Логотип Идель
Бу – тема!

ИНКУБАТОР ЯСАУЧЫ АЯЗ

Чеби чыгару җиңелме? Бу сорауга төгәл җавапны Кукмара районы Балыклы авылы егете Аяз Гарипов белә. Үзе инкубатор ясап, бройлер чебиләрен «тормышның төбе»ннән күтәргән егеткә киләчәктә зур эшләрне ышанып тапшырырга мөмкин. Инкубатор, чебиләр белән тиз арада уртак тел тапкан егет барысын да булдыра.

Исеме: Аяз Гарипов


Яше: 11 яшь


Укый: Кукмара районы Олыяз урта мәктәбенең 5нче сыйныфында



Инкубатор ясау теләге Аязда узган елны туган һәм әтисе тәкъдим иткән идеяне шунда ук тормышка ашырырга булган. Җитмәсә, егет биология, география белән кызыксына, шуңа да үз куллары белән чебиләр үстереп карыйсы килгән. Шулай итеп, әтисе ярдәмендә инкубатор ясаган.

Бу тарихның чишмә башы исә әле бик үк еракта да калмаган балачакка барып тоташа икән. Аяз һәрвакыт электроника, техника белән җенләнгән. Пульт белән идарә ителә торган иске машиналарның моторларын алып, абыйсы Ислам белән уенчык көймә ясап карарга да тырышкан. Көймәсе барып чыкмаса да... инкубатор кадәр инкубаторны башкарып чыккан Аяз!

Беренче тапкыр шундый җайланма ясап карау, әлбәттә, җиңелләрдән түгел. Авырлыклар булган.

«Инкубаторны нинди материалдан ясау, зурлыгын билгеләү, вентилятор эзләү, җылыту, термометр алу – һәр әйберне алдан уйларга кирәк иде», – ди Аяз. Әлеге җайланманы махсус сызымнар ярдәмендә ясаганнар. Башта материалларга заказ бирәләр. Алар килгәч, инкубатор ясый башлыйлар.

– Техноплекс, тимер сетка, агач... Гомумән, кул астында нәрсә бар, инкубаторны шуннан ясадык. Сетка йомыркаларны куяр өчен кирәк булды. Аны кәрҗин кебек итеп эшләдек. Йомыркаларны бертигез дәрәҗәдә җылытырга вентилятор таләп ителде. Тагын кабель алдык, аның ярдәмендә йомыркаларны җылыттык. Инкубатор эчендәге температураны белер өчен безгә термометр да кирәк булды әле. Чөнки андагы температура 37,8 градустан түбәнрәк, 38 градустан артык булмаска тиеш. Шушы кечкенә аралыктагы температураны саклап тотар өчен, көйләгеч (регулятор) алдык. Шуның ярдәмендә температураны йә күтәрәбез, йә киметәбез. Техноплекс дип аталган пенополистиролга охшаган материал ярдәмендә инкубаторның эчен җылыттык. Сетканы куяр өчен агачтан тартма ясарга кирәк булды, – дип сөйли Аяз.

Аның инкубаторны чын күңелдән, бирелеп эшләве әллә каян күренеп тора. Ялкынланып сөйли ул үзенең иҗат җимеше турында. Әкиятләрдә язылганча, өч көн, өч төндә үк булмаса да, бер атна дигәндә, инкубаторны ясап бетергәннәр. 30 сантиметрга 30 сантиметр зурлыктагы инкубаторга 58 тавык йомыркасы урнаштырганнар. Алардан 40 чеби чыккан. Кайберләрен сатканнар, кайберләрен үзләренә калдырганнар.

Әлбәттә, инкубаторга куелачак йомырка катгый контроль аша уза. Алар ватык булмаска тиеш. «Сеткага урнаштыргач, тәгәрәп йөрмәсеннәр өчен, аларны төрле әйберләр белән кыстырып куйдык. Астына сулы ванналар урнаштырдык. Бу инкубатордагы дымлылыкны саклар өчен кирәк булды. Без йомыркаларны иртә-кич карап тора идек. Су һәм температураны тикшерүдән кала йомыркаларны бора идек. Бу йомыркаларның бертигез дәрәҗәдә җылынуы өчен кирәк, – ди егет.

Китаптан укып утыру – бер хәл. Ә барысын да үз тәҗрибәңдә сынап карау – бөтенләй үзгә әйбер. Аяз да инкубатор ясап, анда чеби чыгарып, шактый тәҗрибә алган. Беренче чиратта, ул чебиләрнең йомырка эчендә ничек ясалганын белгән, шушы кечкенә инкубатор мисалында быел тагын да зуррагын – 150 йомыркалык инкубатор ясаганнар. Аннан март азагында 120-130 чеби чыккан.



– Йомыркаларны куеп, 10 көн үткәч, аларны овоскоп белән яктыртып алам. Бу йомырканың эчендә яралгы бармы-юкмы икәнлеген тикшерер өчен кирәк. Кара тап булса, димәк, эчендә яралгы бар дигән сүз. Булмаганнарын алып аттык. Аннары инкубатордагы дымлылык дәрәҗәсен киметтек. Бераз көткәч, 20 көн узгач, инкубатор эченнән чеби тавышларын ишеттек. 21нче көнгә алар чыга башлады. Башта алар юеш, хәлсез була. Азрак кипсеннәр өчен, биш сәгать инкубаторда тоттык. Аннары яңа ояларына керттек. Җылы булсын өчен, лампочкалар куйдык. Шул вакытта чебиләр йөрергә тырыша. Бер-ике көннән алар яхшылап йөри башлый. Чебиләребезгә кайнаган су һәм комбикорма бирәбез, – дип, бик канатланып сөйли Аяз.

Гариповлар инкубатордан ит өчен бройлер чебешләре чыгара икән. Бу йомыркаларга махсус Чехиядән заказ биргәннәр. Казанга барып алып кайтканнар. Былтыр башлаган эшләрен быел да дәвам итәргә җыеналар. Чөнки инкубатордан чыккан чебиләрне алырга теләүчеләр бар.



– Биология фәне ярдәмендә мин тереклек дөньясының төзелешен өйрәнәм. Дәресләрдә күбрәк микроскоптан карарга яратам. Анда күзәнәкләрен күзәтәм. Суган кабыгы һәм чүпрә күзәнәкләрен тикшергәнем бар. Чүпрә – түгәрәккә охшаган гөмбә. Үрчегән вакытта гадәти күзәнәк кебек үрчи, хәрәкәт итә ала. Камырга салгач, ул кабара һәм йөри. Ә тереклектәге күзәнәкләр организмның әгъзаларын ясауда катнаша. Киләчәктә нинди һөнәр сайлаячагымны әйтә алмыйм. Бәлки, бүгенге кебек, чебиләр үстерермен, – ди Аяз.
Инкубатор ясау тарихы:

Инкубатор ясау теләге кайчандыр Аязның әтисе – Кукмара районы Олыяз урта мәктәбе директоры Алмаз Миннәхмәт улы Гариповның да теләге булган. Күршеләрендә генә яшәгән Заһид исемле аучы авыл өйләрендәге торба өстенә йомырка куеп, чеби чыгарган. Шуннан соң Алмаз әфәндедә дә бу теләк уяна. Себердән кайткан авылдашында очраклы рәвештә генә элеккеге инкубатор күреп ала. 2009 елда каз бибие чыгара. Тора-бара каз астына 40–50 йомырка салып карый, тик ул каз утырмый. Нократ Аланыннан гадәти инкубатор алып кайта. 40–50 йомыркадан бары тик 2–3 биби чыга. Бу йомыркаларның яралгысы үлмәсен өчен, атнага бер тапкыр инкубатордагы температураны 38 градуска күтәреп алырга кирәк икән. Моңа соңыннан гына төшенә Алмаз әфәнде. Шуннан соң улы Аяз белән бергә инкубатор ясый. «Анда дымлылыкны, инкубатор эчендәге һава агымының тизлекләренә кадәр көйлисе. Интернеттан йомыркалар карап, Чехиядән бройлер йомыркаларына заказ бирдек, чеби чыгардык. Кызыклы шөгыль булып тоелды. Сатып алучы кешеләр дә табылгач, бу эшне үстереп җибәрдек. Улымны да эшкә өйрәнсен дидем, ул да бик кызыксына башлады. Былтыр завод инкубаторын да сатып алдык, анда 630 йомырка сыя», – ди Алмаз әфәнде.







Кем белгән, бәлки, киләчәктә Татарстанда Аяз Гарипов исемле танылган фермер турында ишетербез. Тырышлыгы, үҗәтлеге булган егеттән шундый кыю адымнар чыга да чыга инде. Уңышлар сиңа, Аяз! Быел да, киләчәктә дә инкубаторың чебиләрне уңышлы гына биреп торсын!

Алинә Минневәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев