Логотип Идель
Бу – тема!

ИЛНАР ИДРИСОВ: «АРМИЯДӘН ВАЙННАР КӨТЕГЕЗ!»

Элек-электән Казан дәүләт аграр университетында укучылар җыр-бию һәм уен-көлкегә оста. Шушындый сәләтле яшьләрне берләштереп торучы «Тургай» татар халык студентлар театры да зур роль уйный монда. Героебыз Илнар Идрисов та әлеге театрда уйный. Өстәвенә блогер да әле ул! 

– Илнар, тормышыңда театр зур урынны биләп торуын, Инстаграмда үз блогың булуын күпләр белә. Ни өчен авыл хуҗалыгы университеты, ә сәнгать белән бәйле уку йорты түгел?

– Мәдәният, сәнгать юнәлеше буенча укырга кергән булсам, төпле эш урыны табып булмас иде, дип уйлыйм. Әнием дә шул ук фикердә. Өстәвенә аграр университетта студентлар театры да бар бит! Бәлки, уңыш елмаеп, шунда эләгермен, мин әйтәм (көлә).

– Инстаграмыңа видеолар төшерә башлауга нәрсә этәргеч бирде?

– Беренче гастрольләргә чыгып киткән мәл. Бергә спектакльдә уйнаучы дусларыма «love story» төшердем. Ул чакта әле монтажлауның нәрсә икәнен дә белми идем хәтта. Шул видеоязманы Инстаграмга куйгач, лайклар, комментарийлар ява башлады, һәм бу очрак яңа видеолар төшерергә этәргеч бирде. Бүгенге көндә блогым миңа һәм якыннарыма отышлы. Киләчәктә аны башкаларга да файдалы итәсем килә.

–  Илнар, тиздән армиягә китәр көнең дә якынлаша. #ДДА (Д-дней Д-до А-армии) хештеген кайчан һәм ни өчен куллана башладың?

– Бер көнне йөгерергә чыккач, ничектер башыма шушындый идея килде һәм саный башладым. Ул вакытта нәкъ 220 көн калган иде. Көннәрне мин вакытны бушка уздырмас өчен, аның азайганын яхшырак аңлар өчен саныйм. Шулай итеп, армия тормышына кадәр булган һәр мизгелнең кадерен белергә тырышам.

– Синеңчә, армиядә хезмәт итү кирәкме? Яхшы якка үзгәртәме ул ир-егетләрне?

– Артык үзгәртә дип уйламыйм. Тормышың әйбәт кенә барганда, кинәт кенә упкынга төшеп киткәндәй буласың... Һәм бер елың узып та китә. Кайткач исә, «Кайда мин? Кем мин?» дигән сораулар туа. Әйтик, блогерлыкны гына алыйк. Синеке белән тигез барган блоглар үсеп киткән, ә синең һаман да язылучыларың 40 мең генә. Армиядә, мөмкинлек булса, эксклюзив контент ясар идем. Кызык бит, әле бер блогерның да аннан вайннар төшереп керткәне юк!   

– Хезмәт итү куркытамы?

Инстаграмга армия турында видеолар кертә башлагач, бик күпләр: «Син хәрби хезмәттән куркасың!» – дип яза башлады. Бу алай түгел!  10нчы сыйныфта уза торган хәрби җыеннарда нинди кубок-медальләр бар, бөтенесен алып кайткан идем. ГТО тапшыру, автоматлар җыю миңа бик ошады. Әгәр хәзерге армиядә нәрсәгә булса да өйрәтсәләр, барасым килер иде, бары тик вакыт әрәм булудан куркам. Элек хәрби хезмәт әйбәтрәк, катгыйрак  иде, дияргә яратабыз. Ул вакытта кешеләр дә яхшырак булган кебек... Әле генә Ватан каршында бурычларын үтәп кайткан дусларым да шул ук фикердә. 

– Кайсы гаскәрне «крутой» дип саныйсың?

– Иң текәләре – ВДВ, Спецназ, минемчә. Ике ел инде спектакльдә диңгезче ролен башкаргангадырмы, үземнең  диңгез флотына эләгәсем килә.

– Кызлар колагына сорау: армиядән кайтканыңны көтәр кыз бармы?

– Юк, әмма көтәргә теләүчеләр бар. Тик мин вакыйгаларны ашыктырмаска һәм хисләргә бирелмәскә тырышам.

P.S. «Хәрби хезмәткә китсәм, мин түгел, ә якыннарым күбрәк сагыначак», –дип көлә Илнар. Ни генә әйтсәк тә, ничек кенә шаяртсак та, хәрби хезмәт бүген дә һәр егетнең  бурычы булып кала бирә.

P.P.S. Ә синнән, Илнар, Алла боерса, армиядән вайннар  көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев