Логотип Идель
Бу – тема!

ИҢ ӘЙБӘТ ПОЧТАЛЬОН - КЕМ УЛ? /фото/

“Татмедиа” җәмгыяте “Татарстан почтасы” белән берлектә инде 9нчы тапкыр “Почтальоннар һәм почта элемтәсе бүлекчәләре” бәйгесен үткәрә. Чараның шартлары бик гади — почта хезмәткәрләре газета-журналларга язылучылар санын арттырырга тиеш.

Соңгы елларда язылучылар саны кимү тренды күзәтелсә дә, тапкыр почтальоннар укучылар җәлеп итү үзенчәлекләрен әйбәт белә. Үз эшен яратып башкарган кешегә уңыш та һәрчак юлдаш була.

Бәйгедә җиңүчеләр акчалата приз ала. Аерым почтальоннарга призның суммасы 15 меңне тәшкил итсә, почта бүлекчәләренә 30 мең бирелә.

“Авыл җирлегендә иң әйбәт почтальон” номинациясе җиңүчесе Мингалиева Гөлзада Миңсәлим кызы бу яртыеллыкта 147 кешене “Кайбыч таңнары” район газетасына яздырган. Гөлзада ханым 274 хуҗалыкка хезмәт күрсәтә, уңганлыгы, гаделлеге, кешелеклелеге белән аерылып тора.

“Кече шәһәрнең иң әйбәт почтальоны” исеменә Азнакай шәһәреннән Галиева Әлфия Миргариф кызы лаек булды. Ул 278 кешене "Маяк" район газетасына яздыра алган. Бу узган яртыеллыктан 29 процентка артыграк дигән сүз.

"Шәһәр җирлегендә иң әйбәт почтальон” номинациясендә Свечихина Алла Викторовна җиңде. Аны барлык пенсионер әби-бабайлар үз кызлары кебек күреп ярата. Чөнки ул аларга пенсияне вакытында китерә, өйләренә кирәк-яраклар китерә, кызыклы газета-журналлар киңәш итә. 1020 хуҗалыкны йөреп чыгасы уен эш түгел!

“Иң әйбәт почта элемтәсе бүлекчәсе” исеме Әлки районы, Базарлы Матак авылыныкы булса, “Журналларга яздыру буенча иң шәп тираж” Арча районы Мөндеш авылы почта бүлекчәсенә насыйп булды.

Җиңүчеләрне котлыйбыз!
































Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев