Логотип Идель
Бу – тема!

«ИМТИХАН БУЛМАЯЧАГЫН БЕЛГӘЧ, УТЫРЫП ЕЛАДЫМ» ЯКИ 9 ҺӘМ 11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ХӘЗЕР НИ КИЧЕРӘ?

Быел 9 һәм 11 сыйныф укучыларының башларын әйләндерә торган ел булды. Имтихан йә була, йә юк, йә бер датада, йә икенчесендә... “Буламы-юкмы? Кайчан була?” – һәр чыгарылыш сыйныф укучысын шушы сораулар борчыгандыр. Нәтиҗәдә, 9 сыйныф укучылары быел имтиханны бөтенләй бирми, ә 11нчеләр бары югары уку йорына кергән очракта гына тапшыра булып чыкты. Чыгарылыш кичәләре, “Соңгы кыңгырау” бәйрәмнәре дә үткәрелмәячәк... Без 9 һәм 11ләрнең үзләреннән имтиханны бирү-бирмәүләре, бу яңалыкларны ничек кабул итүләре һәм бүгенге көндә нинди уйлар белән яшәүләре турында сораштык.

Энҗе Төхфәтуллина, Арча районы Носы мәктәбенең 9 сыйныф укучысы:

– Биология, география, математика һәм рус теленнән ТДИ тапшырыга җыенган идем. Көн саен консультацияләргә йөрдем, укытучылар белән дәрестән соң калып өйрәндем, онлайн дәресләр карадым. Шул рәвешле май аена кадәр әзерләндем. Ә “имтиханнар булмый”, дигән яңалыкны интернеттан укып белдем. Миңа шок булды! Хәзерге вакытта безнең уку әле төгәлләнмәде. Дистанцион форматта укуны дәвам итәбез.

Ләйсән Фазуллина, Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче гимназиянең 9 сыйныф укучысы:

– Мин рус теле, математика, җәмгыять белеме һәм информатикадан имтихан тапшырырга тиеш идем. Без мәктәптә сыйныф белән түләүле дәресләргә йөрдек. Һәр кеше үз фәне буенча. Мин әле җәмгыять белеменнән дә аерым дәресләргә йөрдем. Аена барысы бергә 800 сум тирәсе чыга иде. Шулай ук, өйдә вебинарлар карап та әзерләндем. Әзерлек дистанцион укуга күчкәнчегә кадәр дәвам итте. Безгә әле дә укытучылар ТДИ биремнәре җибәрәләр. Ләкин мин әзерлекне апрель урталарында туктаттым. Имтиханнар булмавын башта әти әйтте, аннары бу хәбәр турында төрле социаль челтәрләрдән укыдым. Башта мин, әлбәттә, шатландым, чөнки мондый шартларда әзерләнергә бик авыр иде. Ләкин аннан соң моңа кадәр күпме әзерләнгәннәрне искә төшердем һәм бу хәбәрнең начар якларын да күрә башладым. Бүгенге көндә мин дистанцион укуымны дәвам итәм, әнигә сеңлем белән энемне карарга булышам.

Гөлназ Әхмәдиева, Балтач районы Көшкәтбаш мәктәбенең 9 сыйныф укучысы:

– Сайлау имтиханнарын информатика һәм татар теленнән бирергә уйлаган идем. Репетиторларга йөрмәдем, чөнки бер фәннән дә “бирә алмамын”, дигән курку юк иде. 8 сыйныфтан башлап үзлектән һәм укытучылар белән берлектә әзерләндем.

Чынлап торып әзерләнү 9 сыйныфта башланды. Һәр ай саен “пробный” вариантлар эшли идек. Ул биремнәр ятланып беткән иде инде. “Имтихан булмый”, - дигәч, утырып еладым. Чөнки күпме әзерлек әрәм булды. Аннан да бигрәк иң кадерле нәрсә – вакыт әрәм.

Тимур Хөсәенов, Казан шәһәренең 155 гимназиясенең 9 сыйныф укучысы:

– Рус теле, математикадан тыш тагын җәмгыять белеме белән информатикадан имтихан тапшырырга уйлаган идем. Сыйныф белән күбесенчә Интернет ярдәмендә әзерләндек. Җәмгыять белеменнән репетиторга да йөрдем. Күпме акча киткәнен әйтеп тормыйм.
Май уртасында ТДИның булмавы турында Интернетта укып белдем. Башта ышанып бетмәдем. Ялган түгел икәнен белгәч, бик шатландым. Бер караганда бу, чыннан да, сөенечле хәл, әмма мин 11 сыйныфка барырга җыенам. Анда БДИ тапшырасы булачак бит. Әлеге имтиханнар БДИ алдыннан бер тәҗрибә булыр иде.

Әмир Абдуллин, Арча районы Шушмабаш мәктәбенең 11 сыйныф укучысы:

– Техникум, көллиятләргә китүчеләр имтихан тапшырмый, дип беләм. Үзем, югары уку йортына керәсе булгач, БДИ тапшырам. Профиль математика, физика, рус телен сайладым. Кая укырга керәчәгем нәтиҗәләрне белгәч билгеле булыр.

Имтиханнарга апрель аена кадәр укытучылар, репетитор белән әзерләндек. Изоляция башлангач, өйдә имтиханга әзерләнү буенча иң яхшы ярдәмче – Интернет. Аңламаганы аңлата.

Бүгенге көндә “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә әзерләнәбез. Аны компютер аша, видеолар ясап, укытучылар белән жыелып үткәрергә уйлыйбыз. Без мәктәпне тәмамлаган ел шундый катлаулы елга туры килсә дә, кәефемне төшермәскә тырышам.

Айназ Сөләйманова Аксубай районы В.Ф.Тарасов исемендәге Иске Мушкы мәктәбенең 11 сыйныф укучысы:

– Рус әдәбияты, рус теленнән имтихан тапшырырга җыенам. Рус әдәбиятына сентябрьдән әзерләнә башладым. Репетиторларга йөрмәдем. Хәзерге вакытта БДИга дистанцион форматта да әзерләнеп була. Шуңа күрә онлайн-мәктәпләрдә әзерләндем. Уртача бәя – аена 2500. Әмма кайбер айларны бушлай да отып була. Онлайн-мәктәпләр бәйгеләр уздыра, шуларда катнашып, бушлай уку өчен сертификатка ия булырга мөмкин. Мин дә шулай җиңеп, берничә ай бушлай әзерләндем. Хәзерге вакытта да имтиханга әзерлек бер көнгә дә тукталып тормый.

Ни кызганыч, “Соңгы кыңгырау” да, чыгарылыш кичәсе дә булмаячак. Сыйныфташларым белән бергә җыелып, тәмле торт белән чәй эчеп утырырга ниятлибез. Бу хәлләр өчен борчылып утырудан ни файда? Үзем чишә алмаган проблемаларга игътибарымны юнәлтергә яратмыйм, шуңа күрә әти-әни белән күбрәк вакыт үткәрүгә, яз килгәнгә, тиздән яңа тормышка басканга сөенеп яшим!

Азат Мифтахов, Казан шәһәренең 51нче мәктәбенең 11 сыйныф укучысы:

– БДИ мәсьәләсендә планнарым элеккечә: имтиханны мәҗбүри саналган рус теле белән математикадан тапшырам. Сайлау фәне буларак физиканы бирәм. Казан дәүләт энергетика университетына яки Казан милли тикшеренү технология университетына керергә ниятлим. БДИга әзерләнү бик авыр бирелә, нульдән башладым дисәң дә була. Сентябрьдән бирле БДИга әзерли торган онлайн-мәктәптә укыйм. Имтиханнарның гел күчерелеп килүе бик начар. Мин җәй көне барысын да тапшырып, котылырмын дип уйлаган идем.

Фото Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгы сайтыннан һәм укучыларның шәхси архивларыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев