Логотип Идель
Бу – тема!

ИҢ УҢГАН УКУЧЫЛАРГА МӨХӘММӘТШИН КУЛЫННАН ПАСПОРТЛАР ТАПШЫРЫЛДЫ

14 яшь тулгач, нишлиләр? Төп документ - паспортны алалар! Ә Фәрид Мөхәммәтшин кулыннан паспортны Республиканың иң шәп укучылары гына ала! Димәк, 11нче декабрь, Казан, Дәүләт Советы, сәгать 11.00. “Паспортларны тапшыру ачык дип игълан ителә!”

«Россия Конституциянең туган көненә багышлап паспортларны иң тәртипле һәм әдәплеләргә тапшырырга булдык», ди Фәрит Мөхәммәтшин.
Дәүләт Советында олимпиада һәм бәйгеләрдә катнашучылар, спорт, сәнгать һәм укуда алдынгы кызлар һәм малайлар җыелды.

Чарага УФМС җитәкчесе Артем Кузнецов һәм Мәгариф һәм фән министрының урынбасары Алсу Асадуллина да чакырылды. Шулай ук котлауларга Дәүләт Советы депутатлары һәм хезмәткәрләре кушылды.

Республиканың 14 яше тулган укучыларына паспортларны тантаналы рәвештә тапшыру матур традициягә әверелеп бара. Бу чара быел 5 нче тапкыр үткәрелде һәм 35 баланы, аларның ата-аналарын бергә җыйды. Аларга бина буенча экскурсия оештырылды: кунаклар депутатларның кайда һәм ничек эшләвен күрделәр.

Фәрид Мөхәммәтшин кулыннан паспортны Республиканың иң шәп укучылары гына ала. Шуларның берсе – Әлмәт районыннан килгән Булат Вәлиев. «Монда мине түгәрәк “отличник” булганга чакырганнардыр. Төп документлы булгач, үземне чын гражданин итеп хис итә башладым. Паспортлы булу шатлыклы да, җаваплы да ул». Булат 7 нче сыйныфта укый, алгебраны ошата һәм “Ялкын” укучыларына менә нәрсә киңәш итә: “Дәүләт Советында басып торыр өчен, укырга кирәк! Тагын... Дуслар белән тышка чыгарга һәм ял итәргә!”

Минзәлә районыннан Азалия Габдрахманова исә Татарстан республикасының аэробика буенча җыелма командасында чыгыш ясый: «Мин бу чарада үземне район исеменнән тәкъдим итәм. Кулдагы паспорт та җаваплылыкны өсти. Ә монда эләккәнче, без дә сайлау узганбыз. Укытучым шалтырата да:«Без сине паспорт алучы кандидатлар исемлегенә яздык», ди. Ә хәзер мин монда”. Архитектура юнәлеше буенча китәргә телим, ди Азалия. Шәт, “бишле”ләргә укып, геометрияне яратып һәм сәнгать мәктәбен бетереп бу максатка ирешер ул.

Резидә Әлмиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев