Логотип Идель
Бу – тема!

ҖИҢСӘҢ – ЯРТЫ МИЛЛИОН КЕСӘДӘ!

Безнең республикада шактый популярга әйләнгән WorldSkills хәрәкәтендә катнашучыларга шәп яңалыклар бар. Әгәр син бу ярышларда үзеңне сыныйсың икән, димәк, кесәңне бер төргәк акчага калынайту мөмкинлеге бар! 

22-27 августта узачак WorldSkills дөнья чемпионаты ярышларында иң яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләрнең күпме премия алачагын Татарстан  Хөкүмәте инде билгелеләгән. Җиңүче һәм аның тренерына 460 мең сум күләмендә премияләр түләнәчәк. Икенче һәм өченче урын алучыларга 402 мең һәм 345 мең сум акча тапшырыла.

“EuroSkills” чемпионатында җиңүчеләр исә һәм югары нәтиҗәләргә ирешкән егет-кызларга 345 мең, 387 мең, 230 мең һәм 57 мең сум премия алачак. Ә май аенда WorldSkills Russia милли чемпионатында җиңүчеләргә 34 мең сумнан алып 172 мең сумга кадәр акча вәгъдә итә Татарстан Хөкүмәте. Башка елларны “EuroSkills”та җиңүчеләргә яхшы модель iPhone тапшырыла торган булган.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев