Логотип Идель
Бу – тема!

ИННОПОЛИС УНИВЕРСИТЕТЫННАН – ӨР-ЯҢА БЛОКЧЕЙН-ПЛАТФОРМА

Иннополис Университеты бөтен ил өчен кирәкле, моңа кадәр беркайда да тиңе булмаган тулысынча верификацияләнгән блокчейн-платформа ясаячак. Аңа бу эштә “Аэрофлот” һәм BitFury ширкәтләре ярдәм итәчәк. Платформаның бәясе – 600 миллион сум. Әлеге җайланманы сәламәтлек саклау, транспорт, финанс хезмәтләре, сәнәгать, энергетика, мәгариф, авыл һәм шәһәр хуҗалыгы тармакларында кулланачаклар.

Иннополис Университеты блокчейн өлкәсендә цифрлы икътисад тикшеренү үзәге лидеры булып танылган. Моңа Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр конкурсында җиңеп чыгу сәбәпче булган. Бу катлаулы эштә вузга тагын ике ширкәт ярдәм итәчәк.

Мондый блокчейн-платформа 2020-2021 елларда эшләнәчәк һәм куркынычсызлык кагыйдәләренә җавап бирәчәк. Әлеге технология өчен Иннополис университетында программалаштыруның махсус теле дә булдырыла. 2021 елга кадәр әлеге технология Россия икътисадының – 6, 2022 елда 8 тармагында кулланылачак. Әлеге проект дәвамында блокчейн юнәлешендә югары белем бирү программаларына 40 кешене укытырга, 6 патентны рәсмиләштерергә, эшләнмә һәм процессларның 12 математик моделен ясарга җыеналар.

Кирилл Семенихин, Иннополис Университеты директоры:

Таратылган реестр системасы нигезендә булдырылачак әлеге платформа мәгълүматларның иминлеген саклап калачак, аларның дөреслеккә туры килү дәрәҗәсен арттырачак. Мисал өчен, сәламәтлек саклау өлкәсендә – пациентлар турында медицина мәгълүматы, мәгариф тармагында – диплом һәм таныклыклар, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгында – җитештеререлгән продукцияне исәпләү һәм маркировкалау. Ә финанс оешмалары клиентларына яңа төр хезмәтләр тәкъдим итәчәк. Шулай ук платформа ярдәмендә әле беркайда да кулланылмый торган смарт-контрактларның автоматик аудитын да эшләп булачак. Мондый аудит өчен 3 минут кына таләп ителәчәк. Киләчәк стандартының төп өстенлеге – ширкәтләрнең бизнес-процесслары, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең башкарылу тизлеге артуы. Хәзерге вакытта 5 көн таләп ителгән әйберләр 10 сәгатьтә эшләнеләчәк.

Татарстанда мондый блокчейн-платформаны республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина мәгълүматларын саклау өчен кулланырга җыена. Нефть-газ тармагы ширкәтләре дә җитештерелгән продукцияне исәпләү, контрольдә тоту өчен дә бу проект белән кызыксына икән. Татарстанның машина төзелеш ширкәтләренең берсен автомобиль һәм запас частьләрне маркировкалау һәм лицензияләү юнәлеше җәлеп иткән.

Мондый платформаны Иннополис Университеты Югары икътисад мәктәбе (ВШЭ), Мәскәү физика-техника университеты (МФТИ), Мәскәү дәүләт университеты, Урал федераль университеты, Россия Фәннәр академиясенең системалы программалаштыру институты белән берлектә эшләячәк.

Белешмә:

Иннополис Университеты мәгълүмати технологияләр һәм робототехника өлкәсендә белем бирү, тикшеренүләр, яңа төр җайланмалар булдыруда махсуслаша. 2019-2020 елда вузда 771 студент компьютер фәннәре, компьютер фәннәренең теоретик нигезләре, программа тәэмин ителешен булдыру белән иидарә итү, куркынычсыз челтәр һәм системалар эшләп чыгару, зур мәгълүматлар белән идарә итү, робототехника һәм компьютер күреме (зрение) юнәлеше буенча белем ала. Бирегә укырга керүчеләрнең БДИ буенча уртача баллы – 92,7.  Әлеге вузда 15 фәнни-тикшеренү лабораториясе, төрле әйберләрне уйлап табуның 6 үзәге ачылган.

фото Иннополис университеты сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев