«ЯЗ ГҮЗӘЛЕ - 2025» ДИНӘ ЗАРИПОВА: «ИҢ МӨҺИМЕ ҮЗЕҢНЕҢ «ИЗЮМИНКА»ҢНЫ КҮРСӘТӘ БЕЛҮ»
9 апрель көнне «Пирамида» концертлар залында «Яз гүзәле - 2025» бәйгесенең җиңүчесе игълан ителде.
Проект уналтынчы тапкыр Казан дәүләт энергетика университеты тарафыннан үткәрелә. «Яз гүзәле» конкурсына 360тан артык гариза кабул ителгән. Шулар арасыннан иң яхшы 30 кыз финалда көч сынашты, ә суперфиналга 10 гүзәл узды.
Конкурсның сайлап алу этабында кызларга үзләре белән таныштырырга һәм татар мәдәнияте турында белемнәрен раслау бурычы куелды. Финалга үткән кызлар сәхнәдә үзләренең иҗади осталыкларын күрсәттеләр.
Без бәйгенең җиңүчесе, шулай ук «Иң зыялы кыз» номинациясе иясе, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында белем алучы Зарипова Динә белән сөйләштек.
− Динә, сине быел «Яз гүзәле» титулына ия булуың белән котлыйбыз. Бәйгегә ничек эләктең? Нинди өметләр, максатлар белән барган идең?
− «Яз гүзәле» проекты турында мин Интернеттан белдем. Инде ул елдан-ел үсеп килүче зур проект. Гариза бирер алдыннан үземә «Зур үрләргә ирешергә» дип максат куйган идем һәм максатыма ирештем дип уйлыйм. «Үз хыялыңны ташламыйча, алга таба киң адымнар белән атларга кирәк», − бу минем девизым.
− Җиңү турында уйлар булдымы? Исемеңне ишеткәч, нинди хисләр кичердең?
− Миңа калса, һәр катнашучы эченнән «Мин җиңәм», − дип өметләнә, андый уйлар һәркемдә дә бардыр. Миндә дә булды алар. Һәр кеше үзенчәлекле. Иң мөһиме үзеңнең «изюминкаңны» күрсәтә белү, чөнки кеше сине шуның белән истә калдыра. Исемемне ишеткәч, күзләрем шар булды. Бүләкләүгә чыккач, күз яшьләре дә килде. Бу инде шатлык күз яшьләре. Эчтә ниндидер шатлыклы борчу хисләре бар иде.
− Яз гүзәле» исеме синең өчен нәрсә аңлата? Үзеңдә җаваплылык тойдыңмы?
− «Яз гүзәле» ул – тыйнак, нәфис, шул ук вакытта үзен җәмгыятьтә тота белә торган кыз булырга тиеш. Минем уйлавымча, иң мөһим сыйфат ул – башкаларның җиңүләренә шатлана белү, алар белән бергә әлеге мизгелне кичерү. Минем янымда да шундый татар кызлары булды. Бик зур рәхмәт катнашучы кызларга, аларның мине котлап язган сүзләренә. Анда көндәшлек юк иде, барыбыз да бергә әлеге бәйгене үттек.
− Бәйгегә төрле төбәкләрдән 30 кыз җыелды. Конкурсант кызлар арасында мөнәсәбәтләр нинди иде?
− Бер яктан 30 саны күп дип тоела. Чыннан да күп инде ул. Кызлар белән без, һичшиксез, дус булырга тырыштык. Көндәшлек турында уйламадык та, бәлки сиздермәгәнбездер. Ярату, бер-береңә булышу атмосферасында тордык. Сәхнә артында бер-береңнең күлмәкләрен рәтләп кую, прическаны төзәтү, аяк-киемнәрен табарга булышу кебек матур мизгелләр истә калган.
− Бәйге этапларын искә төшереп үтче. Иң авыр этап кайсысы булды? Бәйге дәвамында үзеңә нинди ачыш ясадың?
− Без бәйгедә калфак чигү белән шөгыльләндек. Һәм миңа калсак, ул иң тетрәндергеч, авыр, җентекләп эшли торган эш булды. Чөнки без аны башыннан ахырына кадәр кулдан чигеп, кулдан тегеп, элементларып кушып ясадык. Һәм бу чыннан да авырлык тудырды.
Элек мин сәхнәгә чыгар алдыннан гел борчыла идем. Үземне тынычландырырга тырышсам да, ничектер курку хисе бетми иде. Хәзер исә сәхнәдә басып үз чиратымны көтеп торганда «сулыш техникаларын» кулландым. Шуның белән үземне кулга ала алдым, тынычландым.
− Үзеңне берничә сүз белән ничек тасвирлый аласың? Нинди көчле якларыңны билгеләп үтәр идең?
− Мин гади генә кыз, гел яңалык алырга омтылам. Үземә яңа һөнәр үзләштерергә, үземне төрле яктан сынап карарга тырышам. Мин бик нечкә күңелле, тиз арада күз яшьләре дә чыгып китәргә мөмкин. Һәр тотынган эшемне ахырына кадәр җиткерергә тырышам. Бу инде кечкенәдән әти-әнием миңа сеңдергән сыйфат. Укуда да калышмаска тырышам.
− Гаилә синең өчен нәрсә аңлата? Гаиләң турында сөйлә әле.
− Минем туган ягым − Балтач районы. Башта Балтач гимназиясендә белем алдым. 6 яшьтән музыка мәктәбенә йөри башладым. Анда гитара, курай, фортепиано инструментларын үзләштердем. Балтач ягы ул – тыныч як. Ялларда шунда кайткач, башкача сулый башлыйсың. Анда башка һава, шундый рәхәт, тыныч. Үзеңә көч җыеп, хәтта кире Казанга китәсе килмичә дә утырасың.
Без гаиләдә бишәү: әти-әнием, абыем, энем, уртанчысы – мин. Зур, яңа, чиста йортта торабыз. Бабаем белән дәү әнием дә миңа ныклы терәк булып торалар. Кайткан саен аларга кунакка барып, рәхәтләнеп, күңелләрне ачып сөйләшеп утырабыз. Әнием Росреестр идарәсендә баш белгеч булып эшли. Бар көчен әлеге эшкә бирә. Әтием шулай ук күпкырлы шәхес. Бал кортлары тотабыз, шуңа ел дәверендә чиста бал ашыйбыз. Җәй көне бакчада эшләргә яратабыз, барысын да кулдан эшлибез.
− Сезнең гаиләгә генә хас традицияләр бармы? Булса, ниндиләр?
− Әтиемнең хыялы җылы, матур йорт төзеп, анда барлык туганнарны бергә җыю иде. Менә инде ничәнче ел шушы төп йортта әби-бабаларыбызны искә алу хөрмәтеннән һәм, гомумән, туганлык җепләрен югалтмас өчен барлык абый-апалар, эне-сеңелләр, аларның балаларын бергә җыеп, өйне гөрләтеп торабыз. Бу матур традицияне озак елларга саклыйсы иде.
− Сине нәрсә илһамландыра? Тормышыңда үрнәк алырлык кеше бармы?
− Үрнәк алырлык кешеләрем ул – гаиләм һәм гимназиядә, музыка мәктәбендә, хәзерге институтта белем бирүче укытучыларым. Мин тәҗрибәле кешеләрдән үрнәк алып, аларның белемнәрен үзләштерергә тырышам. Иҗат кешесе булгач, классик оркестрларга бару, опера-театрларга йөрү дә мине илһамландыра һәм тынычландыра, шулардан ләззәт алам.
− Ни өчен нәкъ менә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтын сайладың? Киләчәктә үзеңне шушы һөнәр иясе итеп күрәсеңме?
− 9 нчы сыйныфны бетергәндә мин инде, һичшиксез, 11 нче сыйныфка каласымны белә идем. Ләкин 10 нчы сыйныфка җиткәч, мине психология, телләр кызыксындыра башлады. Музыканы калдырасым килмәде. 10 нчы сыйныфта «Кая барыйм микән?» дигән сорау туды. Чыннан да күп эзләндем, экзамен бирергә дә вакыт бит, нинди фән бирәсемне уйларга кирәк. 10 нчы сыйныфта татар теле олимпиадасын язарга дип әлеге бинага килгән идем. Мәктәп укучыларының Төньяк-көнчыгыш олимпиадасы иде ул. Монда безгә экскурсия ясадылар, нинди юнәлешлшр булуы турында сөйләделәр. Экранда «Музыка һәм чит тел» диелгәне күренде. «Музыка да, телләр дә бар, миңа кирәклесе», − дип уйлап куйдым. Инде мин укырга кергән елда «Музыка һәм өстәмә белем бирү» юнәлеше дип аталды ул. Димәк, мин музыка укытучысы булам һәм мәктәпләрдә яки өстәмә белем бирү оешмаларында, яшьләр үзәгендә эшли алам дигәнне аңлата. Уку монда бик мавыктыргыч, бик кызыклы. Менә шул экскурсияләр абитуриентларга, чыннан да, бик булыша, алар үзләре белмәгән якларны күреп, сайлап алу мөмкинлеге бик зур.
Мин музыка укытучысы булырга телим. Балаларга белем бирәсем, алар белән бергә эшлисем килә. Берәр кеше теманы аңламаса: «Динә, син бик әйбәт аңлатасың», – дип сорыйлар иде. Миңа үземә дә мәгълүматны җентекләп, аңлаешлы итеп җиткерү ошый, шуңа үземне дөрес юлда дип саныйм.
− Матурлык бәйгеләрендә җиңгән кызларга егетләрнең күзе тиз төшә. Йөрәгең бушмы?
− Йөрәгемне яулап алган кеше бар, әлбәттә. Монсы сер булып калсын.
− Татар кызының сөйгән яры нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дип саныйсың?
− Элек-электән татар егетләре көчле, кырыс, юмарт булганнар. Миңа да егетләрдә әлеге сыйфатларлар ошый. Беренче караштан ук егет кеше шундый итеп үзен күрсәтсә, миңа калса, бер кыз да игътибар итмичә калмас. Егетләр, нык булыгыз, әгәр дә сезгә ошаган кыз була икән, беренче тапкыр ул сезгә «юк» дисә, өч тапкыр тырышыгыз. Өченчесендә, әлбәттә, булып чыгачак.
− Син буш вакытыңда нәрсә белән шөгыльләнергә яратасың? Хоббиларың сиңа тормышта ничек ярдәм итә?
− Мине музыкант дип кенә күзаллау дөрес булмас, чөнки мин музыкадан тыш өстәл теннисы белән шөгыльләнергә яратам. Гадәттә спортзалларда җыелсак, егетләр уйныйлар−уйныйлар да, кая мин дә басып карыйм әле дисең. Уйнап җибәргәч, егетләр аптырашта кала: «Ничек шундый кечкенә, нәзек, ягымлы гына кыз шулай әйбәт уйный», − дип.
Мин инде мәктәптә уйнарга өйрәндем, шулай ук безнең өйдә дә өстәл теннисы тора. Кичләрен шулай җыелышып уйнарга яратабыз. Тагын бер хобби – гөлләр үстерү. Шулай ук яз көне үсентеләр минем өстә. Мин аларны утыртып, шимбә-якшәмбе сулар сибеп китәм. Миңа калса, кешенең исендә каласыгыз килсә, чәчәк бәйләмнәре урынына гөл бүләк итәргә кирәк. Ул вакытта кыз кеше аны искә төшереп карап үстерәчәк.
− Яраткан китабың, фильмың яки җырың бармы? Ни өчен нәкъ менә алар?
− Яраткан фильмым ул – «Три метра над уровнем неба». Мәхәббәт турында, утырып елый торган мелодрама. Шул фильм инде ничә еллар фаворитым булып тора. Җырларга килгәндә, мин классик музыка яратам яки ретро татар җырлары күңелгә ятышлы. Русчаларны карасак, «Пицца» төркеме һәм Мот ошый. Мәхәббәт турында китаплар укырга яратам.
Динә, син тарихка 2025 елгы «Яз гүзәле» титулы иясе булып кереп калдың. Сине чын күңелдән котлыйбыз! Әңгәмә өчен рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 апреля 2025 - 12:12
TUBATAY BEATS ТӨРКЕМЕ БЕРЕНЧЕ АЛЬБОМЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
18 апреля 2025 - 11:53
КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРЫНДА ЯҢА СПЕКТАКЛЬ
-
18 апреля 2025 - 10:52
ТАТАРСТАНДА ЭШЛӘҮЧЕ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН «МОЛОТ» ПРОЕКТЫНЫҢ ТӨБӘК ЭТАБЫ ДӘВАМ ИТӘ
-
18 апреля 2025 - 10:46
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧА XII ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев