Логотип Идель
Бу – тема!

ИҢ КЫЗЫКЛЫ ИНСТАГРАМ АККАУНТЛАРЫ/ ТОП-10

Инстаграмың дусларыңның көндәлек фотолары белән туйдырдымы? Һаман бер үк йөзләр, гел бер үк күренешләр... Һава торышы үзгәрсә әле 100 кешедә шул ук бер яңгыр тамчыларын күзәтәсеңне көт тә тор! Сиңа файдалы да, матур да инстаграм-контент тәкъдим итәбез! Үзеңә ошаган өлкәне сайлап ал да файдалы мәгълүматларын укып белем тупла, күзаллавыңны киңәйт.

@confettis


Бу яшь, чибәр, төз буй-сынлы әнинең 5 баласы барлыгына ышануы авыр. Тик инстаграмда дәлилләре байтак: Швейцариядә гомер кичерүче бу гаилә тормышларын һәрдаим социаль челтәрләрдә яктыртып бара. Матур табигать күренешләре, өйләрен үзләрен ошаганча бизәү һәм, әлбәттә, гаилә фотосурәтләре аларның аккаунтын бизи.






@muradosmann


Мурад Осман — сәяхәтче. Ул ялгызы гына сәяхәт итми, сөйгәне Наташа да һәрчак янында. Инстаграмчылар яратып өлгергән “Follow me” хэштегы белән булган фотолар аларның аккаунтында иң популяры. Наташа фотога һәрвакыт төрле костюмнардан төшә, арттагы шәһәр-фон һәрдаим үзгәреп тора.






@gregorywoodman


Ул да сәяхәтче. Мурадның фотосурәтләре мәхәббәт белән дә сугарылган булса, Грегориныкы табигать белән бәйләнештә. Ул төшергән фотосурәтләрне карауга шул дөньяга чумасы, тауларыннан сикерәсе, диңгезләрендә коенасы килә. Кирәк бит ә, бу егет натуралистлар мәктәбен бетергән диярсең!



 




@viewfromthetopp


Бу аккаунтта аяк фотолары гына. Аяк киемнәре, итәк һәм юл гел төрле — кабатлансаң фолловерларны ялыктыруың бар, чөнки. Бу кыз исемен күрсәтүне кирәк тапмаган, ул инде күпме вакыт аноним буларак фотоларын куеп бара. Тик аның зәвыгы, стиле беркемне дә битараф калдырмас. Ә гардеробы байлыгына һәр кыз көнләшерлек!






@mommasgonecity


Бу аккаунт кеше һәм эт дуслыгы турында. Аккаунтның хуҗабикәсе Джессика хайваннар приютына килеп, нәни улының иң якын дустына юлыгырмын дип башына да китермәгән. Ә бу көчек алар гаиләсенә дус кына булып калмыйча, танылу да алып килгән. Эт һәм аның улы Бо — аерылгысыз дуслар, алар хәтта йоклаганда да бергә.






@nastia_ponedelnik


Бу аккаунтка ач килеш кермәгез! Биредәге фотолардан авызга сулар килә. Миләүшәләрдән кекс, әфлисуннан кесәл, мәкле рогаликлар... Ммм!






@linadelikahomeware


Ә биредә иң матур савыт-саба. Бу аккаунтның хуҗасы аны теләсә кайсы бәйрәмегезгә туры килерлек итеп җитештереп бирә. Интерьерыгызны үзгәртергә теләсәгез кулай вариант.






@gavinduh


Джастин Биберга алмаш үсә, җәмәгать! 10 яшьлек бу чибәр егетнең 120 мең фолловеры бар. Ул шундый пууупсик! Ә аның стиленә теләсә кайсы модник көнләшерлек!






@giambattistapr


Мода яратучылар өчен шәп аккаунт. Бу дизайнерның һәр иҗат җимешенә сәгатьләр буе сокланырга була.






@ksusha_alexeeva


Ксюша — рәссам-иллюстратор. Рәсемнәрен инстгарам челтәрендә дә тәкъдим итеп бара. Ә тәкъдим итә белү осталыгы аерым игътибарга лаек. Төсләр уйнавы, бизәлеше тулы бер гамма китереп чыгара.






 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев