ЯШЬЛЕКНЕҢ КЫЗЫК ЧАГЫ – СТУДЕНТ ЕЛЛАРЫ
Студент еллары кеше тормышында иң әһәмиятле һәм истәлекле чорларның берсе. Әлеге дәвердә киләчәк тормышка, карьерага, профессиональ үсешкә нигез салына.
Бүгенге көндә мин Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар теле, әдәбияты һәм журналистика юнәлешендә 2 нче курста белем алам. Үземнең укырга керү тарихымны сөйләп китәм.
11 нче сыйныфның беренче яртыеллыгына кадәр төгәл кайсы юнәлешкә укырга керәсем билгеле түгел иде. Инглиз теле, татар теле, башлангыч сыйныфлар укытучысы, журналистика... Шулар арасыннан кайсы белгечлекне сайларга икән дип уйланганнан соң, күңелемә иң якынын – «Татар теле, әдәбияты һәм журналистика» юнәлешен сайладым. Кечкәдән туган телемне сөя идем, шуңа күрә алдагы тормышымны да нәкъ менә аның белән бәйләргә булдым. Дөресен әйтәм, арада : «Бүгенге көндә татар теле кирәк түгел, аны өйрәнүнең файдасы юк», – диючеләр дә булды. Ләкин мин әлеге фикер белән килешмим. Аллаһның рәхмәте белән, бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшырып, мәктәпне уңышлы тәмамлап, үзем теләгән уку йортына укырга кердем. Бүгенге көндә төркемебездә 19 студент белем ала. Шунысы куанычлы, без барыбыз да рәхәтләнеп татар телендә аралашабыз. Телебез өчен янып йөрүче, аны үстерүгә үз өлешләрен кертүче яшьләр булганда телебез яшәр һәм алга таба үсәр дип ышанып калам!
Институтыбызда белем алучы студентлардан уку дәверендә булган кызыклы яисә истә калган мизгелләрен сөйләп китүләрен сорадым. Әйдәгез аларны карап китик!
Айгөл:
Беренче курста булган хәл бу. Әдәбият белеме дәресендә төркемебез белән укытучыбыз Флера Сәгыйтовна җитәкчелегендә музейда буласы чарага киттек. Юлда барганда бик күңелле булды, бергәләшеп фотоларга да төштек. Шул мәлне укытучыбыз : «Елмаегыз, ура, бүген әдәбият белеменә кереш керми!» – дигәч, рәхәтләнеп көлештек. Чарадан кайтканда без ашханәгә кереп тәмле өчпочмаклар алып, бергәләшеп чәй эчтек. Минем өчен әлеге вакыйга бик күңелле булып истә калды.
Лиана :
Беренче семестрда иске татар теленнән зачет иде. Бер төн эчендә әзерләндем мин аңа. Ике сәгать йоклаган килеш зачетка килеп утырдым. Беренче агым белән керергә куркып, соңгысында унбишенче булып кердем. Зачет алучы укытучыбыз иске татар телендә текст бирде. Ни кызганыч, ике хәреф – әлиф белән ләм генә истә калган (көлә). Каушавымнан бөтен өйрәнгәннәремне оныттым. Укытучым : «Лиана, син белмисең мени, өйрәнмәдең мени?»– ди. «Гафу итегез, каушап онытып җибәрдем», – дидем. Аннан соң яңадан хәрефләрне кабатлагач, зачетны тапшырып чыктым. Кызык хәл буларак искә алган бу вакыйгадан мин үземә сабак алдым. Башка студентларга да зачет белән имтихан алдыннан яхшылап йокларга, ял итәргә киңәш итәм.
Әдилә:
2 нче курста тюркология фәненнән имтиханда утырам. Әлбәттә, әзерләнмәдем, күчереп чыгам, имеш. Укытучыбыз имтиханга әзерләнү өчен сорауларны башка укытучылар кебек документ форматында җибәрмәде, ә телдән генә әйтеп чыккан иде. Мин аларны диктофонга яздырып, текстка әйләндердем һәм группадашларыма җибәрдем. Ахыргы 22 нче билет (бу санны хәзер яратмыйм) ишетелми булып чыкты. «Эләкмәс әле, без бит 21 генә», дидек тә, оныттык моның турында. Кемгә эләкте дип уйлыйсыз бу каһәр суккан билет? Миңа.
План Б һәрчак бар инде ул: телефоннан эзләп, күчереп чыгу. Интернетка соравымны язып кына бетерүем булды, укытучы килеп тә җитте, телефонны үз өстәленә алып та куйды. Ярты сәгать тәрәзәгә текәлеп карап утырдым. Үз-үземне: «Хәзер елама инде, Әдилә, бүген авылга кайтасың, шунда рәхәтләнеп утырып еларсың», – дип тынычландырдым.
Укытучыга белгәннәремне һәм белмәгәннәремне сөйләдем (чыккач, барыбер еладым). Ходаен рәхмәте, мин генә түгел, группадашларым да әзерләнмәгән булган. Укытучы имтихан ахырда «Җавапларыгыз начар иде, мин сезнең белән канәгать түгел. Билгене үзегезгә үзегез куеп карагыз да, кәгазьгә язып алып керегез. Мин куйганы белән чагышыр микән?» – диде. Мин үземә 3ле куйдым, ә укытучы 4ле куйган икән. Шулай итеп инде 3 ел буе шушы хәлне сөйләп йөрим.
Студент еллары уку белән генә чикләнми. Ул кызыклы һәм истә калырдай вакыйгаларга бик бай. Мәктәпне бетереп килгән яшьләргә яңа дуслар табыла, алыштыргысыз тәҗрибә тупларга мөмкинлекләр бирелә. Иң мөһиме алар мөстәкыйль булырга, җитди карарлар кабул итәргә өйрәнәләр. Бу матур мизгелләрнең тәмен тоеп, кадерен белеп яшик!
Фото: Freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев