Логотип Идель
Бу – тема!

ИМТИХАННАРГА ӘЗЕРЛЕК: НИЧЕК ИСТӘ КАЛДЫРЫРГА?

Студентларның үзәген өзгән сүз. СЕССИЯ. Бүген аларның урак өсте. Без дә  читтә калмаска булдык. Студентларга үзебезнең киңәшләрбезне тәкъдим итәбез.

1. Имтиханда әзерләнгәндә үз стилеңне булдыр.

Без барыбыз да төрле. Шуңа күрә имтиханга әзерләнү рәвеше дә аерылырга мөмкин. Әлеге мөһим эш өчен үзеңнең шәхси стратегияңне уйлап тап. Һәм һәр имтиханга шуңа таянып әзерлән.

2. Ятларга түгел, аңларга тырыш.

Сорауларга җаваны өйрәнгәндә эченә кереп яхшылап өйрән, ятлама. Ятлау -вакытны ала торган, кирәк чакта уңайсыз хәлдә калдыра торган нәрсә. Сорауларда логик эзлеклелекне тап, өйрнгәндә төрле ассоциацияләр уйлап тап.

3. Һәр сорауның планын төзе.

Һәрбер сорауга җавапны берничә сүз белән дә әйтеп биреп була. Шул ук вакытта һәр тезистан төрле ассоциацияләр туа. Шулай ук мондый планны имтихан алдыннан да карап чыгарга бик уңайлы.

4. Имтихан форматыннан чыгып репетиция ясыйбыз.

Әгәр имтихан телдән узса, җавапларны үзеңә-үзең яки кемгә дә  булса сөйләп өйрән. Йөри-йөри сөйләгән мәгълүмат тагын да яхшырак истә кала.

Имтихан язмача формада узса, аңа язып әзерләнсәң кулайрак булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев