Логотип Идель
Бу – тема!

«ИҢ МӨҺИМЕ – КУЛ КҮТӘРМӘСЕН...»

Безне кечкенәдән укытучыларны хөрмәт итәргә өйрәтәләр. Беренче укытучыны, гомумән, әни белән чагыштыру яши. Укытучылар безгә белем бирә, олы тормышка әзерлиләр. Тик, ни кызганыч, һәрчак шул бер «тик» барлыкка килә дә куя.

Һәр мәктәптә диярлек «усал», «зәһәр» даны таралган укытучы абый-апалар бар. «Учитель-мучитель», кыскасы. Интернет киңлекләрендә шундый мөгаллимнәр турында төрле язмалар күргәнегез бардыр инде. Кемдер «2»ле, «3»ле куярга ярата, кемдер артык кырыс, укучыларга тавыш күтәрә, һәр дәрес саен такта янына чыгара – «усал» категориясенә эләгү өчен әллә ни күп кирәкми. Еш кына бер тапкыр ачулы караш ташлаган укытучылар да «кара исемлек»кә эләгергә мөмкин.

Усал укытучылар балаларны гына түгел, әти-әниләрнең дә үзәгенә үтә икән. «Теләсә нинди сәбәп табып мәктәпкә чакырып интектерә», «Улымны башка бер малайны кыйнауда гаепли», «Балама дәрес вакытында кул күтәргән» кебек зарларны ишетергә туры килгәли. Мәктәп укучылары да Чаткыга серләрен чиштеләр әле менә.

А.: Минем яратмаган укытучым бар. Аның һәр дәресенә мин бик борчылып, дулкынланып керәм. Укытучының иң яраткан эше укучыларны такта янына чыгару вакытыдыр, дим уйлым. Такта янына чыккан саен күңелемне курку яулап ала, куллар, аяклар да калтырый, кич буе өйрәнгәннәрем дә, ичмасам, шул вакытта онытып китә! Шулай итеп, начар билге алып, кире үз урыныма утырырга туры килә. Һәм һәр дәрес саен шул галәмәт кабатлана.

М.: Безнең мәктәптә бик сәер бер математика укытучысы бар иде. Арттарак утыручы малайлар, кызлар кырыйга карасап куйса да, берәр кыз ислемаен күбрәк сибеп җибәрсә дә, ул мыскыл итәргә тотына иде. Дәрестә һәрчак шомлы тынлык, суларга да куркып утыра идек. Беренче дәрестә үк ул безгә: «Мин сезнең исемнәрегезне истә калдырырга җыенмыйм. Бары тик лаеклыларны гына фамилиясе буенча атармын,» – дип тә куркытып куйды. Һәр билгеләмәнең, ул әйткәнчә, сүзен сүзгә белү бик мөһим иде. Ялгыш сүзеңне бутап җибәреп, бүтән кушымча ялгасаң, «3»ледән югары билге көтмә! Кыскасы, шактый интектерде безне. Ярый әле, хәзер безне укытмый.

И.: Мәктәптә төрле кискен чаклар була, әлбәттә. Һәм аларның күбесе нәкъ укытучылар белән бәйле. Кызганычка каршы, бәхәсле ситуациягә эләгүдән без котыла алмыйбыз, конфликт тудырмаска ни кадәр тырышсак та, барып чыкмый. Мәсәлән, мәктәбемдә мин – иң «проблемасыз» кызларның берсе булуга карамастан, химия укытучысы белән берникадәр тарткалашу килеп чыкты. Сәбәбе – минем икенче мәктәптән килүем һәм химияне төпле белмәвем иде. Мин дә гаепле булганмындыр инде, ул кадәрлесен белмим. Тик һәрбер дәрес алдыннан класска курка-курка керүемне һәм укытучыдан дорфа сүзләрен ишетүдән калтырап торуымны яхшы хәтерлим. Хәзер исә бар да яхшы: укытучым тавыш күтәрми, дәресләр тыныч уза. Ә мин аны да, үземне дә күптәннән гафу иттем.

Л.: Безнең мәктәптә бер укытучы бар (исемен әйтеп тормыйм инде), аның һәрбер эше, хәрәкәте алдан планлаштырылган. Әйтерсең лә, робот. Ул: «Мин хәзер моны сөйлим дә сезгә, тактага рәсемен ясыйм, аннары безнең 5 минут мәсьәләләргә калачак», – дип кабатлый иде дәрес саен. Сызымнарын, рәсемнәрен тактага аеруча бирелеп, ноктасын ноктага, сызыгын сызыкка туры китереп сыза. Андый кешедән артыгын сорарга, өстәмә сорау бирергә дә куркыта.

С.: Укытучыларның усалланган чакларын еш күрергә туры килә, тик анысына гына түзәрлек. Иң мөһиме кул күтәрмәсеннәр. Берсендә, укытучының тактада хатасы калганын күреп әйткән идем. Бик кату ачуы килде һәм «Тик кенә утыр», – дип кычкырып, китап белән кизәнде. Китап чигә буеннан сызылып үтте, ярый әле бернинди куркыныч хәл булмады. Ләкин шул хәлдән соң, ул укытучы дәресендә артыгын әйтергә, артыгын эшләргә, селкенергә дә куркам. Явыз дигән даны таралган иде инде, хәзер моның шулай булуына үзем инандым.

Дөресен генә әйткәндә, минем дә укытучылар белән уртак тел таба алмаган чакларым еш була иде. Өйгә елап кайткан, әйтелгән сүзләргә гарьләнгән вакытлар да булгалады. Эчтән генә, күңелдән генә укытучы белән кычкыра-кычкыра «бәхәсләшсәм» дә, тыштан берни дә сиздермәдем. Балалар (бигрәк тә кызлар) шундый бит инде: эчтән үзен зур кеше дип хис итә, ләкин фикерен әйтергә куркып йөри. Күңеле тулы зар булса да, дәшми кала, укытучыга өлкән кешегә каршы дәшәргә курка. Без сиңа чыгу юлын тәкъдим итәбез.

Әгәр синең дә күңелеңне борчый торган берәр сорау булса, Чаткыга мөрәҗәгать итә аласың. «Ялкын» почтасына, «Соравым бар» дип билгеләп, язып җибәр, ә Чаткы тәҗрибәле психологлар белән сиңа авыр хәлдән чыгарган ярдәм итәр.

Чаткы Ялкынлы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев