Логотип Идель
Бу – тема!

ИЛНАЗ ФАЗУЛЛИН: ЯШҮСМЕРЛӘРДӘН КҮП НӘРСӘГӘ ӨЙРӘНӘМ

«Совет заманында үскән кешеләргә ниндидер сүлпәнлек, әкренлелек хас. Аларга яңалыкны кабул итү авыр. Ә бүгенге яшьләр тиз фикер йөртә», - ди «Ялкын» журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин. Бу турыда тулырак  – безнең интервьюда.

– Илназ абый, сез озак вакыт “Интертат” электрон газетасында эшләгәнсез. Ә «Ялкын» журналының баш мөхәррире вазифасына ничек килдегез?

– «Ялкын» - минем тормышымда балачактан  ук зур урын алып торган басма. Әнием почтада эшләгәндә, мин аңа гәҗит-журналлар таратырга ярдәм иттем. Шунда «Яшь Ленинчы» һәм  «Ялкын» журналларын көтеп ала торган идем. Аларны өләшкәнче, иң кызыклы язмаларны укып чыга идем. Моның ике файдасы булды: беренчесе - бушка гәҗит-журнал укыдым, икенчесе - матбугатка мәхәббәт уянды.  Ә инде бер матбугат чарасыннан икенчесенә  күчү - гадәти хәл. «Интертат»  - ул җитди матбугат , шуңа күрә «Ялкын»га, үсмерләр һәм балалар янына  килеп эләккәч, беренче вакытларда бераз сәер кебек иде. Тик моның үз өстенлекле яклары бар: шактый кызыклы темаларны күтәрергә мөмкин, яшьләр һәрвакытта да яңалыкка ачык. Шул ук вакытта мин аларның үзләреннән дә күп нәрсәгә өйрәнәм.

– Шушы 4 ел эчендә «Ялкын» журналында чыккан мәкалә һәм видеолардагы мәгълүмат белән килешмәүчеләр, тәнкыйтьчеләр күп булдымы?

– Андый хәлләр һәрдаим булып тора. Гадәттә, тәнкыйть сүзләрен «Ялкын» белән элек-электән таныш булган, хәзер инде зур кешеләргә әверелгән шәхесләрдән ишетергә туры килә. «Безнең вакытта «Ялкын» мондый түгел иде» диләр... Минем җавап исә мондый: заманалар үзгәрә. Һәр буынның үзенә хас сыйфатлары була. Гаепләп әйтүем түгел, тик, әйтик, совет заманында үскән кешеләргә ниндидер сүлпәнлек, әкренлелек хас. Аларга яңалыкны кабул итү авыр.Ә бүгенге яшьләр тиз фикер йөртә. Шуңа күрә без дә бүгенге көн укучысына яраклашырга тырышабыз.

– Эштән китәсе килгән вакытлар булдымы?

– Гомумән, мин «кеше 3-5 ел саен эшен үзгәртеп торса, зуррак үсешкә ирешә» дигән теория белән килешәм.  Шуңа күрә андый уй килгәне булды. Әмма ул  «Ялкын» белән түгел, ә, гомумән, өлкәне алыштыру белән бәйле иде. Андый уйларны җиңеп була. Моның өчен үз алдыңа яңа максатлар куярга кирәк. Мәсәлән, Рәмзия килгәч, (автор - редактор урынбасары Рәмзия Галимова) без видео юнәлешен бик шәп үстердек. Шул чорда минем эштән китү турындагы фикерләр гомумән юкка чыкты, чөнки без яңа тормыш, яңа сулыш белән яши башладык.

– Стресс. Бу сүз белән еш очрашасызмы?

– Мин төрле уйларга, фәлсәфәгә бирелә торган кеше. Андый вакытлар елга 1-2 тапкыр була һәм якынча берәр атнага сузыла. Башка ниндидер бер фикер керә дә, төшенкелеккә бирелә башлыйсың. Гадәттә, якын кешеләреңдә "отрываться" итәсең инде.

– Сезнең өч тискәре сыйфатыгыз?

– Авыр сорау әле бу. Бәлки үзсүзле, әз генә ялкау һәм эшләрне килеп терәлгәч кенә эшләү гадәтем бардыр.

– Кечкенә чакта кем булырга хыялландыгыз, һәм хәзер бу эшегез булмаса, шул профессия вәкиле булыр идегезме?

– Кечкенә чакта мин бай бизнесмен булырга теләдем.

– Әгәр дә сез баш мөхәррир булмасагыз, сезнең хезмәткәрләрегез арасында бу вазифага иң әйбәте кем туры килер иде һәм ни өчен?

– Шәп сорау. Журнал белән генә шөгыльләнсәк, аны редакциядәгеләрнең  барысы да чыгара алыр иде, дип саныйм. Әмма бүген «Ялкын»да видеопроектлар бик алга китте һәм ул үзенең мультимедиа редакция икәнлеген тулысынча исбатлый дип уйлыйм. Шуңа күрә бүгенге «Ялкын»да мин үземнең урында Рәмзияне күрәм.

Сез инде баш мөхәррир буларак үзегезнең хәзмәттәшләрегезне бик яхшы беләсездер. Шуңа күрә сезгә хәзер алар турында һәм "Ялкын" турында  берничә сорау. "Ялкын" журналының Youtube каналы кайчан төзелә?

– 2014... Юк, 2017 елның февралендә.

– Дөрес. Зилә апа Youtube та алып барган ике тапшыруны атагыз?

– «Әтәлим шоу», «Сораштыру».

– Рәмзия апа "Әйдә киттек" тапшыруында соңгы тапкыр кайсы районга барды һәм ул анда нишләде?

– Кукмарада иде. Таудан шуды, балалар белән очрашты, лимонад эчте, итекләр карап йөрде.

– Илүсә апаның (автор – әдәби мөхәррир Илүсә Зәйнетдинова) Инстаграм бите шапкасында нәрсә язылган?

– Белмим, чынлап, караганым юк.

– Яхшы, әйтмичә торам, карарсыз әле. Гүзәл апа (автор. - веб-мөхәррир Гүзәл Закирова) һәрвакыт бер төрле брошь тагып йөри. Ул нинди?

– Ул көмештән ясалган, тик формасын хәтерләмим менә.

– 1 миллиард суммы яисә «Ялкын»мы ?

– Акча, чөнки "Ялкын" миннән башка да яши ала. Ул инде 97 ел дәвамында яшәп килә. Мин исә шул миллиард сумның бер 500 миллионын "Ялкын"ның үсешенә кертер идем.

Әдилә Закирова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев