Логотип Идель
Бу – тема!

ИЛСАФ НӘҖИПОВ: БОЛЫТЛАРДАН - СӘХНӘГӘ

Аның кебекләр турында “сөйкемле сөяк” диләр. Сәхнәгә чыгуы була, үзенә карата да куя ул! Шуңа өстәп, ихлас булуы, сәхнәне яратуы сизелеп тора. Бүген сезне Кариев театрының иң яшь артистларының берсе Илсаф Нәҗипов белән таныштырабыз!  

Исеме: Илсаф Ирек улы Нәҗипов

Туган көне: 3.06.2001

Туган җире: Балтач районы Шеңшеңәр авылы

Уку йорты: Казан театр училищесы

Эшли: Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында

Сәхнәдәге рольләре: Беренче малай, Нонно - «Мио, минем Мио!» (Е.Гороховская, 2020); Кәбиров - «Яратып туялмадым» (Р.Әюпов, 2021); Илдар - «Ак чәчәкләр кебек ...» (Р.Әюпов, 2021); Ибраһим - «Сөннәтче бабай» (Р.Әюпов, 2021); Камыр батыр - «Камыр батыр» (М.Горвиц,  2021); Сәет - «Матур City» (Р.Әюпов, 2022).

Фильмдагы роле: Гыйззәтуллин - «Без – 41 ел балалары» (Ә. Галиәскәров, 2021)

«Камыр батыр» спектаклендә – Камыр Батыр ролендә

Тәртипле булуның сере 

Мәктәптә үземне тәртипле тота идем. Сере бик гади: әти-әнием – укытучылар. Дусларым «Мәктәптә бер дә шаярмыйсың, урамда син бөтенләй башка төрле», – дияләр иде. Кечерәк сыйныфларда укыганда үземне мәҗбүри рәвештә ниндидер рамкаларга куярга тырышсам, тора-бара аңлы рәвештә тәртип бозмаска өйрәндем. Монысы инде тәрбия була торгандыр.   

Болытлар турында хыяллар

Мәктәптә укыганда “Мин кем булырга телим?” темасына инша язарга бирәләр бит әле. Ул иншаларда кем генә булырга телим дип язмадым инде мин! Менә шул “кем генә булырга теләгәннәремне” җыеп, артист булганмындыр да инде.

Әтиемнең абыйсы, Ринат абый, гомер буе очучы булырга хыялланган, үзлектән самолет модельләре ясаган, баш-аягы белән шушы һөнәргә “чумган” булган, кыскасы. Әмма күз күреме начар булу сәбәпле, хыялын тормышка ашыра алмаган ул. Минем  дә күңелдә очучы булу теләге бөреләнеп алды. Мин аның чынга ашмасын да белә идем, чөнки авыл малае, мөмкинлекләр әллә ни зур түгел... Шулай да 7-8 сыйныфларда укыган чагымда, Балтачта параплан түгәрәгенә укучылар җыюлары хакында белеп, әти белән район үзәгенә менеп киттек. Түгәрәккә йөри башлагач, хыялыма якынайган кебек тә булдым! Җир шарын өстән күзәтү әйтеп-аңлатып бетермәслек хис-кичерешләр, ләззәт бирә. Күккә күтәрелгәч, бөтен Җир шары синеке кебек бит! Әмма мин хыялларны бераз «җиргә төшердем», артист һөнәре белән кызыксынып киттем.

Кумир һәм ритуаллар турында

9 сыйныфларда укыганда актер, режиссер Олег Табаков белән интервью карадым. Ул 29 яшендә инфаркт кичерә һәм шуннан соң үз-үзенә «Күңелемә ятмый торган бер генә эш тә эшләмәячәкмен» дип сүз бирә. Әлеге шәхес, аның һөнәренә булган мәхәббәте һәм бу сүзләре миңа шулкадәр нык тәэсир итте. Мин әле дә еш кына бу интервьюны карыйм, караган саен аңа тагын да ныграк сокланам. Мәсәлән, сәхнәгә чыгар алдыннан күп кенә артистлар беркем белән сөйләшми, юрган белән башын каплап, ябылып утыра. Ә Табаков ике сәгать йоклап алам, ди. Сәхнәгә чыгарга аның кебек яхшы итеп әзерләнүче артист бармы икән?!  Минем бернинди йолаларым да юк-югын. Кемдер сүзләрен кабатлый, кемдер тәнен җылыта бит, элегрәк мин дә шулай итә идем. Соңгы вакытларда гадәттә боларның берсен дә эшләмим, чөнки булышмаганын аңладым. Миңа күңелнең тыныч булуы җитә.

«Үсәр әле!»

9 сыйныфта соңгы ОГЭны тапшырып кайттым. Бу – 6 июнь иде. Өйдәгеләргә: “Бер ай рәхәтләнеп ял итәм, укырга керүләрне аннары уйлармын”, – дидем. Тик ял итеп булмады, 7 июньнән Театр училищесына укырга керү башлана икән. Әти белән әнинең Казанга барасылары бар иде, юл уңаеннан «Менә монда документларны кертеп чыгыгыз әле», – дип, училищеның адресын язып бирдем. Алар мастерым Тәслимә Хәләфовна Фәйзуллина белән күрешеп сөйләшкәннәр. Тәслимә апа мине алып килмәгәннәре өчен, ачуланып та алган үзләрен. «Буе озынмы?» дип сораган. Әни «Үсәр әле!» дип җавап биргән (көлә – Авт.). Ул чакта мин бик кечкенә идем әле. Шушы очрашудан соң әти белән әни Тәслимә Хәләфовна кулына эләксә, улыбыз чын кеше булачак дип уйлап, тыныч күңел белән кайтып киткәннәр инде.

Станиславскийны кочаклап йокладым

1 курсны тәмамлаганда Мөхәммәт Мәһдиевның «Исәнме, Кәшфи абый!» әсәренә нигезләнеп, этюдлар тәкъдим иттек. Мин ел дәвамында бик күп этюдлар күрсәткәч, Тәслимә Хәләфовна миңа өмет баглап, төп рольләрнең берсен бирде. 1 курста этюдларны сүзсез генә күрсәтәсең. Ә монда сүзләр өстәлә дә өстәлә, роле дә катлаулы. Сәхнәгә чыккач, мин югалып калдым. Ролем дә кыскарып бетте. «Ел буе шулай тырышып укып та, берни килеп чыкмасмы икән...», – дип борчылдым. Тәслимә апа миңа соңыннан эчке пластикам юклыгы хакында аңлатты. Мин җәй буе бу хакта бик күп хезмәтләр укыдым, Станиславскийның китапларын кочаклап йоклый идем. Өйрәнүләрем бушка китмәде кебек, үзем дә эчтән үзгәрүемне, актер буларак үсүемне тойдым. Әмма Тәслимә апа белән кабат күрешә алмадык. Ул инде бик нык авырган булган. 1 сентябрьгә дә килмәде. Төркемебез белән аны Укытучылар көне белән котлар өчен шалтыраттык, әмма сөйләшү насыйп булмады безгә. Ә 13 октябрь көнне аның вафат булуы турында хәбәр иттеләр. Ул чакта авылда, көтү көтә идем. Хәбәрне ишетүгә, Казанга юл тоттым, каберенә бардым.

Мастерым

Тәслимә апа гаҗәеп иде. Безне 1 ел гына укытып калса да, бик якын кешебезгә әверелде. Ул төпле, таләпчән, игътибарлы, гадел педагог иде. «Любимчик»лары булмады аның. Һәр студент та аның өчен бертигез иде. Бервакыт концерт алдыннан күлмәгемне төреп торам шулай. Төрә белмәгәнмендер инде. Ул яныма килде дә, күлмәкне алып, «Илсаф» диде дә, күз карашы белән генә аңлатып, күлмәкне ничек дөрес төрергә кирәклеген күрсәтте. Ул һәрчак шулай җайлап, ипләп кенә аңлата һәм аның һәр сүзенә колак саласы килә иде. Без аны бик юксынабыз. Китүе дә һәркем өчен көтелмәгән булды. Бик нык авырса да, чире хакында беркемгә әйтмәгән ул. Безнең күңелләрдә ул һәрчак көчле рухлы, батыр йөрәкле чын Кеше булып калыр. Урыннары җәннәттә булсын иде.  

«Яратып туяалмадым спектакле» – Кәбиров ролендә

Сүз онытылу – бәхет

Спектакль барышында сүзләрне оныту – бәхет ул. Шигырь сөйләгәндә, җыр җырлаганда сүз оныту бер хәл, анысы куркыныч. Ә менә спектакль барганда сүзләр онытылса, үзеннән үзе көлеп җибәрәсең, моннан да терерәк, моннан да чынрак сәхнә спектакль буена булырга мөмкин түгел! Көлеп, рольне “алып китү” үзенә күрә бер рәхәт бит ул. Моны махсус берничек тә эшләп булмый. «Автомат» рәвештә уйнау түгел, сәхнәдә яшәп уйнау рәхәт! Мин репетицияләр барышында үземне сәхнәдә мөмкин кадәр иркен тотарга әзерлим. Бер мускулың гына кысылган булса да, рәхәтләнеп уйнап булмый. Ә мин рәхәтләнеп уйнарга яратам.

Театр турында

Театрда мине бик җылы кабул иттеләр. Үзара көлешеп, «студент» дигән кушамат та такканнар иде әле. Театрыбызны бик яратам. Гомумән, театрларга еш йөрим, һәр яңа премьерага барырга тырышам, үзебезнең театрга да спектакльләр карарга киләм. Минем өчен рольнең олысы, кечесе юк. «Не бывает маленьких ролей – бывают маленькие артисты» дигән фикер белән тулысынча килешәм. Нинди генә роль булмасын, күңелеңне борчыган тема күтәрелә икән, син ул образны буйсындыра алачаксың. Төркемдәш егетләр белән Аяз Гыйләҗевның бер әсәре буенча фильм төшерәсе килә. Бу –  95 % чынга ашмаячак хыял инде. «Егетләр, картаеп бетәбез, әйдәгез, айфонга булса да төшерик инде», – дим. Әсәр буенча без 14-15 яшьлек егетләрне уйнарга тиеш. Анда мин кызыгып йөргән роль бар, сүзләре дә күп түгел аның, әмма күтәрелгән темасы күңелемне нык борчый, шуңа якын миңа ул образ.

15-16 июньдә Илсафны Кариев театрында булачак «Йосыф» спектакленең премьерасында Йосыф образында күрә алачакбыз. Спектакль Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана. Театрга рәхим итегез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев