«ИДЕЛКӘЕМ ҺӘМ КАРИЕВ ВАРИСЛАРЫ»

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Иделкәем һәм Кариев варислары» балалар һәм яшүсмерләр театр коллективларының төбәкара фестивале үз эшен тәмамлады. Ике көн дәвамында, 22-23 мартта, Бавлы, Яшел Үзән, Арча, Зәй, Мамадыш, Нурлат, Менделеевск, Ютазы һәм Уфадан килгән коллективлар драма һәм курчак спектакльләре номинациясендә көч сынашты.

Аларны Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең директор урынбасары Габдрахманов Гали, «Иделкәем & Кариев варислары» балалар һәм яшүсмерләр театр коллективлары төбәкара фестиваленең жюри әгъзалары рәисе, «Әкият» татар дәүләт курчак театрының күп еллар дәверендәге куючы – режиссеры Дьяченко Людмила һәм артистларыбыз Фернат Насыйбуллин һәм Гөлназ Галимуллина бәяләде. Фестиваль үзе моңа кадәр билгеле булган ике конкурс  "Иделкәем" һәм "Кариев варислары”ның берләшү нәтиҗәсе.

Фестиваль барышында республиканың районнарында һәр якның иң көчле балалар театраль коллективлары ачыкланды. Икенче турга ТР һәм тирә як төбәкләрдән 50 гә якын видеоязма җибәрелде! Сайлап алу комиссиясе өченче турга 10 коллективны сайлап алды.

Нәтиҗәдә фестивальнең «Курчак спектакле» номинациясендә Мамадыш районы "Сәләт" балалар курчак театрына, ә драма номинациясендә Менделеевск шәһәренең Ашраф Ахунов исемендәге халык театры коллективы лаек булды.

Шунысын әйтергә кирәк, Иң кечкенә артистка режиссер Ренат Әюпов  битлек, ә Менделеевск коллективына Габдулла Кариев турында китап бүләк итте: “Кариев үз труппасын нульдән башлап барлыкка китергән. Сез дә шундый бөек эш белән шөгыльләнәсез - тылсым тудырасыз. Рәхмәт сезгә!”

Ренат Әюпов: «2 көн дәвамында без коллективларның төрле жанрда, үзенчәлекле уйнау манерасында спектакльләр карадык. Аларның барысын да бер максат берләштерә:  тамашачыларны шаккатыру. Без һәм эштән, коллективтан зур энергия алдык. Режиссер буларак барыгызга да иң зур билге - "5"ле!»







Фотолар: Кариев театрының матбугат хезмәте

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 3 гыйнвар 2020 - 13:07
    ҮГИ ӘНИ Чит авылга килен булып төшкәч, ут күршем дә, киңәшчем, таянычым да Әминә апа булды. Җор күңелле, шатланып, җырлап кына йөри торган апа иде ул. Өч улының өзелеп яраткан әнисе, Ядъкәр абыйның тугрылыклы хатыны иде.
    4461
    2
    64
  • 7 гыйнвар 2020 - 22:36
    ӨЧ ТУГАН − Кызым, йонны алай тарткалама, сузгалама, ярыймы? Менә болай көйләп кенә, аермый гына яз.  Алай өзгәләп бетергәч, ничек  аны җепкә оештырырга, ничек  эрләргә була? Оекбашсыз каласың бит! Нәни куллары белән йон язып утырган Лилия, әнисе күрсәткәнчә эшләргә тырышса да, онытылып китеп уйный башлый.
    4160
    3
    60
  • 13 гыйнвар 2020 - 17:12
    ГОМЕРЛЕ КОЕ “Авылыбызның бер чишмәсе миңа аеруча якын, – дип сөйләп китте, ике ел элек кенә бакча күршебез булып киткән Наилә апа. Дөресрәге, авылдан бераз читтәрәк ул, урман юлы буенда. Ата-бабаларның чишмәне “Гомерле кое” дип атаулары юктан гына булмагандыр – авылыбызның озын гомерле кешеләре байтак. Гадәттә коены – кое диләр, чишмәне – чишмә. Нишләп “Гомерле чишмә” түгел?
    3899
    2
    44

Блоглар
  • 28 ноябрь 2019 - 16:46
    СИН КАҺВӘНЕ ДӨРЕС ЭЧӘСЕҢМЕ?
    Юк, дустым, мин сине ничек дөрес итеп чокыр тотарга, матур итеп эчәргә өйрәтмим, анысын син миннән башка да яхшы беләсеңдер. Сүз бераз башка әйбер хакында.
    Гүзәл Закирова
    443
    0
    0
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019