Логотип Идель
Бу – тема!

ИНСТА-ЛАЙФХАКЛАР!

Инстаграм аккаунтны кызыклы һәм үзенчәлекле итеп алып бару теләге һәркемдә бар. Без Инстаграмның яшерен функцияләрен тупладык. Алар синең аккаунтыңа яңа сулыш бирәчәк һәм эшеңне җиңеләйтәчәк.

Лайклар, җыеныгыз! Без китәбез! 

Әгәр дә син еш кына лайклар турында уйланасың икән, әлеге лайфхак синең өчен! Элек лайклар бүлегендә үзең һәм танышларың куйган «йөрәкләрне» дә карап була иде. Әмма бу функцияне бетерделәр...дип уйлый идек без. Иптәшләрең куйган лайкларны карап булмаса да, үзеңнекеләрен табып була. Кайданмы? Көйләүләр (настройки) бүлегенә кереп, «аккаунт» төймәсенә бас, «сезгә ошаган публикацияләр» пунктын сайла. Булды, хәзер син лайкларыңны «контрольдә» тота алачаксың!

Каралама-пост

Тасмага чыгарасы постыңны төгәлләп бетермәдеңме? Бу очракта син аны, кирәк чакта төзәтмәләр кертеп, «элә» аласың. Моның өчен гадәттәгечә пост өчен фото сайла, текстын яз. Ләкин соңгы этаптагы «бүлешергә» төймәсенә басма, артка чиген, ике тапкыр бас. Инстаграм сиңа: «артка чигенсәгез, рәсемнәр үзгәртелмәячәк» дигән кисәтү чыгарачак. Аскы өлештә «бетерергә» һәм «сакларга» тамгалары булачак. Безгә соңгысы кирәк. Саклап куйган постны чыгарыр өчен бары тик шул фотоны сайларга кирәк.

Киләсе лайфхакларыбыз айфон хуҗалары өчен булачак, чөнки күп кенә андроидларда әлеге функцияләр каралмаган. Белгәнебезчә, Инстаграмда постларга караганда, сторислар популяррак. Шуңа күрә, бу лайфхакларның да кирәге чыгар.

Life-фотолардан – бумеранг

Бу лайфхакны күп кеше белми. Ә бит бу бик гади ысул. Моның өчен лайф-фотоны сториста ачарга һәм озак итеп басып торырга кирәк, экранда «boomerang» язуы барлыкка киләчәк. Бумерангтан кире фотога кайтыр өчен шул ук схеманы башкарып чыгарга кирәк.

Сториста берничә фото

 

Моның өчен сториста гиф, стикерлар тәкъдим ителгән бүлеккә керергә һәм селфи функциясеннән соң торган тамгага басарга кирәк. Кирәкле фотоларны сайлагач, алар сториста ачылачак, фотоларның урынын, зурлыгын үзгәртеп тә була.

Айсылу ХАФИЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев