Логотип Идель
Бу – тема!

ИЛҺАМЛАНУ ӨЧЕН 9 КИҢӘШ

Яңа эшләргә тотынасы, иҗат итәсе килә. Ә ул юк. Кем булсын, илһам инде. Юк, күрше Илһам түгел :) Безне канатландыра, яңадан-яңа үрләргә алып менә торган ИЛҺАМ. Ничек илһамланырга? Хәзер сөйлибез.

1. Моңарчы эшләмәгән берәр эшкә тотынып карарга. Мисал өчен кибеттән пластилин, буяулар, төсле кәгазьләр алырга һәм рәхәтләнеп иҗат итәргә. Шулай ук биергә, җырларга мөмкин. Иҗат белән шөгыльләнгән кешеләр  тормышта килеп чыккан мәсьәләрне дә үзенчәлекле итеп чишә белә, яңа төрле фикер йөртә башлый.

2. Ял итәргә. Һәрчак барысына да өлгереп бетеп булмый. Ә без чабабыз да чабабыз. Шундый чакларда бераз ял итеп алырга да өлгерергә кирәк. Күп кенә шәп идеяләр, шул исәптән илһам да ял иткән вакытта килә бит ул.

3. Йокы, дөрес дуклану, саф һава, физик күнегүләрнең дә файдасы бик зур!

4. Сезне басып, изеп торган җаваплылыклардан, эшләрдән арыныгыз. Үзегезне яңалыкка әзерләгез.

5. Фильмнар карау, китап уку, күргәзмәләрдә булуының да илһам чганаклары икәнен яхшы беләбез. Шулай булгач, мөмкинлекне куадан ычкындырмыйк!

6. Иҗади атмосфера тудыру. Торган җирегезне үзегезгә рәхәт, тыныч булган итеп ясагыз. Иҗат итәргә илһамланырга этәрә торган деатальләр турында да онытмагыз.

7. Кызыклы, илһамландыра торган кешеләр белән аралашыгыз.

8. Яныгызда һәрчак блокнот һәм ручка тотыгыз. Анда ачышларны, кызыклы идеяләрне теркәп барырга онытмагыз. Алайса онытылганнарын сизми дә калырсыз.

9. Яраткан эшегез белән шөгыльләнегез. Бу өй җыештыру да, чигү дә, җырлау да булырга мөмкин. Ничек илһамланып, тынычланып калганыгызны сизми дә калырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев