм, аккаунтны алып бару күп вакыт һәм көч сарыф итә. Ләкин бу хәлне тиз үзгәртеп була! Гомумән, социаль челтәрләрне алып бару файдалы гына түгел, кызыклы булсын өчен нишләргә? Беренче чиратта шуны аңларга кирәк: аккаунт сиңа нәрсә бирәчәк?

 

ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ КҮРСӘТҮ БӘХЕТЕ

Күпләр үзләренең сәләтле булуына ышанмый: иҗат җимешләре белән бүлешми, бәйгеләрдә катнашмый. Телевидение, сәхнә белән чагыштырганда, Инстаграм яшьләргә танылу өчен иң кулай урын бит! Контентны булдыру гына түгел, дөрес чыганаклар аша тарату да мөһим: язылулар, хештеглар, блогерлар белән аралашу һ.б. Киләчәктә реклама аша керемгә чыгу мөмкинлегең дә бар. Куллан!

 

ЭСТЕТИК ЛӘЗЗӘТ

Матур һәм «Аһ!» итәрлек контентның авторы буласың килсә, эстетик яктан камил аккаунтларны карап бар һәм ошаганнарын үзеңә сакла. Бердәм стиль һәм төсләр, бер үк фильтр зәвыклылык билгесе икәнен истә тот. Чит илләрдә нәрсә актуаль: пост, сторис бизәлешенә, темаларга һәм кушымталарга игътибар ит. Син соклана торган аккаунт илһам чыганыгыңа әйләнсен!

 

КАРТАЙГАЧ КАРАР ӨЧЕН

Көндәлек форматындагы шәхси аккаунтны караганда, альбом актарган кебек хис туа: монда иң истә калырлык хатирәләр җыелган. Туган көнгә язылган видеоларны да, әйтеләсе сүзләрне дә, яраткан мемнарны да өсти аласың. Аккаунтыңны карап, һәр язны ничек уздырганыңны белеп була: аның турында искәртүләр килә. Көндәлек алып бару тагын нәрсә белән файдалы соң? Вакыйгаларны икенче күзлектән карарга, яхшы һәм тискәре якларны барларга ярдәм итә ул. Һәм... иң кызыгы: көндәлек киләчәктә кинәт(!) китапка әверелергә мөмкин ;-)

 

MONEY-MONEY

Бизнесменнар өчен капкан! Кисәтәбез: син җитештергән продуктны («тәмлүшкә» булсынмы ул яки зур акчалы проектмы) үстерү җиңелләрдән түгел. Контент-план һәм җитди темаларга булган публикацияләрдән тыш, күп вакыт, энергия һәм акча кирәк булачак! Ләкин Инстаграмның мөмкинлекләре зур: танышу постлары, Direct хатлары, туры эфирлар, IGTV һәм реклама...  Ирексездән «Инстаграмда чынлап та баеп була икән!» дигән фикергә киләсең.    

 

МАКСАТКА ИРЕШҮ

Тиз арада машина йөртергә, инглиз теленнән БДИны яхшы балларга бирергә яки ашарга пешерергә өйрәнергә теләсәң, Инстаграмны гел шушы максатыңа гына багышлый аласың. Инвестиция, фотография яки чигү белән шөгыльләнү дә эзсез калмасын – үз юлың белән уртаклаш. Уңышларың һәм уңышсызлыкларың хакында сөйләсәң, фикердәшләрең дә артыр.  

 

 АККАУНТНЫ АЛЫП БАРУ ӨЧЕН КИҢӘШЛӘР

  • Шәп контент булдыр

Контентның әлегә үз аудиториясе булмаса, аны дустыңа да, укытучыңа да күрсәтерлек итеп яса! Үзең өчен моны уен сыман кабул ит: мәсәлән, соңгы пост астына уннан артык комментарий җыярга яки сине кызыксындырган темага карата 5 блогерның фикере белән танышып чыгарга.  

  •  Аккаунты һәрвакыт яңартып тор

Социаль челтәр камилләшә һәм яңа көтелмәгән мөмкинлекләргә байый. Әлбәттә, әлеге мөмкинлекләрдән тулы көченә файдаланырга кирәк. Туры эфирлардан курыкма, маскаларның сиңа туры килгәнен эзлә (яки үзеңнекен уйлап тап), заманча видеолар ясап кара. Иң мөһиме: бер урында тукталып торма! Алга бар ;-) 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев