Логотип Идель
Бу – тема!

ХУШ КИЛӘСЕҢ, РАМАЗАН!

Быел  5 майдан, кояш баю белән, Рамазан ае керә: мәчетләрдә тәравих намазлары укыла башлый. Ә инде 6 сына чыккач, төнлә беренче сәхәрләр ашала.

Сәхәр вакыты таң вакыты беленгәч, ягъни иртәнге намаз вакытына 2 сәгать чамасы калгач тәмам була. Сәхәр ашагач, күңел белән уразаны ниятләү һәм дога кылу мөһим.  Өйлә намазына кадәр әйтелгән ният дөрес санала.

Ураза өчен 3 гамәл фарыз:


1)      Ният

2)      Ашау-эчүдән тыелу

3)      Җенси якынлыктан тыелу

Ният һәм ифтар догалары


Сәхәр ашап бетергәч, ураза тотуга ният кылына: “Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә”. Татарча: “Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр”.

Авыз ачканнан соң: “Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкәфтартү фәгфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү”. Татарча: "Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу ит", дип дога кылу кирәк.

Түбәндәге гамәлләр уразаны боза:


1)      Борчак кадәрле генә булса да ризык йоту


2)      Борчак кадәрле генә булса да су йоту


3)      Дару эчү


4)      Җенси якынлык кылу


Уразаны үз ирке белән бозган кеше, бозган уразасын каза кылырга һәм йолымын түләргә тиеш. Йолым исә бер колны азат итүдән гыйбарәт. Әгәр моңа мөмкинчелеге булмаса, 60 көн тоташтан ураза тотар. Әгәр 60 көн ураза тотарлык хәле булмаса, 60 фәкыйрьне туйганчы ашатыр.

Түбәндәге эшләр уразаны бозмый:


1)      Ялгышлык белән, уразада икәнне онытып ашау, эчү һәм якынлык кылу.

2)      Авызга бөҗәк, яңгыр тамчысы, кар бөтеге, тузан, төтен керү, ялгышлык белән йотылу, төкерек йоту, теш арасында кысылып калган ризык бөртеген йоту.

3)      Таң вакыты кермәде, дип уйлап, таң вакыты кергәч ризык кабул итү.

4)      Ахшам вакыты җитте, дип ялгышып, ахшамгача авыз ачу.

Бу гамәлләрне кылган кеше, исенә төшү белән, ризыгын кире чыгарыр, авызын чайкар һәм уразасын дәвам итәр. Аның уразасына Аллаһ рәхмәте белән хилафлык килмәс.

Ураза вакытында рөхсәт ителгән һәм уразаны бозмый торган гамәлләр:


1)      Сатып алыначак ризыкның тәмен татып карау


2)      Кечкенә балага ризык чәйнәп каптыру


3)      Күзгә сөрмә тарту


4)      Тешне мисвәк белән чистарту


5)      Кан алдыру


6)      Сөлек салдыру


7)      Гөсел алу


8)      Тирләү


9)      Сабын белән юыну


10)   Биттән үбү



Түбәндәге гамәлләр уразада вакытта мәкрүх (киңәш ителми) санала:


1)      Гайбәт сүзләр, начар сүзләр сөйләү

2)      Мунчада озак тирләп, юынып утыру

3)      Суга чумып коену

4)      Сагыз яки ризык чәйнәү

5)      Тел очы белән генә тәм татып карау

6)      Иреннән үбү

7)      Уразаны ифтарсыз гына тоташтан ике көн тоту

8)      Авыру көчәюен белә торып, уразада булу

Хәезле һәм нифаслы (хәез – айлык күрем килү; нифас – бала тапканнан соң килә торган кан) хатыннар ураза тотмас. Әмма соңыннан бер калган көнгә бер көн исәбеннән каза кылыр.

Йөкле һәм имезүче хатыннар ураза сәбәпле сәламәтлеккә, бала сәламәтлегенә зыян килер дип шикләнсәләр, авыру кешеләр авыруым көчәер дип курыксалар, ураза тотмаслар. Соңыннан бер калдырган көнгә бер көн исәбеннән каза кылырлар.

Авыруы сәбәпле, ризыксыз тора алмый торган сырхау кешеләр ураза тотмаслар. Әгәр терелү мөмкинчелеге булса, терелгәч каза кылырлар. Терелү мөмкинчелеге булмаганнар фидия түләрләр. Фидиянең күләмен ел саен Диния нәзарәтләрендә ризык бәясеннән чыгып билгелиләр. Быел ул бер көн ураза өчен 200 сум. Фидия ач, мескен, фәкыйрь кешеләргә бирелә.

Мосафир кешегә уразаны калдыру ярый, әмма соңыннан каза кылырга кирәк.

Уразасын каза кылып бетерә алмыйча үлеп киткән кешенең калган каза уразалары өчен малыннан сәдака чыгарырга дигән вәсыяте булса, аның туганнары малының 1/3 күләмендә фидия сәдакасы түләргә тиеш.

3 июнь – Рамазан аеның соңгы көне.


4 июнь көнне барча мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итәчәк.





Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев