Логотип Идель
Бу – тема!

"ИКЕ"ЛЕ - РОМАНТИКА?!

Белем - унбер ел мәктәпкә йөрүнең бонусы гына. Ә калган вакыт ничек уза? Бу сорауны олыларга, әти-эниләргә дә биреп карадым. Алар үзләренең мәктәп елларындагы истәлекләрен - кызларның чәчләрен тарту, җавапсыз мәхәббәт, класс белән дәрестән качулары турында сөйли башлыйлар. Бер сүз белән әйткәндә, мәктәп еллары катетлар суммасы, Ньютон законнары белән түгел, ә ниндидер үзгә бер романтика белән искә кала ул!

Романтика №1. «Ике»ле төзәтү. Беренче сыйныф кабинеты ишеген ачам.  Анда-а-а: балалар бер кыз янына җыелган, ә ул үксеп-үксеп елый – «ике»ле алган! Беренче «ике»ле – ахырзаман бит инде ул! Өйгә дә кайтырга куркасың: әти-әни Шүрәле белән Убыр булып күренә. Башка берсеннән-берсе куркыныч уйлар килә башлый: билгене бетергеч белән бетерергәме, «ике»леле битне ертып алыргамы, бәлки, журналны кулга төшереп, андагы билгене үзгәртергәдер?!  Хәзер генә ул, ничәмә-ничә «ике»ле алганнан соң, бу күренеш – чиста романтикага әйләнә.

Романтика №2. Дәрес «тозлау». 10нчы  «А» – бөтен мәктәпнең, һәрбер линейканың «төп герое» булып торучы класс. Иртә. 10 «А» яртылаш йоклый. Кинәт кабинетка күзләрен тондырып Булат чабып керде дә, «Кем «Кыйссаи Йосыф»ны ятлады?» – дип, йоклаганнарны аякка бастырды. Нишләргә? Беркем дә ятламаган.  Әдәбият – 5нче дәрес! «Ә аңардан соң нәрсә? – дип сорады Ләйсән. – Физика булса, кайтып булмас...» «Хәзер көндәлектән карыйм»,  – диде арткы партагы берәү. Ике секундтан: «Физкультура!» – дигән җавап ишетелде. Классташлар күзгә-күз карашып алдылар да... мыштым гына бер-бер артлы «тая» башладылар... Барысының да күзләрендә БАТЫРЛЫК очкыны чагыла иде. Беренче тапкыр гына түгел ич!

Романтика №3. «Самолетиклар». Дәрес бара. Тик утырып булмый гына бит: башта бик мөһим бер уй бөтерелә. Сине кайчаннан бирле җавапсыз мәхәббәт утында яндырып йөргән кыз бүген синең белән... сөйләште! Күңел оча, хисләр ташый, башта җилләр уйный! Моны тиз генә якын дустыңа хәбәр итәргә кирәк, итмәсәң – һичшиксез, шартлыйсың! Ничек, ничек, ничек??? Беләм! Записка! Хә-ә-әзер язабыз! Ручканы тиз генә кулыңа алып, яза башлыйсың. Иң мөһиме – бу кәгазь кисәген яхшылап бөтерергә кирәк. Башкаларның кулына төшмәсен тагы. Өч, ике, бер... Пуск! Записка, самолет сыман, һава буенча кирәк якка юнәлде һәм нәкъ дустыңның партасына килеп эләкте. Һә, профессиональ записка тондыручы ич син! Бу да романтика...

Романтика №4. «Менә без дә үсеп җитсәк!..» Мәктәп ишегалды. Башлангыч класс кызлары шундый күренешне күзәтә:  үзләреннән зуррак класс кызлары чытлыкланып кына югары класс егетләре янына киләләр. Ә тегеләре, үз чиратында, аларны җылы караш белән каршылыйлар. Кечкенә кызлар моны хушны алган кәттә сериалларда гына була торган манзара дип уйлый инде, билгеле. «Эх, кайчан без дә үсәрбез икән?!», – дигән көнчелек яна аларның күзләрендә... Зур булу теләге дә мәктәп чоры романтикаларының берсе икән! Чын! Монысын безгә өлкәннәр сөйләде.

Романтика №5. «Ашарга-а-а!» яки тәнәфесләр. Рус теле кабинетына юл тотам. 7нче «А» ишеккә кысыла-кысыла ду килеп каядыр ашкына. Этешәләр, төртешәләр, бер-берсен тоткарлыйлар гына. Әкәмәт! Ишектән чиратлашып кына чыгып булмый микән?! Соравымны бирми калдым. «Ашарга-а-а!»  – дигән ачы сөрәне белән бөтен мәктәпне шартлатты иң беренче чабып баручы. Монысы да бераз романтика инде моның... Соңгы «узышчыны» уздырып җибәрдем дә, кабинетка кердем. Ә анда, өченче партада, уйга баткан бер кыз утыра. Сул кулы белән битен терәткән, уң кулы астында дәфтәр бите. Дәфтәр битендә – зу-у-ур йөрәк... М+С диелгән. Марат микән ул егет, Марсель микән, белмим, сорап тормадым. Кыз инде болай да... ашаудан калган булса кирәк...

Романтика №6. Беренче мәхәббәт. Беренче мәхәбәт... Ул җавапсыз да булса-а-а... Нинди чиста, нинди саф ул хис! Көн уйлыйсың, төн уйлыйсың, ашамыйсың, эчмисең, йокламыйсың, өй эшен эшләми каласың... Эх!..

Язның соңгы көннәре. Кояш җылыта, җил чәч бөтеркәләре белән шаяра. Рәхәт! Мәктәптән кайтасың. Синнән бераз алдарак – кыз белән егет... Кыз җиңел генә күлмәктән, үзе кояш кебек балкый. Ә янындагы егет ике портфель күтәргән. Үзенеке җиңел, анда дәфтәрләр генә. Ел буе күтәреп йөрмәгән китапларны яз көне генә күтәреп йөрмәс бит инде! Ә кызның портфелендә барлык кирәкле китап һәм дәфтәрләр. Җитмәсә «кирәкмәгәннәрен» дә салган, ләкин аның авырлыгы сизелми, ул юк кебек! Һи, «аныкы» бит ул...

Нәтиҗә шул: мәктәп – чиста романтикадан гына тора! Шуңа да мәктәп елларының кадерен белергә кирәк! Моны химик реакцияләр белән исбатлап торасы да юк.

РАФАЭЛЬ БИКТИМЕРОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев