Логотип Идель
Бу – тема!

ИННОПОЛИСТА - ОЛИМПИАДА

Компьютердан башка яши алмаган яшь программистлар кайда ярыша? Әлбәттә, информатика буенча Ачык олимпиадада. Иннополис университетының шундый бәйгесендә безнекеләр сынатмаган.

Олимпиадада биш сәгать эчендә информатикадан мәсьәләләр чишәргә кирәк булган. Нәтиҗәдә, 13 кеше җиңүче дип табылган. Алар – Татарстан республикасы, Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсе, Сантк-Петербург шәһәре, Калининград һәм Свердлау өлкәләреннән.

Иннополис университетында программалаштыру буенча оештырылган ачык олимпиадада Н.И. Лобачевский исемендәге лицей укучысы Илдар Гайнуллин җиңү яулаган. Ул мөмкин булган 500 баллдан 382не туплый. Әлеге олимпиадада ул икенче тапкыр катнаша, моңа кадәр дә җиңү яулаган булган. Илдар информатиканы 6нчы сыйныфтан бирле өйрәнә башлый. Хәзер ул программалаштыру буенча олимпиадага әзерләнә. Ул Мәскәүдә 6-8 мартта узачак.

Әлеге сынауда 174 укучы катнашкан. Ярышларның финалы Мәскәү, Санкт-Петербург, Иннополис һәм Витебск (Белоруссия) шәһәрләрендә үткән. Җиңү өчен Үзбәкстан, Болгария, Көньяк Корея, Бельгия, Венгрия, Сербия, Гонконг, Израиль, Украина, Белоруссия укучылары көч сынашкан.

Ачык олимпиада инде дүрт ел дәвамында уздырылып килә. Шушы вакыт эчендә анда 9000 кеше катнашкан. Аның җиңүчеләре вузга кергәндә, ташламаларга ия була, информатикадан БДИда автомат рәвештә 100 балл ала.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев