Логотип Идель
Бу – тема!

ҖИҢҮ КӨНЕНӘ ӘЗЕРЛЕК: ВЕТЕРАННАРГА ЯРДӘМ, "ҮЛЕМСЕЗ ПОЛК"...

Татарстанда 9 май – Җиңү көненең ни дәрәҗәдә мөһим чара булуын аңлаучы яшьләр саны көннән-көн арта. Бөек Ватан сугышы ветераннарын олылау, искә алу чараларында гомумән катнашмаучылар саны кими. Кемдер Җиңү көнен бәйрәм итү, “Үлемсез полк” кебек чараларга өстенлек бирсә, башка берәүләр исә социаль челтәрләрдә баручы акцияләрне үз итә.

Бөек Ватан сугышы ветераннары саны ике тапкырга (!) кимегән


Тик кызганыч, Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннары саны көннән-көн кими бара. 2015 нче  елдан алып 2019 нчы елга кадәр аларның саны 2 тапкырга (!) диярлек азайган. Күрәсез, бу - бик куркыныч күрсәткеч.  Шуңа күрә без әлеге афәтле елларда үз-үзләрен аямыйча якты киләчәк өчен көрәшкән, безгә матур, тыныч тормыш бүләк иткән әби-бабайларга карата тагын да игътибарлырак булырга, аларның гомерен озайту өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш.

Әйтергә кирәк, бу максаттан Россия күләмендә шактый зур эшләр башкарыла. Мәсәлән, апрель аенда Бөек Ватан сугышы ветераннарына каралган ярдәм һәм льготалар  сан тагын бергә артты. Россия Президенты Владимир Путин имзалаган яңа Указдан аңлашылганча, 2019 елдан башлап, сугыш вакыйгаларында, партизан һәм фашистларга каршы хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарга елга бер мәртәбә1 0 мең сум күләмендә акчалата ярдәм бүлеп бирелә башлаячак. Татарстанда андый гражданнар саны – 1481 кеше исәпләнә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, 2019 елның 17 апреленә Татарстанда барлыгы 38 мең 642 Бөек Ватан сугышы ветераны бар. Аларның күбесе тылда хезмәт иткән ветераннар. Ә менә сугышның үзендә катнашып, туган якларына исән-имин әйләнеп кайтканнар саны исә нибары 1,9 мең кеше. Чагыштыру өчен: 2015 елда Татарстанда барлыгы 76 мең 839 Бөек Ватан сугышы ветераны исәпләнгән.



 

“Үлемсез полк”ка кемнәр чыга?


Билгеле инде, Җиңү көнен бәйрәм итүнең аерылгысыз өлеше - “Үлемсез полк” акциясе. Бу чара башкалада гына түгел, Татарстанның һәр районында зурлап уздырыла. Ә иң мөһиме, анда ктанашучылар саны елдан-ел арта бара. Саннарга күз салыйк. 2018 елның 9 маенда Казанда узган әлеге акциядә барлыгы 165 мең кеше катнашкан. 2017 елда исә бу сан 120 мең булган. Быел исә үз әби-бабайларының фотоларын күтәреп, полкка чыгачак яшьләр саны тагын да артып китәчәк, дип ышандыра оештыручылар.

Быел “Үлемсез полк” акциясе Карл Маркс урамында Казан аграр университеты тирәсендә башланып китәчәк.  Акциядә ктанашырга теләүче кешеләрне волонтерлар каршы алачак. Катнашучыларны каршылау 13.00 сәгатькә билгеләнгән. Акция үзе исә 15:00 дә башланырга тиеш. “Үлемсез полк” Карл Маркс урамыннан Лобачевский урамына таба юл тотачак. Аннары алар Кремль урамы буйлап Меңьеллык мәйданына таба атлаячаклар.

“Үлемсез полк” маршруты озынлыгы – 2,5 километр. Халыкка исә барлыгы 500 волонтер ярдәм күрсәтәчәк. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен һәр урам чатында медицина пунктлары оештырылачак.



Рәмзия ЗАКИРОВА


Ринат Нәҗметдинов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев