Логотип Идель
Бу – тема!

«ИЛҺАМ, СИН КАЙДА?» ЯИСӘ НИЧЕК ТИЗ ҺӘМ ҖИҢЕЛ ЯЗАРГА?

Дустым, синең инша яисә озын-озын мәкаләләр язырга утыргач, каләмеңә карап: «Эх, нишләп үзе язылмый икән бу?» - дип авыр сулаган чакларың еш буламы? Каләмдә өмет калмагач, илһамга ялварырга тотынасыңмы? Бу хәлләр нәрсә дә булса язарга утырган һәркемгә таныштыр дип уйлыйм... Һәр җөмлә язган саен кәгазь битләрен бөгәлдәп аткаларга теләмәсәң, минем киңәшләргә колак салып кара әле!

 

1. Ни хакында язарга теләвеңне төгәл билгелә

 Күпләр кулына каләм ала да, язу барышында кайсы темага керелә, шул турыда язармын, дип фикер йөртә. Җиде кат үлчәнми киселгәннең нәрсәгә китерүе исеңдәме? Шуңа, беренче эш итеп, язмаңның ни хакында булуын яхшылап уйлап бетер, аннан соң гына аны язарга кереш.

 

«Ничек итеп тема сайлыйм?»

 

~ Тирә-юньгә күз сал. Еш кына моңарчы гади булып тоелган әйберләр яхшы эшләрнең башлангычы булырга мөмкин;

~ Үзеңнең, якыннарыңның, дусларыңның нәрсә турында укырга яратуларын сораштыр. Бу рәвешчә, син күпчелек укучының дөньяга карашын билгели һәм популяр темаларны яктырта алачаксың;

~ Музыка тыңла. Кызыклы факт: күпләргә музыка шәп этәргеч һәм мативация чыганагы булып тора;

~ Фантазияләреңә юл куй. Монысы инде тулаем синең ихтыярда: хыяллан, уйларыңны ак кәгазьгә сырла, хәтта күзеңне берничә минутка йомып, визуальләштерә аласың. Тик онытма: темаң никадәр генә фантастик рухта булса да, ул чынбарлыктан ерак китәргә тиеш түгел.

 

 2. Үзең мәгъриптә, уең мәшрикътә булмасын

 Темаңны төгәл билгеләгәннән соң да, каләмең кирәкмәгәнне язып ташлый икән, димәк, син юылмаган савыт-саба, җыештырылмаган бүлмәң турындагы уйлардан һич кенә дә аерыла алмый интегәсең. Аңла: язу процессында төп консентрация – уйлар. Алар язманы башыннан алып, ахыргы ноктасына кадәр контрольдә тоталар. Шуңа, нидер язарга тотынганчы, барлык эшләреңне эшләп бетер яисә аларны искә төшереп торырдай урыннардан һәм предметлардан качу ягын кара.

 

3. Тиешле мөхит булдыр

 Илһам да бар... шәп идеяләр дә... каләмең дә синең язганыңны көтеп тора... Тик нәрсәдер комачаулый, шулаймы? Сиңа иҗади мөхит тудыру кирәк. Монда инде һәркем үзенчә «кылана» ала: яраткан җырларыңнан шәп плейлист төзеп, иҗат итү процессында тавышын акрын итеп куярга, я булмаса, бүлмәңә шәмнәр, төрле исчыгаргычлар (ароматизатор) кую алымын кулланырга була.  Гадәттә, кеше җыештырылмаган бүлмәдә иҗат итә алмый. Шуның өчен, иң башта тирә-юньдәге кирәкмәгән вак-төякләрдән арын. Үзең дә беләсең, нәрсәдер иҗат итәргә утыргач, каләмеңнең кайда икәнен дә таба алмый йөрсәң, яхшы түгел, шулай бит?

 

4. Бүген икән – бүген

 Язасың, язасың да, ардыра, күзләрең ял сорый, эчеңдәге ач бүре кычкырып интектерә... Син язмаңны ташлап, кәһвә ясыйсың, яраткан сериалларыңны карап аласың, музыка тыңлыйсың... Ә килеп утыргач, каләмең бер ноктада төртелә дә, берни иҗат итми. Таныш хәл, шулаймы?

Илһам да, язу осталыгы да шундый нәрсә, вакытында уйлаганыңны сырлап калмыйсың икән, башка вакытта язу  инде соң була. Шуңа өстәп, җөмлә саен дустыңа шалтыратып, хәлләрен сорашып алсаң, сиңа яхшы мәкалә, яхшы язма турында бары хыялланырга гына кала. Калган эшкә кар ява, дип, юкка гына сөйләп йөриләр дисеңме әллә? Бүгеннән үк язмаңны бер утыруда язып бетергә, тикшереп чыгарга һәм төзәтергә гадәтлән. Шул вакытта, язылып бетмәгән язмаларың өчен борчылып та йөрмәссең, күңелең дә күпкә тыныч булыр.

 

5. Ихлас булыгыз

 Ә хәзер дөресен әйт: син язмаларыңда еш алдыйсыңмы? Шулай дип уйлаган идем аны... Әлбәттә, алдау, күпертеп күрсәтү һәм артык масаю укучының гаирәтен нык чигерә. Кайберәүләр, үзләрен даһи язучыларга тиңләп, бик еш афоризмнар, күп терминология, катлаулы сүзләр кушып җибәрергә яраталар. Моның белән укучы мәхәббәтен яулау кыен. Барыбыз да гаделлеккә һәм ихласлыкка омтыла – моны истән чыгармасак иде. Бу пункт язуда гына түгел, гомумән, һәр эшнең башында торырга тиешле алшарт.

 

Нәрсә генә язсаң да, язу процессы ничек кенә барса да, син, беренче чиратта, укучы өчен язасың. Ә укучыны алдау бик кыен (син моны үзең дә яхшы аңлыйсыңдыр). Шуңа, яза башлаганчы, үзеңне аның урынына куеп карау да зыянлы булмас.

Ә мин сиңа күп-күп илһам, шә-ә-әп идеяләр һәм яхшы кәефләр теләп калам:))

ГӨЛНАЗ ӘХМӘДИЕВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев