Логотип Идель
Бу – тема!

ИДЕАЛЬ ИРТӘ... ТЕЛЕФОНСЫЗ

Без иртән эшләгән эшләр көн дәвамында булачак кәефебезгә турыдан-туры йогынты ясый. Димәк, иртән нәрсә эшләячәгебезне бүген үк һәм хәзер үк хәл итәбез.

Без телефон, Интернетта озаграк утырган саен күбрәк акча эшли торган оешмалар барлыгын беләсездер инде. Гаджетыбыз ничә тапкыр “кычкыра”, шуның кадәр аның янына чабып барсак, беләсезме, аларның кесәләре ничек калынаячак? Аларның кесәләре калынаер, ә менә безнең организмыбыз нишләр икән?

Уяндыңмы? Елмай!


Әйе, җырдагыча! Уянуга елмаябыз һәм... юк-юк! Берничек тә телефонны кулга алмыйбыз! Көнеңне ничек башлау синең үзеңә бәйле бит! “Йоклаганда нинди миңа кирәкмәгән вакыйгалар булды икән?”, дип телефоныңа үреләсең икән, теге акча эшләүчеләрнең тозагына эләгәсең. Инстаграм да, электрон почта да көтеп торыр, беркая да качмаслар. ;-)

Шуңа күрә...


Шуңа күрә телефонга үрелгәнче сикереп торабыз да, пәрдәләрне ачабыз! Кояшка сәлам бирәбез һәм берничә гади күнегү ясап алабыз.

Тавышын кыс


Бүгенге көн телефоннарын “шул-шул сәгатьтән шул-шул сәгатькә кадәр борчымаска” дип көйләп куярга була. Әлеге вакытны уянган чакка түгел, ә тагын бер сәгать алга күчереп куегыз.

Телефонны “зарядка”да килеш калдырыгыз


Башкача да эшләргә була. Әгәр иртән телелфоныгызны кесәгезгә салып йөртәсез икән, алай итмәгез. Будильникны сүндерүгә, телефонны читкәрәк алып куярга киңәш ителә. Берәр нәрсә өчен (мәсәлән, музыка куяр өчен) кирәге чыкса, ул эшне эшләгәч, гаджетны күз уңыннан алып куегыз.

Иртәнге ашны яхшылап ашагыз


Ә аңа кадәр тешне чистартырга, киенергә, иртәнге ашны әзерләргә... гомумән, күңел нәрсә тели, шуны эшләргә мөмкин! Мисал өчен, иртән эшкә киткәнче китап укырга ярамый, дип кем әйтте?! Ярый да, кирәк тә! Бернәрсә дә эшлисегез килмәсә, эшләмәгез. Әмма бу телефон “актарып” утырырга кирәк дигәнне аңлатмый.

Әнә шулай җайлап, майлап башланган көн уңыш китерә! Мондый нәтиҗәне ясар өчен Калифорния университеты галимнәренең тикшеренүләр үткәрүе дә кирәкми! Үзегез сынап карагыз! ;-)


Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев