Логотип Идель
Бу – тема!

ХЭЛЛОУИН: КЕМНЕ КУРКЫТЫРГА ҺӘМ НИНДИ КАБАК САЙЛАРГА

31 октябрь бар дөнья Хэллоуин бәйрәмен билгеләп үтә. Дөресрәге – ярты дөнья. Ә икенче яртысы аларга кискен каршылык күрсәтә. Әлеге бәйрәмгә мөнәсәбәт бик икеле. Аны, дини бәйрәм дип, күрә алмаучылар да, җен-пәриләр бәйрәме дип, сөймәүчеләр дә шактый. Хэллоуинның асылы нидә соң? Аны бәйрәм итү нидән гыйбарәт? Хэллоуин – килешсез, килбәтсез бәйрәм дип санаучыларга ни дип җавап бирергә? – бергәләп төшеник.

Мәктәптә укыган чакта мин түземсезлек белән октябрь ахырын көтеп тора идем. Сәбәбе – инглиз теле укытучысыбыз. Дөресрәге, ул алып барган инглиз теле дәресләре. Октябрь ахырына таба без үлә-бетә Хэллоуин тарихын өйрәнә, аңа әзерләнә торган идек.

Хэллоуин (аны икенче төрле Бар изгеләр көне яки киче дип тә атыйлар; атамасы да шуннан килеп чыккан) – Ирландия һәм Шотландиянең борынгы кельтлары традицияләренә нигезләнеп килеп чыккан бәйрәм. Аны ел саен 31 октябрьдан 1 ноябрьга каршы төндә билгеләп үтәләр. Бәйрәм итү барышы – бик тә кызыклы, гаҗәеп, мавыктыргыч. Әлеге кичтә балалар, төрле куркыныч битлек-киемнәр киеп, күрше йортларга шакыйлар һәм шаяртулы янау әйтеп, кешеләрдән тәм-томнар таләп итәләр. Тәм-томнар махсус капчыкка җыелып барыла. Бу көнне бәйрәмне кабул итеп, билгеләп үтүчеләр дә куркыныч, я булмаса шаян киемнәр, битлекләр киеп, күңел ачу кичәләре оештыра.

 

Бәйрәм традицияләренең берсе – кабактан ясалган лампа. Моның өчен гадәттә уртача зурлыктагы әфлисун төсендәге кабакны сайлап алып, эчлеген алалар, эчендә шәм кую өчен бәләкәй генә уемтык ясап калдыралар. Кабакның кабыгы уртача йомшаклыкта, сыгылмалы, ул өлгереп җиткән булырга тиеш. Кабакның сыртына куркыныч битлек рәвешен китереп, күзләр һәм авыз тишеп ясыйлар. Эченә шәм утыртып, кабызып куясың – Хэллоуинны бәйрәм итү өчен бер атрибут әзер.

Хэллоуинны җәмгыятьтә кабул итү бик каршылыклы, авырдан. Төрле дин әһелләре аңа кискен каршылык белдерә, дин тотучыларны Хэллоуинны бәйрәм итмәскә өнди. Хэллоуинны яратып, якын итеп кабул итүчеләр дә дөнья буйлап бик күп. Дин тотучылар Хэллоуинның мәҗүси, иблисне төп образ итеп куйган бәйрәм булуын кат-кат ассызыкласалар, аларның оппонентлары исә моның шаяру гына булуын әйтәләр.

Чыннан да, ә ник әле шаярып алмаска? Тормышта кемдер ышанмаучы, кемдер куркып торучы кара көчләрне шаярып кабул итү, гомумән, четерекле мәсьәләләргә җиңелрәк карау – бик дөрес мөнәсәбәт, миңа калса. Соңгы елларда Хэллоуинны хуплаучылар саны бермә-бер артуы, төрле йолдызларның үз соцчелтәрләрендә бәйрәм косюмнары киеп фотога төшүләре бәйрәмнең әкренләп дөньяны яулый баруын күрсәтә. Бәйрәм белән, дустым!



Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев