Логотип Идель
Бу – тема!

ИНСТАБАТТЛ: Әбри Хәбриев & Ландыш Нигъмәтҗанова

Татар  эстрадасы йолдызларының тормышы элек зур бер пәрдә артына яшеренгән булса, хәзер ул -  челтәр артында. Теләмәсәң дә, күреп, әле, җитмәсә, үз фикереңне калдырып була! Инстаграм челтәрендә алар кайда ял итүләрен, нинди эшләр башкарганын, бик серле фикерләрен дә калдыра!





Әбри Хәбриев – "Татар радиосы" ди-джее


Әбринең 50 000 нән артык язылучысы бар. Язмалары, ким дигәндә, 1500 "лайк" җыйса, видеоларын 20 000нән артык кеше карый. Беренче чиратта, шунысын искәртик: бар язмалар да татар телендә,  ТАТАР ХӘРЕФЛӘРЕ (!) белән язылган. Артистның аккаунтында шәхси тормышы әллә ни күренми. Бармактагы йөзегеннән өйләнгән икәнен, кайбер язмаларга карап, балалары бар икәнен аңлап була. Ләкин  гаиләсе турында сораучыларга Әбри берни яшерми җавап кайтара.

Әбри Хәбриев -  бар булган комментарийларга да җавап кайтаручы артист. Комментарийлар мактаулы да, тәнкыйть катыш ачулы булса да, Әбри аларга җавап кайтара. Гадәти сүзләргә дә "Рәхмәт!" дип җаваплый торган үзенчәлеге бар артистның. Ул моны: "Минем белән кызыксынып, вакытын әрәм иткән бит алар", – дип аңлата! Әй сокландым инде! Үзен әллә кемгә куеп, масаеп йөргән кешеләрне, гомумән, яратам мин. (бу җөмлә мәгьнәви яктан дөресме?) Ярар, тагын карыйк.

Аккаунтта бик кызыклы ике хештег бар: #ӘбриКиноКараган һәм #ОНЯ. Беренчесе, аңлашылганча, Әбринең караган кинолары һәм аларга кечкенә генә рецензия, ә икенчесе - кызыклы мишәр акценты белән бәйле флешмоб. Монысын аңлата алмыйм, кереп карагыз инде!

Реклама кебек әйбер Әбри аккаунтында да юк түгел. Ләкин ул бик аз, һәм кеше күзенә ташланырлык итеп түгел, ә матур итеп, тәмен белеп язылган!





Ландыш Нигъмәтҗанова – татар эстрадасының популяр җырчысы


Кайберәүләр, бу исемне укыгач та, Йәйә белән Гөмәчне күз алдына китерәдер. Әйе, Ландыш Нигъмәтҗанованың инстаграм аккаунтының төп геройлары –  видеолар йолдызлары – кызы Ләйлә белән улы Гомәр. Ландышның әле зур малае да бар, ләкин ул видеолар да бик күренми.

Җырчының шәхси тормышын 140 000 нән артык  халык күзәтә, ә балаларының видеолары 100 000 нән артык караулар да җыя. Ландыш күз тиюдән курыкмый, шуңа да кызыклы видеоларны көн саен диярлек кертеп тора.

Ландышның аккаунтын тагын "Татар милли ризыклары" китабы белән бер киштәгә дә урнаштырырга була. Җырчы  тәмле ашлар, төрле үзенчәлекле ризык рецептлары белән бүлешә. Әле, җитмәсә, бу эшкә  кызы Ләйләне дә өйрәтә.

Комментарийларга килгәндә, алар монда шактый! Негативлары күбрәк дияргә дә була. Кемдер Ландышның кыска күлмәген тикшерсә, кайберләре балаларының бигрәәәәәк начар киенүенә бәйләнә. Җырчы  комментарийларга бик җавап кайтармый, коллегалары - җырчылар, артистларга гына рәхмәт сүзләре яза. Ләкин бик начарларына, нервысы какшапмы, җавап кайтара.

Әбринекеннән аермалы буларак, Ландышта реклама күзгә нык бәрелеп тора. Бизәнгече дә, киеме дә, балаларга бәйле әйберләр дә шактый. Бигрәк тә матур буласыгыз килсә, Ландышның аккаунтына рәхим итегез!




Лиана Мәрданова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев