Логотип Идель
Бу – тема!

ИҢ ШӘП ПОЧТАЛЬОН КАЙСЫ АВЫЛДАН?

– Тук-тук!

– Кем бар?

– Бу –  мин. Почтальон Печкин... ой Фирая апа! Сезгә “Ялкын” журналын алып килдем!

Бүген “Почта хезмәткәрләре һәм почта элемтәсе бүлекләре бәйгесе”нең җиңүчеләрен игълан иттеләр. “Татмедиа” һәм “Татарстан почтасы” ошетырган әлеге конкурс инде 12нче тапкыр үткәрелә.

2019 елда “Татмедиа” призларның һәм премияләрнең күләмен тагын да арттырган.  Җиңү өчен төп шарт: почта хезмәткәре һәм почта элемтәсе бүлеге газета-журналларга язылучылар санын узган периодныкыннан арттырырга тиеш. Оештыручылар әйтүенчә, гади генә яңгыраса да, язылучылар санын арттыру бик авыр. Ник дигәндә, бүгенге көндә кеше кәгазь газета-журналларны укымый башлады. Әмма әлеге акция почта хезмәткәрләре ярдәме белән бу мәсьәләне хәл итеп булуын дәлилли.

Җиңүчеләргә нинди бүләкләр тапшырылды?

Төрле номинацияләрдә җиңгән почтальоннарга чәчәк бәйләме, диплом һәм  15 мең, ә почта бүлекчәсе 30 мең сум премия тапшырылды. Мәсәлән, “Журнал яздыруда иң күп тираж” номинациясендә Арча районының Ашытбаш почта бүлекчәсе җиңде.

Лилия Гатауллина әлеге бүлекчәне 5 ел җитәкли икән:

– Аңа кадәр  башка җирдә эшләдем, -  ди ул, - эшемне яратам. Минем бүлекчәдә 3 почта хезмәткәре эшли. Коллективыбыз да бик тату. Авыл халкы безнең эшнең кирәклеген аңлый. Шулай итеп бердәм, дус-тату эшлибез. Кеше хәзер кәгазь газета-журналларны бик укымый дисәләр дә, нәкъ менә аларны яратып укучылар, алардан аерылмаучылар бар. Бу – күбесенчә өлкәннәр. Башкалар да языла. Үз планыбызны үтәп барабыз. Балалар “Сабантуй”, “Салават күпере”, “Ялкын” журналалларын яратып укый, укытучылар “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналларын алдыра. “Татмедиа”ның күп кенә газеталарын да бик яратып алдыралар.

Җиңүчеләр исемлеге:

“Иң яхшы авыл почтальоны” номинациясе:

– Марзия Хатимова (Балык Бистәсе районы);

– Гөлнара Мәннанова (Мөслим районы);

– Лариса Нуриева (Мөслим районы).

“Кечкенә шәһәрдәге иң яхшы почтальон” номинациясе:

– Вероника Злобина (Азнакай).

“Иң яхшы шәһәр почтальоны” номинациясе:

– Сәрия Әхмәрова (Чистай).

“Иң яхшы почта элемтәсе бүлекчәсе”:

– Азнакай районы, Урманай авылы;

– Балтач районы, Салавыч авылы;

– Мамадыш районы, Дусмәт авылы;

– Кайбыч районы, Олы Кайбыч авылы;

– Мөслим районы, Шуган авылы.

“Журнал яздыруда иң күп тираж” номинациясе:

– Арча районы Ашытбаш авылы;

– Арча районы, Мөндеш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев