Логотип Идель
Бу – тема!

ИНГЛИЗ ТЕЛЕННӘН БДИ: МӘҖБҮРИМЕ, ЮКМЫ?

Җәен бәрәңгене колорадо кортлары кимергән кебек, 11нче сыйныф укучыларының да күңелен булачак имтиханнар борчый. Мәктәпне тәмамлаганда, рус теле һәм математикадан мәҗбүри БДИ тапшырырга күнектек бугай инде. Тик «Инглиз теленнән дә ТДИ (ОГЭ) һәм БДИ (ЕГЭ) мәҗбүри булачак икән» дигән сүзләр укучыларда шау-шу уятты. Аларның күбесе бу сорауга төгәл җавап табарга тели. Бу турыда безнең редакциягә дә күп сораулар килеп иреште.

Шул уңайдан, «Ялкын» бу сорауны Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттаховка юллады. Озак та үтми, безгә рәсми җавап та килеп иреште.

9нчы сыйныфларга:


9нчы сыйныфларның Төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) формасындагы чыгарылыш аттестацияләре үз эченә 4 мәҗбүри имтиханны ала. Рус теле һәм математикадан кала, укучылар үзләре сайлаган 2 фәннән имтихан тапшырырга тиеш. Физика, химия, биология, әдәбият, география, тарих, җәмгыять белеме, чит телләр, татар теле, татар әдәбияты, информатика – җаның ни тели, шунысын бир.

9нчы сыйныфта кулга аттестат алыр өчен, укучыларга шушы 4 предметны да уңай билгегә тапшырырга кирәк. Бу – 2016-2017 уку елыннан башланган яңалык.

11нче сыйныфларга:


Ә 11нче сыйныфлар, аттестат алыр өчен, гадәттәгечә, рус теле һәм математикадан мәҗбүри рәвештә БДИ тапшыра. Башка предметларны үзләре теләп бирә.

Министрлыкта киләсе уку елында үз теләгең белән тапшыра торган имтиханнарны мәҗбүри имтиханнар рәтенә кертергә җыенмыйлар, дип тә өстәделәр.

Тарих һәм инглиз теле буенча мәҗбүри БДИ булу-булмау турында хәзерге вакытта фикер алышулар гына бара. Бу имтиханнарның бөтен чыгарылыш укучылары өчен дә мәҗбүригә әверелергә тиешлеге турында хокукый документлар әлегә юк.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев