Логотип Идель
Бу – тема!

«ИГЪТИБАР, СУД БАРА!»: булачак юристларны ничек сыныйлар?

 

КФУның Хокук факультетында үткәрелә торган Бөтенроссия хөкем дебатлары танышмы сиңа? Юк?! Монда бит студентлар хөкемдә катнаша ала: чын җинаять эшләрен карыйлар, үз ягын аргументлар белән яклыйлар, суд экспертлары белән аралашалар! Ә аннары җиңәләр дә көннәрдән бер көнне зур оешмаларда эшли башлыйлар...

 

Әлеге могҗизалы проект быел #Росмолодежь грантын алды! Аның оештыручысы Юлия Насыйрова белән онлайн-процесс, казыйлар һәм грант турында сөйләштек. Үз фикерең белән чыгыш ясау сәләтенә өйрәнеп буламы? Җавап алда!

– Юлия, сәлам! Дебатлар турында сөйлә әле.

– Проект буларак Бөтенроссия хокук дебатлары 2005 елдан бирле яши. Студентка бу проектның гамәли файдасы булуы ошый: дебатлар чыннан да чын хөкемне искә төшерә. Лекция дә, семинар да публикада тулысынча чыгыш ясарга ирек бирми. Дебатлар үз позицияңне хокук ягыннан дөрес әйтергә, аргументларны әзерләргә, оппонентның аргументларын да алдан күрергә булыша.

Әлеге Дебатларда кем катнашырга мөмкин?

– Хокук факультетларында белем алучы һәр студент! Әлеге шартлар илебезнең бар белем бирү оешмаларына кагыла. Проектта Мәскәү университетлары да бик актив катнашты быел.

Дебатларга нигезләнеп, жюри нинди нәтиҗәләр ясады?

– Казыйлар ролендә укытучылар һәм дәүләт органнары хезмәткәрләре генә түгел, ә зур оешмалардагы юристлар да бар иде. Алар өчен дебатларда катнашучылар –  потенциаль хезмәткәрләр. Уенда катнашкан җиңүче һәм призерлар, чыннан да, компанияләрдә юрист булып эшлиләр хәзер.

Проект тарихында иң кызыклы хөкем процессы нинди булды?

– Иң мавыктыргыч процесс спорт юнәлешендә булган эшкә бәйле иде. Тренерның хезмәттән азат ителүн турында эш иде ул. Ә быелгы дебатларның истә калган ягы – алар Zoom да үткәрелде! Дебатларга Югары һәм Конституция судында эшләүчеләр дә кушылды, алар белән күзгә-күз аралашу кызык булды. Вконтакте төркемендә әлеге процессның видеосы бар, карый аласыз! (https://vk.com/debatikfu)

Судта ничек чыгыш ясарга кирәк? “Ялкын” укучылары өчен өч кыска кагыйдә бир әле.

– Мин 4 курста укыйм. Беренче курстан башлап мин әлеге проектка ярдәм итеп йөри генә идем, ә хәзер мин аны алып барам һәм оештырам. Әлеге вакыт өчен менә шундый нәтиҗәләргә килдем. Хөкем процессында җиңәр өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк:

  1. Үзеңә һәм аргументларыңа ышанырга. Син дәлилли торган фактларыңда да, үз позицияңдә дә нык торырга тиеш, дигән нәтиҗәгә килдем. Бу максатка ирешергә законнарны яхшы белү ярдәм итә. Шулай итеп һәр юристта белем, логика, структура һәм сөйләм белән эш итү сәләте ачыла.
  2. Аргументларны сыйфатлы итеп әзерләргә. Публикада үзеңне күрсәтә алыр өчен җавабың ачык яңгырасын. Ә моның өчен аргументларың төгәл булырга тиеш. Жюри һәм оппонентлар сорауларын алдан белү дә комачауламый.
  3. Профессиональ этикетны белергә. Этикага кагылышлы гамәлләр һәм ишарәләрне күз уңында тотып эш итәргә.

Грант белән нишләргә планлаштырасың?

– Бар финанслар 2021 елның апрелендә үтәчәк дебатларга багышланачак. Мин аны онлайн түгел, ә ачыктан-ачык форматта күз алдына китерәм. Пандемиянең тизрәк бетүенә өмәтләнәм! Шулай ук, грант биргән чаралар хокук позицияләренең җыентыгы чыгаруга һәм оештыруга китәчәк. Бөтенроссия дебатларында җиңүчеләргә без Фемида сынын бирәбез – аларга да спонсор табылды! Әлбәттә, оештыручыларның проектны масштаблы ясыйсы килә. Россиянең төрле почмакларыннан көчле катнашучыларны көтәбез! Һәм, әлбәттә, мондый грант өчен Росмолодежька бик рәхмәтлебез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев