Логотип Идель
Бу – тема!

ИҢ ФАЙДАЛЫ АШ НИНДИ? НУТРИЦОЛОГ ҖАВАБЫ

Нутрицолог иң файдалы ашның нинди икәнен әйтте. Борщ түгел.

Иң файдалы аш – ясмык (чечевица) ашы. Бу турыда нутрициолог Ольга Деккер әйтә.

Аның сүзләренчә, бу ашта  клетчатка бик күп, клетчатка сәламәтлеккә бик яхшы йогынты ясый, иммунитетны ныгыта.

– Ясмык ашында 12 генә аминокислота, әма без аңа аксым өсти алабыз, - ди ул, - мәсәлән, ит.

Белгеч итле шулпада пешкән яшелчә ашын икенче урынга куя. Аның фикеренчә, мондый ашларга фасоль, кабачки, сельдерей кебек углеводлар өстәсәң яхшы.

Шулай ук ул ашта балык кулланырга тәкъдим итә. “Мондый аш ябыгырга теләүчеләр өчен яхшы булачак”, - ди ул.

Моңа кадәр йөрәк-кан тамырлары авыруларын, ракны булдырмас өчен ике җиләк-җимеш һәм өч яшелчә ашарга киңәш ителә.

Circulation Америка кардиология ассоциациясе тикшеренүләр уздырган һәм барлык җиләк-җимеш һәм яшелчәләр дә файдалы түгел дигән нәтиҗәгә килгән.

Крахмаллы яшелчәләр (бәрәңге, борчак һәм кукуруз), җиләк-җимеш соклары сәламәтлекне ныгытуга файда китерми.

Иң күп витаминнарга яшел яшелчәләр (шпинат, салат, кәбестә), цитруслылар, җиләкләр һәм кишер бай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев