Логотип Идель
Бу – тема!

ИҢ КИРӘКЛЕ ПСИХОЛОГИК АЛЫМНАР

Барлык кеше өчен дә файдалы 15 психологик алым тәкъдим итәбез. Алар яшәүне җиңеләйтә, авыр ситуацияләрдән җиңелрәк чыгарга ярдәм итә.

  1. Бер төркем кеше көлгәндә һәркем үзенә ошаган (яки якын кешесе итеп күрергә теләгән) кешегә карый.

  2. Бик җаваплы эш алдыннан борчылсагыз, сагыз чәйнәгез. Болай иткәндә бик тиз тынычланырсыз, чөнки чәйнәүне баш мие ашау вакыты дип кабул итә, ә ашау куркынычсызлык халәте белән тәңгәл.

  3. Әгәр сезгә кем дә булса кычкыра икән, тынычлыкны сакларга тырышыгыз. Ул болай эшләве өчен үзен тизрәк гаепле хис итәр.

  4. Әгәр әңгәмәдәшегезнең җавабы сезне канәгатьләндерми икән, кабатлап сорамагыз. Бары тик игътибар белән аның күзләренә карагыз. Бу очракта ул сөйләвен дәвам итәргә мәҗбүр булачак.

  5. Эмоцияләр мимикага гына түгел, мимика да эмоциягә тәэсир итә ала икән! Үзегезне бәхетле хис итәргә теләсәгез, елмаегыз. Мәҗбүриләп булса да. Акрынлап әлеге елмаюыгыз ихласка әйләнгәнен сизми дә калырсыз.

  6. Таныш булмаган кеше белән аралашырга туры килсә, аны күптәнге дустыгыз дип күз алдына китерегез. Болай иткәндә үзегезне иркенрәк хис итәрсез.

  7. Кешеләр еш кына үз-үзеңә ышаныч һәм белем төшенчәләрен бутый. Әгәр үз-үзегезнең тотышыгыз ышаныч тудырса, кешеләр сезгә тартылачак.

  8. Кешеләр белән еш эшләргә туры килсә, үзегезнең артыгызга көзге куегыз. Күпләр үзләрен итәгатьлерәк тотар. Берәүнең дә үзен явыз итеп күрәсе килмәс.

  9. Танышкан вакытта кешенең күз төсенә игътибар итегез. Әңгәмдәшнең күзенә карау ышаныч тудыра.


Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев