Логотип Идель
Бу – тема!

«ИГЕЛЕКЛЕ ФУДТРАК» АЧ КАЛДЫРМАС

Казанның Воровский урамы. Шушы тирәдә яшәүчеләр һәр чәршәмбе 16.30да бу урынга килә. Чөнки биредә мохтаҗларны, күп балалы гаиләләрне кайнар ризык белән тәэмин итүче «Игелекле фудтрак» килеп туктый. Беренче, икенче ашлар, эчемлек, кабартма – фудтракның менюсы шуннан гыйбарәт. Әти-әниләр, балалар мондый тылсымлы транспортны оештыручыларга рәхмәт укый. Алар әйтүе буенча, биредәге ризык туклыклы һәм тәмле.

Әлеге чара – «Игелекле Казан» проектларының берсе. Башта «Игелекле фудтрак» (фудтрак – мобиль кухнясы булган кафе-фургон) Колхоз базары янында мохтаҗларны ашаткан. Анда йортсыз калганнар, аз керемле гаиләләр, пенсионерлар килгән. Тик, Казанның хәйрия фондлары белән тыгыз эшли башлагач, Воровский урамы, 25нче йорт адресы буенча тагын бер нокта ачарга сораганнар. Бирегә, гадәттә, күпбалалы гаиләләр килә икән.



Узган пәнҗешәмбе дә әниләр һәм балалар бирегә нәкъ вакытында килде. Ризыкларны фудтракның ланч-бокслары белән алып китәргә мөмкин. Күбесе үзләре белән савытларын да алып килгән. Чөнки шулай эшләгәндә, үзеңне генә түгел, ә башка гаилә әгъзаларын да җылы ризык белән тәэмин итү мөмкинлеге бар. Биредә беркемне мәҗбүр итүче юк. Кем тели, шул икенче ашны гына алып китә, кемдер менюның бер пунктыннан да баш тартмый.

«Икенче аш – иң яраткан ризыгым!»


Саша (исеме үзгәртелде) гаиләсендә әти-әнисеннән кала, тагын ике бала бар. Шуңа ул фудтрактагы ризыкны бөтен гаиләсенә җитәрлек итеп алып китә. Беренче, икенче ашларны, эчемлек ала ул. Саша бу проект турында әле күптән түгел генә белгән. Ризыкларны тәмле, ди ул. Тик аңа шәхсән күбесенчә икенче аш ошый икән.

Ә Алевтина (исеме үзгәртелде) ханым исә «Игелекле фудтрак» ишекләре ачылу белән түгел, бераз соңрак килде. Ул ризыкны үзенең гаиләсе һәм авыру күршесе өчен ала. Барлыгы 5 кешелек порция килеп чыга.



– Ризыкларны яхшы пешерәләр. Тик бераз соңрак киләләр. Көндезге өчтә килсәләр, шәп булыр иде. Бирегә әле өченче тапкыр гына килүем. Миңа биредә нинди ризык тәкъдим итсәләр дә ярый. Чөнки өйдә мин аларга барыбер ит кушып җибәрәм. Биредә бит итсез ризык пешерәләр. Икенче ашка кушылган тәмләткеч бик ошый, ул тәмле. Мондый программа Казан халкы өчен бик кирәк. Шәһәребездә аз керемле гаиләләр бик күп бит, – дип сөйли бу ханым.

Уңайлыклар булса да, кайбер нюансларны күз уңыннан ычкындырмый бирегә йөрүчеләр. Алевтина ханым да компотны үзе белән алып китәргә шешәгә салганда, «Сезнең бүрәнкә юк, ахрысы. Икенче юлы үзем алып килермен», – дип китә.

Волонтерларсыз булмый!


Биредә аш, икенче ашны – тәлинкәгә, эчемлекне стаканнарга салырга волонтерлар булыша. Гомумән, «Игелекле фудтрак» эшчәнлегендә аларның ярдәме саллы. Әле икенче атнасын гына шушы проектта ирекле булышчы булган Янага бу шөгыль турында вегетариан кафесында эшли торган танышы сөйләгән.



Без килгәндә, менюда бәрәңге шулпасы, көнбагыш маенда кыздырылган кишер белән макарон, шулай ук җиләк-җимешле компот иде. Ризыкларны "Храм Сознание Кришны"да әзерләгәннәр. Ризыклар итсез, чөнки итле ризыклар ашау бу дин кагыйдәләренә туры килми. Волонтерлар иртәнге 9да эшне башлый. Бәрәңге, кишер, ярмалар чистарта. Шул ук көнне пешерәләр дә.

– Бездә барысы да ирекле. Кем тели – шул булышырга килә. Мин ашарга пешерәм һәм фудтракта ризык өләшәм. Әлбәттә, безнең транспорт янына ризык алырга килгән кешеләр арасында дорфа сөйләшкәннәр, үзенең начар фикерен белдерүчеләр дә очрый. Бу сүзләрне йөрәгеңә якын алмаска кирәк. Мохтаҗларны ашату миңа эмоциональ яктан булыша. Бу эшне башкарганда, үзем өчен түгел, ә, гомумән, кешелеклек өчен игелекле эш башкарганыма тагын бер кат инанам. Сүзләре белән күңелне җылыта торган кешеләр биредә эшләгән һәр көнемдә очрый. Колхоз базарындагы ноктада булсынмы, Воровский урамында күпбалалы әниләр булсынмы – алар барысы да рәхмәтләрен укый, ризыкларыгыз тәмле, дип мактый, тагын кайчан киләсебезне сорый, – дип сөйли проект волонтеры Яна Габдрахманова.

22 яшьлек кыз өчен бу – волонтер проектларда катнашуның беренче тәҗрибәсе. Алга таба да шушында эшләвен дәвам итәргә тели. Яна җәмәгать туклану өлкәсендә эшли дә, читтән торып укый да. Тик шуңа да карамастан, атнасына ике көн – пәнҗешәмбе һәм шимбә эштән махсус сорап китә икән. Бу проект турында эшендә дә сөйләгән. Бәлки, хезмәттәшләре дә фудтрак эшчәнлегенә кушылып китәр.

– Минемчә, мондый проектлар Казан өчен генә түгел, дөньядагы һәр шәһәр өчен мөһим. Бу бит кешеләргә эмоциональ ярдәм бирә. Шуңа бу юнәлешне үстерергә кирәк. Бу проектның кайчан – иртәме яки соңмы башлануы әһәмиятле түгел. Иң мөһиме аның башлануы һәм дәвам итүе, – ди Яна.

«Тискәре уйдан арынасың килсә, мохтаҗларны туендыр!»


Ә Дмитрий Максимовны «Пища жизни» проектына танышлары моннан 7 ел элек чакырганнар. Бирегә килгәч, ул аның бөтен тормышына әверелер, дип уйламаган да. Әгәр билгеле бер көннәрдә ул «Игелекле фудтрак»та эшләсә, башка көннәрне ул үзен рухи тормышка багышлый.



– Рухи яктан да бу шөгыль минем начар уйларымны алып китә. Мин «Пища жизни» хәйрия фонды турында уйлыйм, бөтен дусларымны да биредә таптым. Боларның барысы да мохтаҗларны туендыру, игелек кылу белән бәйле. Әгәр дә үзегезгә комачаулый торган әйберләрдән арынасыгыз килә икән, үз подъездыгыздагы кешеләрне тукландырыгыз. Шушы проект җәмгыятьтәге бозылган кыйммәтләр системасын торгызырга ярдәм итә. Хәзер кешеләр күбрәк акча турында гына уйлый. Алар акчалы булып та, бәхетсез була ала. Тормыш бит ул йә көрәшкә, йә биюгә охшаган. Беренче очракта кеше һәрчак киенренкелектә, атакага әзер булып яши. Икенче очракта кеше баланска ирешергә тели. Әгәр мохтаҗлар бик үк бәхетле түгел икән, аларга ярдәм итү – безнең бурыч. Биредә бөтенебез дә бердәм, – дип аңлата Дмитрий.

Яна белән Дмитрий миңа да ризыклардан авыз итәргә тәкъдим итте. Мин бәрәңге шулпасын ашап карадым һәм компот эчтем. Ашы итсез пешерелсә дә, туклыклы һәм майлы, ә эчемлеге тәмле булды.

Ризыклары – хәләл


«Игелекле фудтрак» йөртүчесе Аббас әфәндене биредә һәркем белә диярлек. Ул бу проектка 3-4 ай элек килеп кушылган.

– Әлеге ризыкны кришнаитлар әзерли. Биредә тәкъдим ителгән ризыкларда ит булмау аның хәләл булуы белән дә аңлатыла. Безнең транспортның тышында ук «хәләл» тамгасы бар. «Азу» кафесы да бик ярдәм итә. Алар моны чын күңелдән, йөрәкләре кушканга шулай эшли. Без башта ризыкларны Колхоз базары янындагы ноктага алып барабыз. Аннары бирегә алып киләбез. Биредә гадәттә уртача 50 кеше ашый. Мисал өчен, бер кыз гаиләсе өчен (5 бала һәм аларның әти-әнисе), тагын күршесе өчен ала. Шулай итеп, бер кеше 10 кешегә якын өчен исәпләнгән ризык алып китәргә мөмкин, – дип сөйли Аббас әфәнде.



Мохтаҗлар Воровский урамы, 25 йортта урнашкан социаль ашханә турында белә. Шуңа да «Игелекле фудтрак»ның икенче тукталышы нәкъ менә шушында. Бирегә Казанның башка районнарыннан да киләләр икән.

Элек тә Борһан Шаһиди урамындагы скверда хәйрия фондлары мохтаҗларны ашаткан. Ә «Игелекле фудтрак» ярдәмендә бөтен хәйрия фондларын берләштерә һәм тукландыру күләмен арттыра алганнар.

Сер түгел, дөньяның кайбер илләрендә, аерым алганда, Бутан, Һиндстан, Гарәп Әмирлекләрендә Бәхет министрлыклары бар. Аларның төп бурычы – игелекле җәмгыять булдыру һәм халыкның канәгать булу дәрәҗәсен арттыру. Алар кешеләрнең беренче проблемасын – туклану мәсьәләсен инде чишкән. Ә Казанда әлегә бу проблема хәл генә ителә башлады. Игелекле башлангыч хәерле булсын! Һәм киләчәктә Казанда һәркем теләгән кадәр туклана алу мөмкинлеге булсын иде. Берничә дистә елдан мондый проблема казанлыларны, татарстанлыларны урап узсын иде.

«Игелекле фудтрак» серләре:


Кем тәкъдиме?

«Игелекле фудтрак» проектын Казан шәһәр думасыы депутаты Рөстәм Рамазанов тәкъдим иткән. Ә «АрСтрой» компаниясе генераль партнерга әверелгән. Шушы ширкәт фудтрак, экологик савыт-саба сатып алган. Ул фудтракның даими эшенә ярдәм итеп тора. Шулай ук проект «Зәкәт», «Пища жизни» хәйрия фондлары, «Ярдәм» мәчете белән берлектә тормышка ашырыла. Шушы оешмалар мохтаҗлар өчен кайнар ризык әзерли, шулай ук волонтерлар эшчәнлеген тәэмин итә.

Азык-төлекне каян алалар?

Проектка партнерлары – Казан кафе һәм рестораннары ярдәм итә. Нәкъ менә алар ашарга әзерләргә булыша. «Азу» кафесы, Казан шәһәренең социаль тукландыру һәм азык-төлек департаменты, «Булатов групп» челтәре рестораннары, «Хинкальная» кафесы – шундыйлардан. Ә «Пища жизни» хәйрия фонды һәм «Ярдәм» мәчете өләшә торган ризыкны мөстәкыйль рәвештә әзерлиләр. Тиздән проектка тагын яңа кафелар кушылыр, дигән өмет бар.

Гади халык булыша

Хәер, оешмалар гына түгел, «Игелекле фудтрак» өчен махсус рәвештә ризыклар алып килүче кешеләр дә бар. Гади халык арасында волонтерлар да, алар арасында ризыкны әзерләшергә, өләшергә теләүчеләр дә бар. Һәм бу проектның бик саллы өлеше булып тора. Чөнки проектның төп максаты – йортсыз-җирсез, аз керемле гаиләләрне ашату гына түгел, ә йөрәге кушканнарга игелекле эшләрне башкарырга мөмкинлек бирү.

Түрәләр хуплый

«Игелекле фудтрак» хәйрия фондлары һәм ирекле булышчы инициативаларын берләштергән «Игелекле Казан» шәһәр проекты кысаларында эшләп килә. Рөстәм Рамазановтан кала, әлеге проектны Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов хуплый. Ул күп кенә хәйрия проектларында актив катнаша.

Казанлылар ни ди?

«Игелекле фудтрак» казанлылар арасында бик популяр. Чөнки шәһәрлеләр аны һәрьяклап хуплый, яңа урыннарны оештыру буенча идеяләр тәкъдим итә икән. Массакүләм мәгълүмат чаралары, социаль челтәрләр ярдәмендә әлеге проект турында күбрәк кеше белә.

Проектка кемнәр ярдәм итә ала?

Һәр теләгән кеше. «Игелекле фудтрак»ны оештыручылар шәһәрлеләрне проектка кушылырга чакыра. Моның өчен проектны тормышка ашырырга булыша торган фондка яки «Игелекле Казан» фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.



«Игелекле фудтрак» саннарда:


​ Әлеге проект 2017 елның 28 ноябрендә башланып китте.

​ Казанда «Игелекле фудтрак» 2 ноктага килә: Б. Шаһиди урамындагы скверга һәм Воровский урамы, 25 йорт янына.

​ Һәр ноктада, гадәттә, 50-60 порция белән тәэмин итәләр.

​ 28 ноябрьдән хәзергәчә 6000гә якын кешегә җылы ризык өләшкәннәр.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев