Логотип Идель
Бу – тема!

ИҢ ЯХШЫ STAND UP ӨЧЕН - 100 000 СУМ!

«Сәхнә, микрофон, теләк һәм бүтән бернәрсә дә кирәк түгел». Танылган комик, «Stand Up Club Kazan» иҗади берләшмәсенең директоры Артур Шамгунов стендап турында шундый фикер йөртә. ТНТ каналыннан күргән тамаша хәзер Казанда да актив үсеш ала.

22-26 нче октябрь аралагында Халыкара стендап фестивале үтәчәк. Ничек, кайда һәм кайчан - без оештыручылар белән шуның турында сөйләштек.

Әгәр мавыктыргыч тарихың яки кызыклы мәзәгең бар икән, сине монда көтәләр! Фестивальдә 18 яшьтән башлап катнашып була, әмма сәләтең булса, сәхнәгә дә чакыра алалар. «Чарада 230 тан кеше катнашырга теләк белгерде», ди фестивальнең директоры Илдар Фәттахов. Алар 100 000 сум өчен ярышачак. Катнашучылар арасында яшь һәм тәҗрибәле комиклар бар. Ул яхшы да, начар да миниатюраларны тыңлау мөмкинлеген бирә. Иң мөһиме - үзеңне сынап карарга.


Фестиваль программасында «Ачык микрофон», «Акчалы микрофон», «ВУЗлар ярышы» һәм башка баттлар бар. Шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән килгән берләшмәләр һәм танылган комиклар чыгыш ясаячак. Җанатарлар һәм караучылар өчен дә уңайлы: аларга 10 нан артык мәйданга керү ирекле.

Киләчәктә «Stand Up Club Kazan» татар стендапын да күрсәтәчәк. Хәзерге татар комикларыннан Илдар Фәттахов Рамил Авдеевны, Ленар Яруллинны һәм «Мин юморист» берләшмәсен киңәш итә.

Резидә Әлмиева

фото «Stand Up Club Kazan» вконтакте төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев