Логотип Идель
Бу – тема!

ИҢ ТӘМЛЕ КАҺВӘ ЯСАРГА ӨЙРӘНӘБЕЗ!

Аны әзерли башлаганчы, “алтын”, асылда бик гади кагыйдәләрне искә төшереп үтү урынлы булыр. Кофе әзерләнә торган каһвә чәйнегенә (турка булырга мөмкин) яхшылап юылган һәм юшкыннан чистартылган булырга тиеш.

Төрекчә каһвә


☕? Бер чынаяк эчемлек чыксын өчен 1 чәй кашыгы каһвә салалар, шикәрне тәменчә саласы.

Аны төрле ысуллар белән әзерлиләр:

1.     Каһвә чәйнегенә кайнап торган суга каһвә һәм шикәр салалар, кайнатып чыгаралар. Аны уттан алалар, яңадан утка куялар. 3 тапкыр кабатларга кирәк була.

2.     Каһвә чәйнегенә шикәр кушылган каһвә өстенә салкын су салып берничә минут тоталар. Аннан турканы салмак утка куялар. Каһвә кайнап чыгу хәленә җиткәч, анда көбек барлыкка килә. Кайнап чыгар алдыннан аны уттан алалар һәм яңадан кайнатып чыгаралар. Көбеге азрак булсын өчен аңа тиз генә салкын су бөркиләр (тамчылап-тамчылап).

Әзер каһвәне болай китерәләр: махсус савытка турканы, кечкенә чынаякларны һәм су салынган стаканны куялар.

[caption id="attachment_33259" align="alignright" width="500"] Фото: pixabay.com[/caption]

Гарәпчә каһвә


☕? 4 чынаяк өчен 6 чәй кашыгы каһвә, 3 чәй кашыгы шикәр кирәк була.

Каһвә һәм шикәрне кайнар суга салып утка куялар. Кайнап чыгар алдыннан уттан алалар һәм берничә секундтан соң яңадан куеп, кайнатып чыгаралар. Бу  3 тапкыр кабатлана. Әзер эчемлеккә  салкын су бөркиләр (2-3 тамчы). Аннары чынаякларга бүләләр. Каһвә белән биргә салкын су да бирәләр.

Африкача каһвә


☕? 4 чынаяк каһвәгә 4 чынаяк кайнар су, алты кашык каһвә, ярты кашык какао-порошок, бер чеметем төелгән дарчин (корица), тәменчә шикәр салалар.

Барлык продуктларны каһвә чәйнегенә салып, утта пешерәләр. Табынга кайнар килеш бирәләр.

Тәмле булсын. ☕?


Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев