Логотип Идель
Бу – тема!

“ИКЕНЧЕ КИЛҮ – ҖИҢЕЛГӘННӘР АРАСЫНДА БЕРЕНЧЕ БУЛУ”

1898 елның 18 февралендә Италиянең борынгы Модена шәһәрендә тимер эшкәртү остаханәсе хуҗасы Альфредо гаиләсендә икенче малай дөньяга килә. Тимер-томыр патшасы улына “тимер җене” кагылу бер дә гаҗәп түгел. Бөтен буш вакытын Альфредо төпчеге атасының остаханәсендә үткәрә.

Көннәрдән-беркөнне 10 яше тулган үсмер малайны әтисе дәшеп ала: “Әйдә, җыен, киттек!”.

- Әти, кая барабыз соң?

- Күрерсең, – диде Альфредо, хәйләкәр елмаеп, – озак маташма, абыең инде урамда көтеп тора.

Ике сәгатьтән егеткәй авызын мизгелгә дә яба алмыйча күрше Болонья шәһәрендә машина узышларын күзәтеп тора. Ул тизлек, ул машина двигательләренең ымсындыргыч, канга адреналин өсти торган ярсу тавышлары! Малай хәтта машиналар күтәргән тузан һәм чыгарган төтенне дә сизми, аның йөрәге машина узышларына әсир төшә.

Шул көннәрдән әтисенең остаханәсендәге тимер кисәкләре егеткәй өчен җансыз булып тоела башлый, аның максаты – узышчы булу. Булачак автоузышлар патшасы, легендар кызыл машиналар җитештерүче фирмасын нигезләүче һәм дөньядагы иң күп ярышлар откан “Формула-1” командасы хуҗасы Энцо Феррари 10 яшендә үк үзенең киләчәктә кем булачагы турында икеләнми дә. Шуңа күрә ул инде 13 яшендә үк машина йөртергә өйрәнгән.

Коточкыч Беренче бөтендөнья сугышы Энцо гаиләсен дә читләтеп үтми. Беркөн шулай өйгә кайтса – әнисе караңгы почмакка посып елап утыра. Энцоның: “Әни ни булды?” – дип соравына бары тик рәсми хат кына суза. Әтисе вафатыннан озак та үтми очучы булып хезмәт киткән абыйсының үлгән дигән хәбәре килеп ирешә. 1916 ел үтә фаҗигале булып чыга Феррари гаиләсе өчен.

Әмма нишлисең бит – алга таба яшәргә кирәк. Энцоны 1918 елда армиягә алалар. Әмма озак та үтми ул плеврит белән авырып китә.

Госпитальдә аның хәлләре шулкадәр мөшкел була ки, аның янына өметсез, дип, хәтта табиблар керми башлый. Әмма Энцо бирешә торганнардан түгел – Үлем исемле хәтәр көндәш артта кала, җиңелә.

Армиядән кайту белән Энцо атаклы итальян автомашиналар җитештерүчесе – ФИАТ компаниясенә эшкә урнашмакчы була. Тик монда аны кире боралар – әле генә госпитальдән чыгарылган 20 яшьлек егетнең зур компания өчен осталыгы җитәрлек тоелмаган, күрәсең.



1919 ел – ниһаять, Энцога бәхет елмая, ул үзенең беренче автоузышларында катнаша. Әллә ни уңышларга ирешә алмаса да, аның пилотаж стиле Альфа Ромео командасы хуҗаларының күңеленә хуш килә: 1920 елда Энцоны әлеге команда данын якларга чакыралар. Сынатмый егет – беренче елда ук бер ярышта икенче урынны ала.

1929 елда Энцо бала чагының икенче олы хыялын да тормышка ашыра – үзенең шәхси командасын булдыра. Аның исемен ул Скудерия Феррари дип атый (скудерия – итальянчадан “конюшня” дип тәрҗемә ителә). Команда Альфа Ромео составында санала.

1939 елда Энцо командасын мөстәкыйль статуска күчерә. Яңа төркемгә Энцоның Альфа Ромеодан киткәндә төзелгән килешү аркасында 4 елга узышларда чыгыш ясау тыелган була. Башлыча Феррари станоклар җитештерү белән шөгыльләнсә дә, йөрәге түзми – машина ясый. "Tipo 125" – беренче «Феррари» машинасы. Әмма бу машина бер ярышта гына катнашырга өлгерә. 1939 елда башланып киткән Икенче бөтендөнья сугышы Энцо планнарын тар-мар итә. Ул компаниясенең штаб-фатирын Маранеллога күчерә. 1943 елда фирма биналары бомбага да тотыла.

Сугыштан соң "Tipo 125"нең яңа варианты белән Энцо янә узышларда катнаша башлый. Һәм менә монда инде аңа бәхет елмая. 1950 елларда яңа гомуми кагыйдәләр белән башланып киткән Формула-1 узышларына “Феррари” сыйфатлы, тиз машина һәм иң көчлеләрдән саналган узышчылар белән килеп керә. Калганы – инде тарих. Факт берәү – “Феррари” командасы автоузышлар тарихында иң күп җиңү яулаган команда. Нәкъ менә шушы машиналарда чыгыш ясап атаклы Михаэль Шумахер үзенең күпсанлы титулларын яулый да. Узышчының кушаматы да юкка гына “Кызыл барон” булмый.

[caption id="attachment_33445" align="alignright" width="960"] Фото: pixabay.com[/caption]

Кызыл төс дигәннән, “Феррари” машиналары нәкъ менә шушы төс белән ассоциацияләнә. Әмма хәзерге вакытта дөнья юлларын гизүче “Феррари”ларның нибары 40%ы гына кызыл төстә. Кызыл төснең тарихы да кызыклы. Беренче халыкара автоузышлар вакытында машиналарга нинди дә булса тамгалар төшерү тыелган була. Һәм командаларның нинди ил данын яклауларын аеру өчен һәр илнең үз төсе билгеләнгән. Бөекбритания төсе – яшел, Франциянеке – зәңгәр, Германиянеке – көмеш. Италиягә исә кызыл төс эләгә. Һәм шул вакытларны искә алып, чын ватанпәрвар Энцо үз машиналарын да кызылга буяган. Өстәвенә, кызыл – тизлек, дәрт, ярсу билгесе дә бит.

Бүгенге көндә “Феррари” – тизлек синонимы. Компания җитештергән ярыш машиналары гына түгел, ә серияле модельләр дә шундук сатылып бетә. Дөньяда иң танылган, легендар модель – Феррари F40. Әлеге машинаны шедевр дип атау гына аз булыр. Компаниянең 40 еллыгына иҗат ителгән авто 400 данә генә җитештерелергә тиеш була, әмма ихтыяҗның бик зур булуы сәбәпле аны 1315 данә ясыйлар. Һәм алар барысы да “эх” дигәнче хуҗаларын табалар. Әгәр дә сатыла торган машинаны таба алсаң, дустым (ә бу космоска очуга караганда катлаулырак!!), уйлап та торма – сатып ал. Ә, бәясен әйтергә онытып торам икән. F40ка бәя $1 млн. 300 меңнән башлана. Ну син аптырама – бу машинага бәяләр бары үсә генә тора.

Бүген үк “Феррари” сатып алырга теләүчеләр колагына – Мәскәүдәге салонда хәзер сатуда булган модельләрнең иң арзаны “нибары” 19 900 000 сум тора. Бу бәягә сатып алучы GTC4LUSSO T исемле чиста тизлек җиһазына (100 чакрым/сәг тизлегенә 3,4 секунда эчендә ирешә) ия булачак.

[caption id="attachment_33446" align="aligncenter" width="960"] Фото: pixabay.com[/caption]

Үз фирмасының машиналары турында Энцо болай дип әйтергә яраткан: “Машиналарым минем өчен улларым кебек. Менә сез улларыгызның уңышларына шатланасыз, аларның яулаган үрләре өчен горурлык кичерәсез бит. Мин дә шулай”.

Тизлек патшасы, дөньяның иң легендар автомашиналарына үз исемен биргән Энцо Ансельмо Феррари 1988 елның 14 августында 90 яшендә вафат була.

Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев