Логотип Идель
Бу – тема!

«ҖИҢҮ ДИКТАНТЫ» ЯЗАБЫЗ!

Укучыларның мәктәптә уздырыла торган контроль эшләреннән тыш, гадәти булмаган диктантлары да җитәрлек. Географик, тоталь, этнографик, татарча диктант, дисеңме – бар да бар. Шуларга тагын бер яңасы – Бөек Җиңүнең 74-еллыгына багышланган “Җиңү диктанты” өстәлә. Ул иртәгә, 7 майда, уздырылачак һәм Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланачак.

Анда 50 меңнән артык кеше катнашыр, дип көтелә. Россиянең һәр төбәгендә диктант өчен махсус мәйданчыклар булдырыла. Башка илләр дә читтә калмый. Германия, Австрия, Дания, Израиль, Кытай, Монголия, Польша, Сербия, Чехия, Болгария, Вьетнам – биредә дә “Җиңү диктанты”н язачаклар.

Татарстанда исә әлеге диктантны Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләрендә язачаклар. Якын-тирәдәге мәйданчыкны диктантпобеды.рф сайтында табарга мөмкин.

Казанда бу диктантны:


✍✍ Республика белем бирү сыйфаты мониторинглау үзәге (Боевая урамы, 13),


✍✍ 139нчы гимназия – Мәгариф үзәге (Сафиуллин урамы, 56 а),


✍✍ Советлар Союзы герое А.С.Умеркин исемендәге 116нчы лицей (Жуковский, 18),


✍✍ 37нче гимназиядә (Копылов урамы, 13) язачаклар.


Диктант тәмамлануга сайтта онлайн-тест пәйда булачак. Анда үзнеңне Бөек Ватан сугышы тарихын белүгә сынап булачак. “Җиңү диктанты”ның нәтиҗәләрен 12 июнь – Россия көнендә хәбәр итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев